поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.07.2016 Җәмгыять

«Курку йөрәккә төшә!», яки Сүз "чүбе" кемгә кирәк?

Сүз “чүбе” күбәйде хәзер. Һәрбер өлкә-тармакта әллә нинди “белгечләр” артты. Аларның һәрберсе үзенчә, яңача “себереп”, бу тормышны бигрәк катлауландыралар. Кайчак үз телебездәге гади генә төшенчәләрне дә аңламас башыбыз белән, кайсы телдә бу дип, очына чыга алмаслык яңадан-яңа сүзләр дә “ясап” торабыз.

Интернетта гади сөйләмдә кулланышта булмаган “фобия” сүзенә юлыктым. Ул игътибарны җәлеп итәрлек итеп, катлы-катлы, күп төрдә язылган иде. Мәгънәсенә төгәл төшенәсем килеп, википедиядән укыган идем, “билгеле бер очракларда кеше күңелен биләгән тотрыксыз курку хисе, организмда вегетатив бозылулар китереп чыгаручы сырхау” диелгән. Ай, бигрәк катлаулы бу фәннәр дөньясы! Соң, гади генә әйткәндә, һәрбер кешедә була торган курку хисе бит инде бу! Юк бит, алай дип кенә язмаганнар, “фобия” дигәннәр һәм аны төрләргә бүлеп, телне сындыра торган әллә нинди сүзләр белән атаганнар: автофобия, агорафобия, батмофобия, инсектофобия, лилапсофобия, тачофобия, йатрофобия, хемофобия... Барлыгы туксан төр санадым. Сүзләр кыланмышы бит бу!

Гомер-гомердән килгән курку хисен кем бүлгәләп исемләп бетергән бу кадәр?! Катлаулылыкка чумган бу дөньяга бер карасаң – кызганыч, икенче карасаң – көлке. Кызыксынып китеп, шушы төрләрне күчереп алдым да, һәрберсенең янәшәсенә үзем белгән холыктагы якыннарның, таныш-белешләрнең, туганнарның исемнәрен яза башладым. Акрофобия, ягъни биеклектән курку – монысы кызыма туры килә, обезофобия (тазарудан курку) – апа, тонитрофобия (яшеннән курку) – күрше, ноктифобия (караңгы төннән курку) – дустым... Һәрберсенең исемнәрен язып чыктым. Ләкин туксан төргә дус-туган җитмәде.

Озаграк утырылган икән.
– Эшең юкмы әллә синең? – дигән тавышка торып ук бассам да, “махы” бирмәдем тагын.
- Минем түгел, кайбер галәмәт зур белгечләрнең дә эшләре юк әле монда. Менә, кем уйлап тапты икән шулкадәр сүзне, тыңла әле: хромофобия, цинофобия, эфебифобия – фобия дә фобия, – дидем иремә, компьютер каршында утыруыма аклангандай.
- Нәрсә соң ул фубия?
- Фубия түгел, ә фобия... Әй, белмәвең белән бәхетле син, – мин әйтәм. – Курка да белмисең бугай син. Шулай булгач, икеләтә бәхетле! – дидем.
- Һе, мәрхүм бабай, ярамаган нәрсә эшләгәч, тотып ярган иде бервакыт. Башка алай эшләмәс өчен әйбәтләп куркытты ул мине. Шунда әби бабайга: “Бүтән алай итмә! Курку йөрәккә оялый ул, бала чактагысы бигрәк тә”, – дип, мине яклады.
- “Курку йөрәккә оялый”! Туксан төрле фобияне бәрә дә ега торган сүзләр бит бу! – дим иремә.
Әмма ул һаман шаяртуын дәвам итә:
- Кем соң ул Фубия? – ди кабаттан, башын юләргә салып, – Сәрбия әби бар иде безнең, туган тиешле кеше...
 
