поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.07.2016 Мәдәният

20 тапкыр химия алган Гөлнара Зиннәтуллина: "Ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!"

– Гөлнара апа, хәлегез ничек? Нишләп ятасыз?
– Аллага шөкер, әле җиләк кайнатмасы кайната идем. Бүген өченче, соңгы көн. Мин шулай озак пешерәм, иртәгә, суынгач, тутырып куям, Алла теләсә! Аннан соң су сибәргә чыгармын дип торам. Бездә бер дә яңгыр яумый...

Авыру бетми инде ул, начар күзәнәкләрне килеп чыккан саен һаман үтереп торырга кирәк. «Химия» саны 20гә тулды. Cентябрь ахырында тагын барам. Яңа төр дару алып карарга исәп, анализлар тагын ни күрсәтер. Ә болай, тормыш дәвам итә.
 
– Бакча җене кагылган ханым да бит әле сез. Анда әле дә шулай яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстерәсезме?
– Лаеш районының Травкино авылында яшибез. Бакчабыз сеңлемнәрнеке белән янәшә, арабыз­да койма да юк. Яраткан бакчамда быел бөтен эш үземә генә өелеп калды. Февраль аенда гаилә дус­тыбызны җирләргә баргач, Ренатыма инсульт булды бит. Хәлдән килгәнчә, балалар да булыша, әлбәттә. Мин хәзер әллә ниләр эшли беләм, дөнья өйрәтә икән ул. Үзем бакчачы, электрик, су кертүче... Бар әйберне дә утырттым, Аллага шөкер, гөрләп үсәләр.
 
– Ренат абыйның хәле ничек соң?
– Аллага шөкер, иртәгә чираттагы реабилитациядән кайта дип көтеп торам. Бик сагындым инде, йөгереп барып алып кайтасым килә. Машина йөртергә өйрәнми булмас.
 
Бик куркытты Ренат абыең. Февральдә ай буе аның янына хастаханәгә йөрдем. Кич кайтканда хастаханә ишегалдында таеп егыла яздым. Кулларымны бик каты селтәп, ничек тә егылмаска тырыштым. Шуннан соң авыр­дым, уң ягымның мускуллары тартылды, ахры, дип уйладым. Трамалга (бик көчле анальгетик) кадәр кададым. Тора-бара авыр­ту узды. Күптән түгел ирем дә, мин дә рентген ясаттык. Терапевт минекен карагач, «Бу ни бу?» – дип аптырады. Шаккаттым, 3,4,5,6нчы кабыргалар сынган булган икән. Менә шуны уйларга да вакыт юк. Үзем исән чакта Ренатны ничек тә аякка бастырасы килә. Ходай язганны белеп булмый, әмма ирем белән бик озак яшәргә җыенам, Алла теләсә!

– Гөлнара апа, үзегезне ничек саклыйсыз? Дарулар эчәсезме?
– Юк диярлек. Ай саен 10 көн дәвамында дару эчеп алам. Ул үзара сугышып үлеп беткән начар һәм яхшы күзәнәкләрне куып чыгара да мин агуланмый калам. Авыру турында уйлап утырырга вакытым да юк. Табибка да кирәк булгач, вакыт җиткәч кенә барам. Кирәк булса, «химия» алам. Ә аннан соң уйламыйм да, ничек яшисем килә, ничек булдырам, шулай көн күрәм. Чөнки эшләп арыгач, авыру икенче нәрсә. Көн буе караватта ятсаң да авырта ул. Җитмәсә, тик ятканда башка әллә нинди уйлар килә. Мин шуңа күрә уйламаска булдым, пыр туздырып эшләп йөрсәм рәхәт!

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»