|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2016 Җәмгыять
Табигатьнең оҗмах почмагында яшәүчеләр: “Таулар куптарасы килә!”-ди (ФОТО)“Кичке Таң” тыюлыгының географик урыны Иж елгасының Камага койган җирдән — елга тамагыннан башлана, бу тыюлыкның Көньяк-Көнбатыш чиге. Әлеге урыннан ап-ачык булып Яр Чаллы шәһәре, “Ижминводы” санаторие, Минзәлә районына кергән Күзкәй һәм Боерган авыллары күренеп тора. Камадан кереп Иж елгасы буйлап моторлы көймәдә агымга каршы менгәндә, уң якта Әгерҗе районының Салагыш, Уразай, Татар Чилчәсе, Татар Шаршадысы, Сәхрә, ә сул якта Барҗы-Умга, Кичке Таң, Балтач, Барҗы-Пельга, Кырынды, Чишмә авылларын калдырып, Әгерҗе-Красный Бор асфальт юлын елга аша тоташтыручы таш күпергә менеп җитеп була. Бу як — тыюлыкның Төньяк-Көнчыгыш чиге. Елга буйлап менгән юл 40 чакрымлап хисаплана, гомуми мәйданы барлык сулыкларны, ике як яр буйлап сузылган урман-кырларны, печәнлек-көтүлекләрне кертеп 9,8 мең гектар тәшкил итә. Тыюлыкның сулыклар картасында күп санда утрау һәм утраучыклар, зур һәм кечкенә култыклар бар. Кама елгасының чыганагы Удмуртиядә. Бүгенге көндә әлеге елгага табигать һәйкәле статусы бирү турында сүз бара. Каманың иң зур кушылдыгы — Иж елгасы Удмуртиянең Якшур-Бодья районыннан башланып китә. Әһли Фәйзуллин: “Таулар куптарасы килә!” «Кичке Таң“ дәүләт табигый тыюлыгы белән 19 ел Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Фәйзуллин җитәкчелек итүен белсәм дә, аның белән очрашып сөйләшкәнем юк иде. Ут бөрчәсе кебек җитәкче моторлы көймә белән тиз арада үзенең биләмәләрен күрсәтеп тә чыкты. Дүрт стена арасында утырганнан соң, иреккә чыккан кош кебек хис иттем үземне. Йә, Хода! Җәмәгать! Менә кайда ул оҗмах! Чит илләргә чыгып азапланып йөрмәгез, биредәге матурлык, чисталык — бар да сезнең хозурда! Иксез-чиксез Иж елгасы киңлекләрен гизгәндә, Әһли Гаскәр улы белән артта калган тормыш дулкыннарына күз салабыз.
— Исемегез “халыкныкы, туган илнеке, милләтнеке, ия, хуҗа” дигәнне аңлата. Сезгә мондый исемне кем кушкан?
— Әтием сугышта бергә катнашкан Әгъли исемле дустының исемен кушкан миңа. Ләкин руслар: “О Ахли!” дип дәшәләр иде. Шуннан соң Әһли булдым да калдым.
— Сез — җирдә нык басып торучы, туры сүзле, үз алдына куйган максатына ирешүче шәхес. Әлбәттә, бу сыйфатлар еллар буе үз-үзең өстендә эшләү, халыкка хезмәт итүдән килә. Хезмәт юлыгызда халык белән җитәкчелек итү тармаклары күп.
— Әйе, гомерем буе миңа халык белән эшләргә туры килде.Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном һөнәрен үзләштереп кайткач, Чапаев исемендәге колхозның Татар Шаршадысы авылында бригадир булып эшли башладым. Бераз вакыттан соң “Сельхозтехника” базасында оештырылган механикалаштырылган отрядка бригадир итеп куйдылар. Күп тә үтмәде, “Маяк” колхозына рәис вазифасын башкарырга кыс¬тый башладылар. Озак риза булмадым, чөнки колхоз артта сөйрәлүчеләрнең берсе, үз-үземә ышанмаганмындыр. 1984-1991 елларда Әгерҗе КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Нурулла Баһрамов: “Риза булмасаң, партбилетыңны өстәлгә куй”, — дигәч, мин күндем. Әлеге колхозда 13 ел хезмәт куйдым. Гомумән, минем язмыш китабына “Маяк” колхозы, Азево авылы зур хәрефләр белән язылды.
— 1997 елда “Кичке Таң” тыюлыгына җитәкче итеп билгеләнгәндә сез тормыш мәктәбе узган тәҗрибәле җитәкче булгансыз инде. Ләкин бит бу башка тармак. Кереп китүе авыр булмадымы?
— Мин бит — авыл малае. Үземне урман-кырлар, басу-иңкүлекләрнең кечкенә хуҗасы итеп тоеп үскән малай. Әлеге җаваплы эшкә мин, үземдә икенче сулыш ачылып, җиң сызганып эшкә тотындым. Чишмәләрне торгызу, урманнарны саклау, Кызыл китапка кергән җәнлек, үсемлекләрне исәпкә алып, аларны үрчетү — без инспекторларның төп эше. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә экологик чаралар үткәрү, мәктәпләрдә экологик отрядлар оештыру — табигать сакчылары тәрбияләү дигән сүз. Тагы да бер зур вакыйга — ул Җир хартиясе аллеясы төзү. Эшләгән эшләребез күп, алар барсы да табигатьне саклау нисбәтеннән эшләнә. Бер урында гына тормыйбыз, чит илләргә чыгып та тәҗрибә уртаклашабыз, симпозиумнарда чыгыш ясыйбыз.
— Киләчәккә алмаш әзерләр вакытта җитәдер, бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
— Әлбәттә, киләчәктә безне алыштырырдай алмашчылар әзерләү — төп бурычларның берсе. Әле алга таба максатлар куеп, киләчәк буын белән җитәкләшеп, табигать сагында торып эшлисе дә әле эшлисе. Үземә килгәндә, табигатькә чын-чынлап гашыйк кеше мин, әле җан халәтемнең шундый чагы — таулар куптарасы килә!
Без барган көнне Әһли Фәйзуллин җитәкләгән «Кичке Таң» тыюлыгы инспекторлары, мәктәп укучылары Иж елгасы ярында экологик өмә үткәрәләр иде. Елга ярлары пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар, иске покрышкалар һәм тутык тимерләр белән чүпләнгән. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать буе шул чүп-чарны капчыкларга җыйдылар. Эш беткәч, Әһли Фәйзуллин укучыларга: «Без бик зур территориянең бер өлешен генә җыештырдык әле. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәр кеше гап-гади рәвештә чүп савытына барып җитәргә тырышса, планетабыз чис¬тарак булыр иде!» — дип белдерде. Шул арада елга буенда балык тотып, күңел ачып яткан ике ир-атка инспекторлар протокол төзеп, табигатьне саклау турында аңлату эшләре алып бардылар. Әйе, биредә эшләүче инспекторларга эш җитәрлек. Аларның изге эшләрен болай гына бәян итеп бетерү мөмкин түгел. Ә изге эшләр башында үзенә дә, кешеләргә дә таләпчән булган җитәкче — Әһли Фәйзуллин тора. Иң кыен хәлләрдән дә чыгу юлын таба, аларны да шуңа өйрәтә. Беркайчан да үзенең хезмәттәшләренең проблемаларын¬нан читтә калмый һәм көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ә тыюлыкта мондый җитәкчеләр, хезмәткәрләр булганда — ИншәАллаһ, табигатебез сакланыр!
Рәфилә РӘСҮЛОВА |
Иң күп укылган
|