поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.07.2016 Киңәш-табыш

Елан чагуда кеше үзе гаепле

Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән. Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч йок­лый ала, ул районнарда кара елан бөтенләй очрамый икән.

– Елан чагу очраклары күп булу алар артты дигән сүз түгел. Быел җиләк тиз өлгерде. Халык урманга нәкъ менә «елан туе» вакытына йөри башлады. Бу вакытта алар бик агрессив була. Болыннарда печән чабылмау да еланнарга уңайлы мохит тудыра. Ләкин бернинди очракта да кара елан кешегә үзе беренче булып ташланмый. Чагу аның куркуыннан барлыкка килгән рефлекс кына, – диде Алексей Павлов.
Бакчачылар да, соңгы вакытта еланнар күбәйде, дип зарлана. Алексей, моңа кешеләр үзләре гаепле, ди. Бакча тоткан, шәхси йортлары белән торган кешеләр әйләнә-тирәне пычрата, сала тирәсендә зур чүплек өемнәре калдыра, менә бу урыннар еланнарның яраткан җире инде. Биредә тычкан, күсе ияләшә, ә еланнар ризык эзләп килә икән. Йорт тирәсендә үскән зур үләннәр дә елан өчен уңайлы. Шуңа күрә өй янында, тирә-якта үскән чүп үләннәрен чабып торырга кирәк. Урманга барганда тезгә кадәр итек, калын тукымадан чалбар кияргә, үләнне капшар өчен озын таяк алырга кирәк.
Елан күбрәк аяк һәм кулларны чага икән. Бу очракта дөрес беренче ярдәм күрсәтсәң, елан агуы тормыш өчен куркыныч түгел.
 
– Кешеләр күбрәк елан чакканнан түгел, ә дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгәнлектән айлар буе хас­таханәдә ята. Җәрәхәткә берничек тә салкын әйбер куярга, жгут салырга ярамый. Даруханәләрдә «Антигадюка» дигән сүл (сыворотка) сатыла. Ләкин без аны кулланырга тырышмыйбыз. Аның организмга тәэсире көчле, аллергия бирергә мөмкин. Елан чагуы бөергә начар тәэсир итә, – диде Казан шәһәре 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге табибы Алия Насыйбуллина.
 
Алексей Павловны исә елан сигез тапкыр чаккан. Ул бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән.
– Елан чагуның беренчел билгеләре агулангандагы кебек була: күңел болгана, эч китә, 30-40 минут дәвамында суларга авыр була, чаккан җир бик каты авырта. Бу билгеләр 7-8 сәгать дәвам итә. Ә менә еланның икенче-­өченче чагуы җиңелрәк бирелә. Организмда елан агуына ияләшә торган биоантитәнчекләр бар. Елан чакканнан соң аллергия­дән укол кадатам, – ди Алексей.
Кара елан агуы зәһәр булса да, аны медицинада, дарулар ясар өчен дә кулланалар. Аннан кан куерту, онкологик авыруларга каршы, иммунитетны ныгыту, нерв җепселләрен үстерү өчен дарулар ясыйлар. «Випросал» мазе тулысынча кара елан агуыннан ясалган. Кара елан Кызыл китапка да кертелгән, аны үтерергә ярамый. Шуңа карамастан, ай саен 15-20 елан юк ителә.
 
Елан чакса нишләргә?
 
Кешене горизонталь рәвештә яткырырга, чаккан урынны селкетмәскә;
 
«Новокаин» кадарга (3-4 тапкыр);
 
Чаккан урын шешә башласа, «Димедрол» һәм «Кордиамид» уколлары кадарга;
 
Күп итеп су эчәргә (кан куермасын өчен);
 
Еланның агуын авыз белән суырып алган очракта, агуның 50-60 проценты чыга. Ләкин авыз куышлыгында яра, кариес булган очракта болай эшләргә ярамый.

Алисә САДРИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»