|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2016 Шоу-бизнес
Зөлфәт Зиннуров тормышында зур вакыйга булган!Бүген 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган. – Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы – 3570 грамм, буе – 53 см, – дип сөенече Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.
Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!
--- |
Иң күп укылган
|