|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2016 Криминал
Аксубайда интернет аша мал сатарга теләүче кеше акчасын югалтканАлдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырган. Бу хакта Аксубай районы сайты хәбәр итә. Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы интернет сайтка белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, “сатып алучы“ пәйда була – ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра. Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына салырга вәгъдә итә. Начарлык турында берни уйламаган ханым банк картасы номерын хәбәр итә, аннан соң телефонына килгән барлык смс-кодларны аңа юллый. Явыз ниятле кешеләр дүрт сәгать эчендә ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең 818 сум акчасын салдырып алалар.
“Интернетта белдерүләр биргәндә, караклар файдаланучының шәхси мәгълүматларын, банк картасы яки исәп-хисап счеты номерын белергә омтылулары турында истән чыгармаска кирәк. Бу шәхси һәм финанс иминлеккә куркыныч тудыра”, – дип аңлата полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. Бу хакта aksubayevo.ru сайты хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|