|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2009 Киңәш-табыш
ХАТЫН-КЫЗНЫ НӘРСӘ СЕКСУАЛЬ ИТӘ?Хатын-кызның иң төп коралы – ул аның сексуальлеге. Әмма бу корал төре белән белеп эш итәргә кирәк. Күп кенә гүзәл затлар күзаллавынча, сексуальлекне ачык төсләрдәге макияж, кыска күлмәк, тирән декольте бирә. Ә ирләр бит бөтенләй башкача саный. Еш кына алар мондый кыяфәтне вульгарлык дип кабул итә. Ирләр аңлавынча «сексуальлек» нәрсә ул? Әйдәгез ачыклыйк.
Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк – теләсә нинди иң гади күлмәктә дә син ир-ат өчен сексуаль була аласың. Ирләр хыялда хатын-кыз образларын ясап бетерергә ярата. Шуңа да, әйтик, блузкада ялгыш кына берничә төймәсе чишелеп киткән хатын-кызга ул тизрәк игътибар итәчәк. Гүзәлкәй тәненең аз гына күренеп торган өлешләре онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Һәм-менә ир-ат аның күзләреннән ниләр яшеренгән икән дип уйлый башлый.
Хатын-кызның ачык аркасы һәм иңбашлары иң кызыктыргыч тән өлешләре булып санала. Отышлы вариант – сыланып торган ачык аркалы һәм алды тоташ ябык күлмәк. Шулай ук каралган куллар да ир-атны нык тәэсирләндерә. Әмма артык күп беләзекләр-йөзекләр кияргә ярамый. Бу бик тә вульгар күренә. Гадәттә, бер юка беләзек һәм берничә йөзек җитә. Образны төгәлләү өчен озын үкчәле аяк киеме кирәк.
Шулай итеп сез беренче өч төймәсе чишелгән блузкада. Маникюрлы кулларда берничә җыйнак кына йөзек ялтырый. Озын үкчә кидегез. Һәм, үз сексуальлегегезгә инанып, урамга чыгасыз. Әмма ирләр, нигәдер, сезнең белән танышырга ашыкмый. Эш нидә соң?
Моның сәбәбе шунда ки, гардероб ничек кенә дөрес сайланган булмасын, үз-үзеңне тота, тәкъдим итә белмәсәң, бернинди сексуальлек турында фикер йөртү мөмкин түгел. Сексуаль булу өчен нишләргә кирәк соң?
Иң беренчедән, дөрес йөрергә. 80 процент ир заты бишенче ноктаны нәфис әйләндерә белгән гүзәлкәйләрне күз белән озатып калуын ачыктан-ачык әйтә.
Икенчедән, кызыктыргыч итеп утырырга. Ирләрнең 50 проценты аягын аякка куеп утырган хатын-кызга игътибар итә.
Өченчедән, яңгырашлы итеп көләргә. 90 процент көчле затларда яңгырашлы итеп көлгән хатын-кыз белән танышу һәм мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге туа.
Динә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|