|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2016 Матбугат
Матбугатка язылу тәмам: "Татмедиа" нәтиҗә ясыйБыел май аенда фаразланган тиражларның 40 процентка кимүе чынга ашмады. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерүенчә, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре узган елгы саннар белән чагыштырганда бары тик 7,9 процентка гына кимегән. Шунысын ассызыкларга кирәк: кайбер басмалар, киресенчә, икенче яртыеллыка язылу кампаниясе барышында үз тиражларын үстерүгә дә ирешкән. Мәсәлән, “Биектау хәбәрләре” гәҗитенә 5154 язылучы булган, шулай итеп узган елның икенче яртысы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10 процентка арткан. Шулай ук тиражларын арттыручылар исәбендә “Теләче” район гәҗите, “Шәһри Чаллы” шәһәр гәҗите, Мамадыш районының “Нократ”, Алексеевск районының “Таң” гәҗитләре дә булган. Кайбыч, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарының да җирле басмалары киләсе яртыеллыкка язылучылар санын арттырып аяк баса.
Журналлар арасында бу елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясен зур уңышка ирешү белән тәмамлаучылар берничә булган. “Ялкын” журналы хәтта узган елның икенче яртысы белән чагыштырганда язылучылар санын 40 процентка якын арттыруга ирешкән. Шулай ук “Безнең мирас” журналы да алардан беразга гына калыша: аны укучылар саны 34 процентка арткан. Ә “Салават күпере” исә язылу тиражын узган ел дәрәҗәсендә саклап калуга ирешкән.
“Татмедиа” ширкәте 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында күп төрле акцияләр, конкурслар уздыруы хакында шактый хәбәр иткән идек. Мәсәлән, май аендагы язылу декадасында “Татмедиа” үз басмаларына язылучыларга 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән. Шулай ук күптән түгел язылучылар һәм почта хезмәткәрләре арасында конкурс та игълан итте. Традициягә әйләнгән бу ике конкурста быел да катнашучылар саны байтак булган. Язылучылар арасында төп приз – телевизор, ә почтальоннар арасындагы конкурста җиңүчеләрне акчалата премия көтә. Бу ике конкурска да нәтиҗәләр августта ясалачак. “Татмедиа” басмаларына иң күп язылучыга бүләк уйнату 19 август көнне булачак.
Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тагын бер кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акция тиз арада популярлык казанды. Акция башлап җибәргән “Татмедиа” ширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьминга бер ай эчендә Татарстан районнарының башлыклары, министрлар, депутатлар, республикабызның танылган шәхесләре кушылды.
– Безне административ ресурсны үз мәнфәгатьләребездә куллануда тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ләкин акциянең куанычлы нәтиҗәләренә сөенмәскә мөмкин түгел – күпме социаль оешмалар, балалар йортлары газета һәм журналлар алдыру бәхетенә иреште бит, – дип белдерә Андрей Кузьмин.
--- |
Иң күп укылган
|