поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2016 Мәгариф

Өй салсалар, кайтыр идем...

Югары уку йортларында район белән вуз арасындагы килешү нигезендә белем алган белгечләр укып бетергәч, туган якларына кайтамы? Әлеге төркемне күпләр “түрә балалары” дип күзаллый. Бу, чыннан да, шулаймы? Максатчан юнәлеш, ягъни “целевик”лар өчен нинди ташламалар каралган?

Гадәттә, вузларга бирел­гән квота бюджет урын­на­рының 15 процентын тәшкил итә. Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов быел да максатчан программа өчен урыннарның узган елдан ким булмаячагын белдерде. Әмма быел шунысы гаҗәп: кайбер вузларда билгеле бер юнәлешләргә “це­левик”ларны бөтенләй кабул итмиләр. Әйтик, КФУда 30га якын юнәлеш бетерелгән. Икътисад, юрист, менедж­мент, дәүләт һәм муниципаль идарә, Көнчыгышны өй­рәнү, филология кебек юнәлешләр бу. Монысы аңлашыла. Бүген әлеге белгечләр артык күп. Шул ук вакытта техник физика, биотехник системалар һәм технологияләр, инноватика кебек юнәлешләрнең нигә юкка чыгуын вуз җитәк­челеге үзе дә аңлап бетерми. Аның каравы быел республикада укытучылар әзерләүгә урыннар арткан. Быел рес­пуб­лика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр районда укытучы булырга теләгән яшь­ләр­не барлады. БДИ нә­тиҗә­ләре яхшы һәм укытучы эшен яраткан 200 абитуриент вузларга максатчан юнә­леш буенча кабул ителәчәк. Студентларга дүрт ел дә­вамында ай саен 15 мең сум стипендия түләнәчәк.
 
Казан дәүләт медицина университетында исә макБелгечлек – программасы буенча бүлеп бирелгән урыннар саны – 65, интернатурада 100 процентка җиткән”, – дип белдерә ректор Алексей Созинов. Медицина көллият­ләрен тәмамлап килүчеләр дә күбәйгән. Аларны бәйге нигезендә кабул итәләр. 
 
Быел районнар күпме абитуриентны укырга җибә­рер­гә җыена? Кама Тамагы мәгариф бүлегенең кадрлар буенча баш белгече Альбина Гыйлаҗева белдергәнчә, быел 16 кеше максатчан программаны сайлаган. Алар­ның күбесенең КФУ студенты буласы килә. Кама Тамагы яшьләрен укытучы, табиб, мал табибы, авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган белгеч­лекләр кызыксындыра.
 
“Кайбер елларда гаризалар саны 30га җитә иде. Соңгы вакытта районда чыгарылыш сыйныф укучыларының саны кими бара. Кимү күренеше шуңа бәйле. Бу әле аларның барысы да укырга керә дигән сүз түгел. Бәйге аша узарга кирәк. Диплом алгач, барысы да үз төбәгебезгә кайталар”, – ди ул.
 
Саба районында КФУга барлыгы – 15, медицина университетына 11 кеше барырга җыена. Шулай ук төзелеш, химия-технология, авыл ху­җа­лыгы юнәлешен сайлаучылар да бар. Сабада 8 укучыны укытучы булырга сайлап алганнар. Педагог булырга теләгәннәр тагын бар, монысы – күп стипендия ала торганына. Районда физика, химия, математика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми икән. “Педагогик вузларны тәмамлап кайтучылар арта бара. Кайбер районнарда елына санаулы гына укытучы кайтса, бездә кайчак 20гә җитә. 
 
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе август киңәшмә­сен­дә аларга эшкә урнашу кенәгәсе тапшыра. Соңгы вакытта күрше районнар яшь­ләре дә килә башлады. Мәк­тәпләрдә һөнәргә карата кызыксыну уяту буенча эш алып барыла. “Целевик”ларны тү­рә балалары дип әйтеп булмый. Укырга БДИны яхшы биргәннәр генә керә ала”, – ди кадрлар белән эшләү буенча методист Лира Галим­җанова.
 
Азнакайда инде ун еллап “50гә 50” программасы эшли. Район үзенә кирәкле бел­гечләрне укырга җибәрә. Бүген 40лап студент табиб белгечлеген үзләштерә. “Әле менә авыл хуҗалыгы белгеч­ләре, мал табиблары буенча җибәрергә торабыз. Соңгы­ларына алай теләк белдерү­челәр күп түгел. Комиссия нигезендә сайлап алабыз, – дип сөйли Азнакай районы­ башкарма комитеты җитәк­чесенең социаль мәсь­ә­ләләр буенча урынбасары Дамир Гыйлаҗев. – Чыгым­нар­ның 50 процентын студент үзе, ә яртысын район түли. Укып бетергәч, кире кайтмаучылар бар. Әмма алар сирәк. Кызлар кияүгә китә. Җитди сәбәпләр булгач, акчаны кире кайтартмыйбыз. Авылда төпләнгән яшь гаиләләргә бозау, сыер саву аппаратлары бүләк итәбез. Максатчан программа буенча да белем алучылар бар. Быел 4 кеше укытучылыкка җыена”, – ди ул.
 
– Мин максатчан юнәлеш буенча укымыйм. Әгәр районда өй салып бирсәләр, авылга кайтыр идем. Район мәдәният йортында гына тү­гел, авыл клубында да эшләр­гә риза. Район җитәкчелеге дә тәкъдимемне хуплады. Әлегә белем алуымны магис­тратурада дәвам иттерәм. Ә болай мин шәһәрне яратам, – ди Кукмара кызы Алена.
 
Кулларына диплом алган белгечләргә авылга кайту мәҗбүриме?
– Максатчан программа буенча белем алучылар алдан килешү төзегән оешмага эшкә кайтырга тиеш. Таләп­ләрне үтәмәгәннәр чыгымнарны икеләтә түләргә тиеш. Әгәр белгеч I яки II группа инвалид яисә эшкә урнашырга комачаулаган җитди авыруы булса яки якыннарының берсе инвалид булып, эш урыны башка төбәктән тәкъдим ител­сә, ире (хатыны) хәрби булып, башка җиргә китәргә туры килсә, мәҗбүри эшкә урнашудан азат ителә ала, – дип хәбәр итә Татарстан Мә­гариф һәм фән министр­лыгының  матбугат хезмәте.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»