поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2016 Җәмгыять

Оят, әмма ят тема түгел...?

Әлеге теманы күтәрү дөрестерме-юкмы – белмим. Бәлки газетабызны яратып укып, аңа гомере буе тугры калган укучыларның күпчелегенә бу проблема хакында язу да, мондый мәкаләне уку да бик чирканыч тоелыр, безнең өчен ят күренеш хакында ниемә дип сүз кузгатырга инде диючеләр дә табылыр. Әлбәттә, уртага салып сөйләшер өчен оят, тик җәмгыятебез өчен һич кенә дә ят тема түгел шул бу.

Бу афәтне демократия тудырды, халык чит кавемнәргә ияреп азды диюдә бераз хаклык бар, әмма “дөрес түгел”ләр, ягъни җенси ориентациясе үзгә затлар гомер бакый булганнар. Күптән түгел генә үзәк телеканалдан француз короле Людовик XIV һәм аның бертуганы Филипп Орлеанский турында фильм күрсәттеләр. Тарихи романнарга да, фильмнарга да бик яшьли мөкиббән булсам да, бу картинадагы ачыктан-ачык гомосексуализм күренешләре шактый нервыны ашады. Чыннан да, искиткеч чибәрлеге белән “Кояш король” дип йөртелгән Людовик XIVнең энесе Филипп үзенең тотнаксыз мәхәббәте, ягъни ир-егетләргә гыйшык тотуы белән дан казанган булган. Тарихи чыганаклар принцның мондый булып үсүендә әнисе Анна Австрийскаяның кече улын кечкенә чакта кызларча киендерергә яратуы, фрейлиналарының, ягъни хезмәтче кызларының аның белән курчак сыман уйнауларына юл куюы, тора-бара малайның нәкъ кызларча сөйләшүе, хәрәкәтләнүе, аларча фикерли башлавы хакында сөйлиләр.

Безнең чорда балада бүтән җенси юнәлеш формалашуның сәбәпләрен ничек кенә аңлатырга тырышмыйлар. Табигать ялгышы диләр, килешмичә булмый, чөнки табигатьтә һәр нәрсә капма-каршы җенес белән парлы итеп яратылган. Җәмгыятьтә гаилә институты бетүе, ир балаларның күбрәк әни-әбиләре, апалары, мәктәп-бакчаларда бары тик хатын-кыз педагоглар тәрбиясе генә алуы, ир-атның гаиләдә абруе бетүе, ир-атның улларын тәрбияләүдән читләшүе яки, киресенчә, әти кешенең гаиләдәге тиранлыгы гаепле диләр. Хак фикерләр! Бала психологиясе формалашканда боларның һәрберсе үз эзен калдырырга мөмкин. Азгынлык бу диючеләр дә ялгышмый. Бер генә дин дә хупламый торган яшәү формасы бу чөнки. Ә менә кирәкми, бездә юк әйбер хакында сүз куертмыйк дию – ялгышлык. Утсыз төтен чыкмаган кебек, еш кына әле бер, әле икенче танылган кешеләребез хакында ямьсез-ямьсез сүзләр ишетелгәли. Барысын да гайбәткә сылтап калдырып кына, бездә андый проблема юк дия алмыйбыз. Бар һәм ничек кенә әле! Тик безнең “зәңгәр”ләр күзгә чалынмаска тырышалар, чаршаулау өчен генә булса да гаилә коралар, балалар тудыралар. Белмичә сөйләмим, әле күптән түгел генә бер хатын үзенең студент улына институттагы укытучысы (ир кеше!) имтиханны уңышлы бирү өчен сиңа минем белән табигатьтә ял итәргә чыгарга кирәк дип әйткән дип сөйләде.

Адәм баласының баш мие шул юнәлештә кодлаштырылган икән, моны тылсым ияләре дә, табиблар да үзгәртә алмый. Борынгы заманнарда гомосексуалларны ничек кенә җәзалап карамаганнар. Ә хәзер исә кайбер илләрдә мондый төр “мәхәббәт”кә, җәмәгатьчелекнең ай-ваена карамыйча, тулы ирек бирелгән. Ә җәмәгатьчелек ай-вай дип кенә утырмый шул. Еш кына зәңгәрләргә карата көч куллану, хәтта үтерү фактлары турында да ишетелеп тора. Күптән түгел АКШның Орландо шәһәрендә булган фаҗига турында күпләр ишеткәндер. Андагы бер гей-клубта әфган милләтеннән булган кораллы бәндә атыш-кырыш оештырган. 50 кешене атып үтергән, 53е яраланып-җәрәхәтләнеп больницаларда дәвалана ди. Бүгенге заман “хикмәт”ләреннән нәмәгълүм укучыларыбызга, әйтик, самими-гади авыл агай-апаларына да аңлатып китим: гей-клуб, гей-бар дигәннәре әнә шул стандарт булмаган җенси юнәлеш вәкилләренең бер-берсен сөя торган, бер җенес вәкилләренең җыелышып күңел ачу, аралашу урыны ул. Аларның кайберләре бернинди рекламасыз, элмәтакталарсыз гына эшли, аларга даими клиентлары гына килергә мөмкин. Гей-клублар һич кенә дә бары тик чит илләргә генә хас күренеш түгел, интернетка ышансаң, үзебезнең Казаныбызда да шундый берничә клуб тыныч кына эшләп ята икән. Хәтта адреслары да бар. Әнә шулай, иркенләп, яшеренмичә эшләүчеләре дә бар диген. Андыйларының ишекләре гейларга тыныч-лояль караган нормаль, ягъни гетеросексуаль кешеләр өчен дә ачык ди. Орландо шәһәрендәге гей-клуб та шундый эре күңел ачу урыны булган.
 
