|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2016 Милләт
Зират кагыйдәләре еш кына бизнес җәһәтеннән оештырылаЗиратларны әрвахларның мәңгелек йорты, тынычлык тапкан урыны дип әйтәбез. Кызганыч, фани дөнья затлары каберстанга әледән-әле үз кагыйдә-законнарын кертә. Ярый ла алар билгеле бер тәртип урнаштырса, хәтерне сакларга ярдәм итсә. Кызганыч, кагыйдәләр еш кына бизнес җәһәтеннән урнаштырыла. Күптән түгел Яңа Татар бистәсе зиратында тынычлык бозылып алды. Аңа “Ритуал” унитар предприятиесе “запискалары” сәбәпче булды. Бөек Җиңү көне алдыннан бабалары каберләрен тәртипкә китерергә килгән халыкны һич югы мәрмәр валчыгыннан (мраморная крошка) ясалган таш куелмаса, ул каберлек ташландык дип исәпләнәчәк дигән кәгазьләр көтә иде. Дөрес, бу язулар эш зурга китә башлагач, юкка чыкты үзе, кыйммәтле ташлары булмаган каберлекләр дә тынычлыкта калдырылды. Вакытлыча. Без әнә шундый “ятим” каберлекләрне барлап кайтырга булдык.
Чардуган кору белән эш бетми
Зиратның яңа өлеше, шөкер, тәртиптә. Ташлары биек, мәрмәрдән, каберлекләргә чәчәкләр утыртылган. Ишек төбеннән укып китсәк, галим Миркасыйм Госманов, академия тетары директоры Шамил Закиров, драматург Туфан Миңнуллин, каршы якта композитор Сара Садыйкова кебек шәхесләр мәңгелек йортларын биредә тапкан. Бу өлеш тәртиптә, монда Камал театры артистлары да елга ике мәртәбә килеп җыештырып, карап тора, ди озата баручыбыз. Тукай каберенә кадәр юлда тузан да күренми дип әйтерлек чисталык. Ә менә арырак киткән саен сукмаклар тарая, кабер араларыннан үтүләр кыенлаша. Үзеннән-үзе тарихчы-галим Рафаэль Хәкимов сүзләре искә төшә. Ул да туганнары каберенә үтәргә юл калмаганлыгы турында ачынып әйткән, язып та чыккан иде. Галим зиратның миссиясен тирәндә күрүен мондый юллар белән аңлата: “Татарлар өчен иң мөһиме – чардуган кору. Башка нәрсәләр турында алар уйлап тормый. Халыкның мәдәнияте турында исәннәр кылган эшләр буенча гына түгел, үлгәннәргә мөнәсәбәте буенча гөманлап була. Тарихи хәтер исә сайлауга дучар була алмый, монда һәрбер чор әһәмиятле”.
Кызганыч, сайлауга дучар булу дигәнең зиратның иске өлешенә үткән саен ачыграк күренә. Монда кабер ташлары тирәк мамыгына күмелгән, каберләрне чүп үлән баскан. Татар зыялылары Тукай кабереннән арырак йөрмәс, дип исәпләнә, күрәсең... Әмма зиратта күзгә күренмәс хәтер сакчылары бар. Исемен әйтмәүне үтенеп, шундый затларның берсе безгә булдыра алган кадәр мәгълүмат җиткерде: “Менә бу – Казан хореография училищесында фаҗигале төстә вафат булган малай каберлеге. Моны караучы юк. Әгәр бу факт ачыкланса, кабер туздырылачак һәм башка кешегә биреләчәк. Мин аны әнием янына килгән саен чистартам. Ләкин зират караучылары өчен бу мөһим түгел, аларга таш булу-булмау мөһим. Шуңа күрә каберне үземчә тәрбияләп торам, чәчәк утырту урыны ясаттырдым”. Аның сүзләренә караганда, ятим каберләрне тәрбияләп торучылар аз булса да, бар. Үтенече исә мондый: Яңа татар бистәсенә туганнары каберләрен тәртипкә китерүче кешеләр үзләренеке янына берәр ятим каберне дә (ташландык каберлекләрне монда шулай атыйлар) карауга алса, хәтер бөтенлеге сакланыр иде.
Өстеңә ауса йөзьяшәр агач...
Яңа яктан эчкәрәк үткән саен агачлык куера, яртылаш ауганнары, авып та алынмаганнары күзгә ташлана. Ташларның кителгәннәре күп. Заманында “Социалистик Татарстан” газетасын җитәкләгән Галим Рябков кабере янында да ауган агач ята. Озата баручыдан нишләп агачларның ауганын көтәләр, вакытында кисмиләр икән, зиратның караучысы бар лабаса, дип сорыйм. Җавап гади һәм тетрәндерерлек: “Вакытында чистартканнан аңа ни фәтва? Болай агач ава, аны килгән кеше күрә, акча түләп яллый. Күрәсеңме, ауган агачның бер өлешен генә алганнар, димәк теге каберлек хуҗалары әле түләмәгән. Берочтан караучысыз каберлекне дә шулай ачыклап була, килмиләр, ялынмыйлар икән, димәк, бу урынны башка кешегә бирергә ярый. Монда түләмичә кыл да кыймылдатып булмый”.