Балык Бистәсе районындагы белекче Сәрбия әбине искә алуы иде аның. Күпләргә ярдәм иткән ул ак әбине хәтерләүчеләр бардыр әле. Ул төрле куркулардан, ягъни, хәзергечә әйтсәк, фобияләрдән өшкерә иде. Байтак кешегә шифасы, сихәте тия иде өшкерүләренең (шушы искә алуларым аңа дога булып ирешсә иде).
 
Без катлаулыландырган дөньяны өлкәннәребез җиңел генә бер сүз белән аңлата шул. Яшь чагымда күрше авылда практика үтәргә туры килде. Бер хатынның йөрәк өянәгеннән җәфалануын күреп, фатир хуҗасыннан: “Алар барысы да йөрәк чире белән авырыймыни соң?” – дип сорадым, тагын бер туганының йөрәк авыруы барын белгәнгә. “Ятим үстеләр, яшьли тормыш йөген тарттылар. Ферма якын иде, шуннан курка-курка урлап, терлек туйдырып, олы тормыш юлына чыктылар. Курку йөрәккә төшә ул!” – дигәне әле дә истә.
 
Халык ул гыйбрәт (гайбәт димәдем!) җыючан. Үзе татыганын, яки әйләнә-тирәдән күреп, аңлаганын сөйли, нәтиҗә ясый. Шуңа барысы да аңлаешлы, тормышчан. Нигә кирәк ул истә калмый торган, тел сындыра торган фобия төрләре кешегә? Нерв системасы какшаган, сәламәт булмаган кешенең курыккан нәрсәсен күргәч, калтырап агарынуы, үзен начар хис итүе гадәти әйбер бит! Сәламәт кеше дә курка. Тик кеше күзенә күрсәтмичә, күңелдән генә, аз гына тетрәнеп үткәреп җибәрә. Минем ирем телевизор экраныннан бөрчек-бөрчек тир чыгарып җырлаган җырчыларыбызны күреп гаҗәпләнә. Аның халык алдында бер тапкыр да чыгыш ясаганы юк, шуңа күрә бары тиз физик хезмәттән генә шулай тир тамчылары бүленергә мөмкин дип белә ул. Халык алдында чыгыш ясарга куркуның, ягъни нерв киеренкелегенең бу төре глоссофобия дип атала икән. Мин үзем кысан, ябык нәрсәләр эчендә калудан куркам. Куркам, әмма кирәк икән – керәм. Мәсәлән, компьютер томографияләренең кайбер төрләре ябык аппарат эчендә үтә, башыңа төшкәч, анда керми хәлең юк. Бу куркуның төре клаустрофобия дигән исем алган. Фобия – сырхау дигәнне истә тотсам, тагын бер диагнозым бар икән әле (бәйләндем бу фобияләргә, һич чыга алмыйм). Локайофобия дигәне. Андый исем белән бала табу алдыннан куркуны атыйлар икән. Йа, Ходаем, ничек курыкмыйсың ди? Үзең өчен дә, туасы балаң өчен дә куркасын шул! Тел сындырырлык исем таксалар да-такмасалар да, бала табу алдыннан курку безнең эрага кадәр дә булган, һәм дөнья дәвам итсә, алдагы гасырда да булачак! Гадәти курку бит бу.
 
Бервакыт, агулыйсы килмәгәнгә, колорадо коңгызын бәрәңге сабагын селкеп, чиләкләргә генә җыярга булдык. Буразна саен кеше иде бездә ул көнне. Арада авыл җәе күрергә кайткан туганыбызның дус кызы да бар. “Кызыл җиләкләр”не чиләккә коярга дип, буразна башына баскан гына идек, матур кызыбыз: “Паук!” – дип ачыргаланып кычкырып, чәбәләнә, “бии” башлады. Кычкыруыннан бигрәк, аның чырае агаруыннан котыбыз алынды. Көчкә тынычландыргандай итеп, өйгә кертеп куярга туры килде.
 