Кораллы үтерүченең никадәр җан кыюына бөтен дөнья нәфрәтләнде. Тик, үз-үзенә хөкемдарлык хокукы йөкләп, җирне зәңгәрләрдән “чистартырга” алынган әфганлыны яклаучылар да юк түгел. Әнә шундыйларның берсе, Республика инновацияләренең яшь лидерлары берлеге җитәкчесе, “Эфир” телеканалының элеккеге дикторы Рамил Ибраһимов исемле егет Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә әлеге вәхши актны хуплавы хакында язып “дан казанды”. “Бер “дөрес” әфган малае гей-клубка кереп 50 п... ны (бу урында сүгенү сүзе) атып чыккан. Тагын 53е больницада икән, кызганыч, үлмәгәннәр. Тиздән дөмегерләр дип бик тә ышанабыз. Инновацияләрнең яшь әйдәп баручылары союзы әлеге акцияне хуплый!” – дип язган Рамил. Рамил бик эшлекле яшь кеше буларак танылган егет инде ул. 2012-2013 елларда Чаллының ИТ-паркына (югары технологияләр технопаркы) җитәкчелек иткән Рамил шушы көннәрдә интернетта үзенең Әлмәт шәһәре башлыгы командасында эшли башлавын хәбәр иткән булган. Тик Әлмәт шәһәре башлыгы Айрат Хәйруллин Твиттерда массакүләм канкоешны хуплаучы Рамил Ибраһимовның Әлмәтнең административ органнарында эшләмәвен һәм эшләмәячәген язып чыккан: “Кызганыч ки, кайберәүләр фаҗигале хәлләрдән дә үзләренә пиар ясыйлар. Мондый гамәлләрне һич тә кабул итәргә ярамый”, – дип белдергән Әлмәт башлыгы. Рамил пиарлыкка һәвәслеге белән элегрәк тә күзгә чалынгалаган. Әйтик, 2014 елда KazanFirst мәгълүмати порталына биргән интервьюсында ул “мин – Иосиф Сталин тарафдары” дип әйткән булган.
 
Орландо шәһәрендәге фаҗигане президент кәнәфие өчен көрәшүче АКШ сәясәтчеләренең һәрберсе үзе файдасына борырга азаплана. Кандидат Дональд Трамп явызлык чыганагы – мөселманнар ди һәм мигрантларны авызлыкларга вәгъдә итә. Ә бит җанкыяр Омар Матин әфган милләтеннән булса да, мигрант түгел! Ул АКШта туган һәм үскән! Кандидат Хиллари Клинтон террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтергә чакыра. Ә Омар Матин исә хәрби компаниядә эшләгән, корал йөртергә рөхсәте булган һәм махсус хезмәтләр тарафыннан һәр яклап тикшерү узган кеше булган!
 
Рамил “дөрес” малай дип атаган үтерүче Омар Матинны әлеге гей-клубның даими клиенты булган дип тә яздылар. Имеш, ул еш кына монда килеп, башын югалтканчы эчкән һәм үзен бик әшәке тоткан. Шулай итеп, үз ишләрен кырган Омарны яклыйм, югары әхлакый дәрәҗәмне күрсәтәм дип, Рамил катырак әйтеп ташлаган. Аның чамаламый ачкан авызыннан синеңчә-минемчә уйламаган һәм безнеңчә яшәмәгән кешеләрнең яшәргә хакы юк дигән фикер очып чыккан түгелме соң?
 
Рамилне җавапка тартуны таләп иткән авазлар да озак көттермәде. Татарстанда бер төркем активистлар күмәк хат язганнар. Бу хатка меңләгән имза да җыелган инде. Бу мәктүпне оештыручылар Р.Ибраһимовның Республика инновациясенең яшь лидерлары берлеге исеменнән сүз әйтүе толерант Татарстанга тап төшерә дип язалар һәм республика җитәкчеләреннән, Прокуратурадан Рамилне җавапка тартуны сораганнар. Алай гына да түгел, әлеге ыгы-зыгы Русия җитәкчелегенә дә барып җиткән. Президент В.Путинның матбугат сәркатибе Д.Песков: “Я не знаю, кто такой господин Ибрагимов, и не знаю, что он написал. Такие мысли абсолютно неприемлимы”, – дип белдергән. Чыннан да, теләгәненә иреште ахрысы бу егет, барып чыкты “пиары”, киң җәмәгатьчелектә шактый зур резонанс китереп чыгарды. Интернетта ничек кенә атамыйлар үзен: фашистлар, каннибаллар белән чагыштыралар. Татарстан Прокуратурасы әлеге факт уңаеннан тикшерү эшләре дә башлаган...
 
Әйе, җан кыюны берничек тә акларга-хупларга ярамый. Яшәү рәвеше, фикерләве синеңчә-минемчә түгел дип, кеше үтерүгә юл куелса, болай да посып булса да этлек эшләргә торган фашистик төркемнәр баш калкытачак һәм җиребездә мәхшәр башланачак. Без болай да үзен “чын ирләрчә” тотмаган, ягъни эчмәгән-тартмаган, сүгенмәгән, әдәплерәк, йомшак холыклырак яшьләргә “зәңгәр бит ул!” дигән тамга тагыла торган чорда яшибез һәм еш кына мондый егетләрне яшьтәшләре каккалый-суккалый.
 
Шулай итеп, пиарчы Рамил аркасында Татарстаныбызның яман атын сатар өчен тагын бер сылтау табылды.
 
P.S. Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе гей-клубтагы үтерешне хуплаган 35 яшьлек Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше ачкан. 

Галия ХӘКИМОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.07.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»