Зиратның йөзьяшәр агачлары тагын бер проблеманы яшерә. Ул да булса, кайчандыр Мәдәният министрлыгы тарафыннан куелган ташларның аяныч хәле. Шундыйларның берсе – шагыйрь Миргазиз Укмасига (1884 – 1948) ТАССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан куелган таш.
Министрлык куйган ташларны кем карарга тиеш?
Укмаси – татар тарихына зур өлеш керткән, хаксызга онытылган затларның берсе. Аның турында мәгълүмат бик аз. Ә бит аның иҗатына Тукай шигъри традицияләрен дәвам итүче дигән бәя бирелгән, драматургиясе, публицистикасы, педагогик китаплары аз өйрәнелгән. Укымышлы кеше совет властена җайсыз кеше дип таныла һәм сигез елга сөргенгә сөрелә. Балык Бистәсенең Кече Укмас авылында туган шәхес. Бүген аның кабер ташы ярым ауган, каберлеге караучысыз. Шушындый шәхесләрнең мәңгелек йортларын кем карап торырга тиеш? Министрлык ясаткан кабер ташы тарихи ядкәр булып саналамы? Саналган очракта карауны кем оештыра? Бу сорауларга җавап бирелер анысы, ләкин ул җавапта чын җавап булырмы – анысын вакыт күрсәтер.
Ерак түгел танылган мәгърифәтче Галимҗан Баруди каберлеге урнашкан. Ул сары ярымай белән билгеләп куелган. Баксаң, “Ал мәчет” җитәкчелеге һәр елны май аенда остазларны искә алу чарасы уздыра икән. Әлеге чара кысаларында мәшһүр имамнарның каберлекләре чистартыла, рухларына дога кылына һәм чистартылган каберлекләргә ярымай билгесе беркетелә икән. Галимҗан Баруди һәм башка имамнарның кабере шул сәбәпле тәртиптә. Ятим каберләр күбрәк иҗат әһелләренеке икәнлеге күренә. Бәлки имамнар башлап җибәргән бу эшне бөтен зиратка җәелдерер вакыт җиткәндер? Әрвахларны синекенә-минекенә, бусы шагыйрь, бусы артист дип бүлгәләү дә күңелгә ятышлы гамәл түгел бит инде.
“Шиһап Мәрҗани кайда ята, белмисезме?”
Аллеяларга номерлар сугылса да, дога кылырга килүчеләр кирәкле каберләрен таба алмыйча, шактый йөри. Беренчедән, эчкәрәк үткән саен сукмаклар бетә, икенчедән, зиратның планы, каберлекләр саны күрсәтелгән, мәшһүрләр турында белешмәсе булган китапның (путеводитель) күптән басылганы юк. Шул ук “Ал мәчет” буклет ясаткан. Ләкин анда мәгълүмат өлешчә генә. 1993 елда нәшер ителгән “Татарстан Республикасы: тарих һәм мәдәният һәйкәлләре” белешмәлегендә татар зираты буенча мәгълүмат бар, ләкин ул да яңартуга мохтаҗ.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов Яңа Татар бистәсе зиратын өйрәнергә вакыт дип саный: “Безнең бу зиратта күптән фәнни эш башкарганыбыз юк, чөнки андый программаның кабул ителгәне булмады. Һәйкәлләрнең көн саен юкка чыкканын исәпкә алсак, бу эшне кичектерергә ярамый. Шәһәр җитәкчелеге һәм Фәннәр академиясе белән берлектә каберлекләр буенча белешмәлек әзерләү көн кадагындагы мәсьәлә”, – диде ул.
Зиратта әле хәтер бар. Аны югалганчы теркәп каласы иде. Ә бит биредә мәҗүсилектән калган каберләр дә бар. Шундыйларның берсе – җиде кыз каберлеге. Бирегә килүчеләр шактый. Халык Мөхәммәтхасим кызлары Биби-Мөшкилбикә, Биби-Дармандбикә, Биби-Хаҗатбикә, Биби-Шишәмбикә, Биби-Чәхәршәмбикә, Биби-Дарманбикә, Биби-Намуратбикә каберлеге янында кылынган дога кабуллардан була дип ышана. Бу хакта кабер ташы тирәсенә сибелгән тәңкәләр, чардуганына бәйләп куелган тасмалар да сөйли.
Тарихны барлау үзеңне данлау инде ул. Каберлекләр исә – тарихның телсез шаһитлары. Шаукымга ияреп зиратларны күп туздырдык, өсләреннән күп юллар салдык, аңа карап мантыдыкмы икән? Яңа Татар бистәсе зираты безгә Палермодагы, Прагадагы, Гамбургтагы мәшһүр каберлекләр кебек үк кадерле ләбаса. Каберстанны тәртипкә китереп, мемориал ясау вакыты җиткәндер инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|