Үрмәкүчтән курку арахнофобия дип атала икән Үзебез курыкмагач, симез колорадо личинкаларын кул белән чиләккә коя-коя, “үрмәкүчкә охшаган микәнни соң бу” дип, гаҗәпләнгән идек. Кем нәрсәдән курка шул. Судан курку, теш врачыннан курку (һәрберсенә фобия исеме бар) тормышта бар. Пычрактан һәм микроблардан куркуны исә мизофобия дип атаганнар. Татар аны җирәнү, чиркану ди бугай.
 
Фобияне – авыру дип яза фән. Бәлки шулайдыр. Мин аның катлаулы исемнәр чыганагы булуына гына гаҗәпләнәм. Ә бит бөек Аллаһның кушканын үтәп яшәгән пәйгамбәрләребез заманыннан килгән сүз бар: динне катлауландырмаска! Дин шул дөрес яшәү юлы бит инде. Тормышны катлаулыландырмаска, димәк ки. Куркуның яңа формалары туа тора, исемлеккә фобияләр кушыла тора. Әллә килер бер көндә, кеше гыйлемлегә әйләнеп, фәнни терминнар белән: “Синдә нинди төр фобия?” – дип сорармы? Юк, андый хәл булмастыр. Мондый исемнәр дөньясы бер кылану гына кебек. Врачка да кирәк түгелдер андый терминнар, чөнки куркудан врачка мөрәҗәгать иткән кеше юк дәрәҗәсендә бит.
 
“Татарстан яшьләре”ндәге язмаларым аша интернетта танышкан Нурия ханым яза: “Гүзәл, туйдым шул “арт” сүзеннән. Нинди һаман сүз алдыннан “арт” сүзен өстәп куллану икән ул? Моны укыгач, ишеткәч, арт сан күз алдына килә бит. Яз әле шул турыда! Ай, үртәләм шул сүзгә”, – ди. Әйе шул, соңгы елларда “арт”лар белән дөнья тулды: арт-группа, арт-пространство, арт-студия, арт-шоу һ.б. Бу очракларда “арт” сүзе үзе матур мәгънәле – сынлы сәнгатьне, рәсем сәнгатен аңлата. Бу сүз каян килеп кергәнен белешергә теләгем юк, аның күчермә сәнгатьне аңлатканын белүем дә җиткәндер. Авыл җирендә арт-сәнгать юк. Шәһәрләрдә исә ул адым саен: автобус-троллейбусларга, йорт стеналарына төшерелгән рәсемнәр, реклама такталары – барысы да урамнарны бизи. Без – совет чоры кешеләре, бертөрле тонык төсләр һәм коры сүзтезмәләрдән торган өндәмәләр генә күреп үстек. Бәйрәмнәрдә кызыл әләм җилфердәгәнен исәпкә алмасак, ул еллар төссез диварлары белән генә истә калды. Хәзерге көнкүрештәге аллы-гөлле төсләр, матур бизәлешләр күңелгә хуш килсә дә, тел сындырган бу сүзләргә ияләшеп булмый шул. Һәм мин генә түгел икән, әнә.
 
Беркөнне Казан урамында “Арт-салон “С любовью” дигән сүзләр күзгә чалынды. Искечә һәм саф татарча, ягъни арт сан дип уйласаң, “бетте баш!” бит бу.
 
Катлаулы сүзләр дөньясында яшибез дип яздым. Ә бит тормыш үзе катлаулы түгел, бары тик без үзебез генә катлауландырабыз аны.
Бу мәкаләне язып утырганда ирем авызыннан миңа карата инде икенче тапкыр: “Эшең юкмы әллә?” – дигән сүзләр чыкты. Кызу көндә манма тиргә батып, нидер эшләп өйгә кергән ирем сүз булсынга гына әйтә инде моны. “Миннән битәр, сүз ясаучыларның бер эшләре дә юк, әнә! Бу дөньяны чуар, исәпсез сүзләргә манып чуалдырып утыралар! Әнә, тиргә манып эшләргә кирәк ул, ә юк-бар белән шөгыльләнергә түгел!” – дигән уй йөгереп үтте баш миеннән...

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА, Лаеш районы, Имәнкискә авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.07.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»