|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2016 Җәмгыять
Нинди җыр ачуыгызны китерә?Тиздән радиодан чит ил җырларын бик сирәк ишетә башлавыбыз ихтимал. Кырымда узган “Таврида” яшьләр форумында композитор Игорь Крутой шундый тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, Россиядә радио аша яңгыраган чит ил җырлары санын чикләүче закон кабул итәргә кирәк. “Болай эшләгәндә, үзебездәге яшь музыкантларга танылу өчен мөмкинлекләр артыр иде. Чит ил җырлары чикләнсә, радио аша классик башкаручылар да ешрак яңгырар иде”, – ди Крутой. Ә сезнең нинди җырлар ачуыгызны китерә? Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Азан” радиосы баш мөхәррире:
– Советлар Союзы чорында безнең ил ябык иде: безнекеләр читкә чыкмады, читтән безгә керүчеләр сирәк булды. Монда да шул ук хәл. Радиода чит ил җырларын чикләүдән ни мәгънә? Алай эшләгәндә, без чит илләрдәге музыка юнәлеше үсеше турында бернәрсә дә белмәячәкбез. Бүген тыңлаучының сайлап алу мөмкинлеге бар. Шул ук “Русское радио”, мәсәлән, бары тик рус телендәге җырларны гына әйләндерә. Радиода бер төрле генә җырлар, бер үк башкаручыларны гына бирә башласаң, алар популярлашып китә, билгеле. Ләкин чит ил җырларын чикләгәнгә карап, безнең классикларны күбрәк бирәчәкләр дип уйлаулары хата. Бүген барысы да реклама бирүчедән тора. Ә алар классик җыр тыңлап утырырга риза булмас, миңа калса. Дөресен генә әйткәндә, минем бирелеп, үлә-бетә тыңлаган җырларым юк. Шулай да яратып тыңлый торган җырлар, ачу китерә торганнарына караганда күбрәк.
Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, җырчы:
– Такмак җырларга ачуым килә. Ике нотадан торган мондый җырларда өч сүз кабатлана да тора. Ә менә чит ил җырларын яратып тыңлыйм. Алар, гадәттә, яхшы сыйфатлы, шедевр кебек яңгырый. Теләсә нинди чүп-чар җырны акча түли-түли әйләндергәнче, классик башкаручыларыбызны күбрәк яңгыратырыга кирәк.
Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Яңа Гасыр” каналында “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы:
– Мәгънәсез җырларны яратмыйм. Иң беренче чиратта, аның сүзләренә игътибар итәм. Музыка белән тәҗрибә ясыйсы килгән кеше кылансын әйдә, тик аңа сүзләр генә салмасын. Татарча җырлар турында әйтүем. Бездә, гомумән, рәхәтләнеп илһамланып тыңлый торган гади инструменталь музыка аз. Ә менә чит ил музыкасын тыңлыйм. Аларны чикләп кенә безнең музыкантларны танытып булмавы көн кебек ачык. Димәк, безнекеләргә дә халык яратып тыңлый торган шундый ук яхшы музыка иҗат итәргә кала. Бер җырлатып, истә калган җырлар да бихисап. Һәркемнең үз җыры, үз яратканы бар, билгеле.
Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:
– Хәзер бит рифма туры килсен дип, күп очракта җырның мәгънәсенә игътибар да итмиләр. “Чия-чия”, “Алабута”, “Үп мине, үп” кебек әнә шундый җырлар ачуымны чыгара да инде. Бүген чит ил җырлары, чынлап та, артык күбәеп китте. Шул ук “Голос” проектын гына алыйк. Анда барлык катнашучылар да диярлек авызын зур ачып, чит ил җырын башкара. Шәхсән мин үзем чит ил җырларын киметү ягында. Безнең татарда да, урыста да менә дигән җырлар, композиторлар бик күп бит. Без аларны белеп кенә бетермибез.
Айсылу КОРМАНОВА, Казан шәһәренең 144 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:
– Нинди телдә булуына карамастан, мәгънәсез сүзле җырлар ачуымны китерә. Мин үзем татар классик башкаручыларының җырларын яратам. Чит ил җырларын, бәлки, чикләү кирәктер дә, әмма без глобальләштерү процессыннан читтә кала алмыйбыз. Нинди телдә булса да, халык сыйфатлы җыр тыңларга тиеш. Бу очракта безнекеләр башкарган җырларның сыйфаты да чит илнекенә көндәш була алсын иде. Тыю аша гына танылып булмый. Чит ил җырларын чикләгән очракта да үзебезнең музыкантлар арасында танытырлык җырчылар бик аз, минемчә. Эстрадада бөтенләй җырлый белмәгән яшьләр сикереп йөри. Үзебезнең яшь музыкантлар танылсын дисәң, аларны сәхнәгә, акчасына түгел, ә сәләтләренә карап чыгарырга кирәк. Миңа калса, моның өчен сәнгать советлары төзү зарур.
--- |
Иң күп укылган
|