поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2016 Әдәбият

Туган йорт бусагасы (ХИКӘЯ)

Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә таба атлады. Хат ташучы Гүзәлиянең букчасы бәйрәм алдыннан төрле җирдән килгән хатлар, котлау открыткалары белән шыгрым тулы була торган иде. Хәзер кешеләр хат алышмый, бәйрәм белән котлаганда да телефон трубкасына үрелә. Җайлысын җайлы инде.

Бер яктан, хезмәтенә бераз булса да җиңеллек керде сыман. Икенчедән, хат килү, хат тапшыру − үзе бер вакыйга, үзе бер кечкенә бәйрәм бит ул.
 
Ә бүген Гүзәлия үзләре исеменә хат алды. Дөресрәге, ире Фәһәви исеменә урман хуҗалыгыннан килгән хатны элемтә бүлегендә үк ачып укыйсы килсә дә, түзде – тимәде.
 
Велосипедының ике мө­гезеннән җай гына «җи­тәкләп», Гүзәлия өенә ашыкты. Әнә биек калай түбәле, такта белән тышланган, ачык сары буяуга буялган йортлары ялт итеп күренеп тора. Мондый өйдә яшәве генә түгел, кайтып керүе дә рәхәт. Урам аша бераз читтәрәк торган, тәрәзәләре кадакланган, морҗасы җимерелгән туган нигезенә каравы да кызганыч. Ата-анасы күптән бакыйлыкка күчте, абыйсы Җәүдәт еракта яши. Суынды туган нигезкәй. Күз көеге булып торган иске йортны ире Фәһәви ничә тапкыр сүтеп ташларга теләсә дә, Гүзәлия ризалашмады – иске булса да, йорт абыйсы Җәүдәткә язылган иде. Хуҗа кешенең кайтып күренмәве, өйне рәтләмәве генә кыен. Ни кайтып көйләми, ни сатып җибәрми. Газиз нигезне хәрабәгә әйләндергәнче, берәр юньле генә гаиләгә сатып җибәрсә, яхшырак та булыр иде. Ә болай абыйсы белән икесенең балачагы үткән, тәүге тәпи эзләре калган, җылыткан, сыендырган йорт рәнҗеп утыра кебек. Чүп үләне басып китмәсен өчен, Гүзәлия ире белән кереп ишегалдын, бакчаны чабып чыга. Шулай гына булса да, туган йорты алдындагы гаебен юарга, киметергә тырыша.
 
Гүзәлия ишегалдында нидер эшләп йөргән иренә ят конвертны сузды: «Фәһәви, дим, карале, сиңа хат килгәнме соң?» Ире ашыкмады, пычранган кулларын сулы мичкәдә юып, шунда гына хатка үреләсе итте. Икәүләшеп, өй алдындагы болдырга килеп утырдылар. Хатынының түземсезләнгәнен күрсә дә, Фәһәви кабаланмады, конвертның читен ипләп кенә ертты һәм машинкада бастырылган язманы тартып чыгарды. Хатынының күзлеген сумкасыннан алып, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата укый башлады. Аның иңбашы аша тизрәк Гүзәлия үрелде. «Менә сиңа кирәк булса! – Фәһәви тез башына сугып куйды. − Алты ел узгач, гаризага җавап килгән!» Гүзәлия ни турында сүз барганын чамалый иде. Яшәп яткан йортлары бик тузгач, яңа йорт салырга агач сорап, ире урман хуҗалыгына гариза илткән иде. Янәсе, үз йорты белән яшәгән һәрбер гаиләгә йорт төзү яки ремонтлау өчен фәлән-фәлән кубометр бушлай агач бирелергә тиеш. Законы бар, имеш. Иренең беркатлылыгына Гүзәлия ул вакытта кул гына селтәгән иде. Бирерләр бушлай, бирми ни. Тот пычагымны. Язуын язса да, Фәһәви дә моңа бик ышанып бетмәде, әлбәттә. Шуңа күрә алар үз көчләре белән биш ел элек йорт салып керделәр. Менә гариза язганга алты ел үткәч, чират килеп җиткәнме, урман башлыгы алышынганмы, үз күзеңә үзең ышанмассың, фәлән кубометр төзү агачы, фәлән җирдә, хәтта делянкасына хәтле күрсәтелгән. Ераклыгын ерак икән. Шулай да бушлай килгән агач эчне тишмәс иде. Керәм дип торган байлыкны кире бору гадәте юк инде ул.
 
Мал-туарны карагач, ир белән хатын кич буена урман турында сөйләштеләр. Ниндирәк агачтыр бит әле, эшкә яраклымы, юкмы. Аны ничек кистерергә, алып кайтырга, эш итәргә.
 
Кичке чәйне эчеп, савыт-сабаны юганчы, тәрәзә­дән өй эченә сизелми генә җәйге кичнең соргылт эңгер-меңгере үрләде. Ут ка­быздылар. Тәрәзә чыбылдыгын тартырга үрелгән Гүзәлия, урамда нидер күреп, туктап калды. Кемнедер күзәтеп торды да диванда яткан иренә эндәште: «Атасы, кил әле монда. Безнең йорт янында ниндидер машина тора». Ире озак көттермәде, хатыны янына килеп басты. Гүзәлиянең туган йорты янында чынлап та ниндидер ят машина тора иде. Кеше-кара күренми. Аптырарсың да. Икесенең дә тынычлыгы китте. Кем йөрер анда төнгә каршы? Караңгы төшә башлаган урамга чыгып, ир белән хатын каршыдан бераз читтәрәк торган йортка таба атладылар. Бер яртысы кыйшайган капка аша кереп, күңеленә шом үрләгән Гүзәлия ишеккә якынлашты. Кое авызы кебек караңгы ишек ачык, аннан салкынча дым тарта иде. Хуҗасыз йортта күптән ут юк, башыңа тондырсалар да, берни түгел. Бусага аша атлаган ирен Гүзәлия җиңеннән тотты да ишек шакыды: «Кем бар анда? Кем йөри монда?» Эчтә сиртмәле карават шыгырдавы, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Гүзәлия ирексездән артка чигенде. Караңгы булса да, мин әле бу, мин, дия-дия, ишектән килеп чыккан абыйсы Җәүдәтне ул таныды. Уналты ел кайтмаган абыйсын күреп Гүзәлия сөендеме, әйтүе кыен, шулай да йортта ят кеше булмавы аны тынычландырды. Кул бирешеп күрештеләр, хәл-әхвал сораштылар. Абыйсы нык кына картайган, йөзе караңгыда күренмәсә дә, олыгайганы сизелә.
 
Ни дисәң дә, алт­мыш бер белән бара. Сеңлесе иңнәре иелә башлаган, ябыккан, сулыккан абыйсы кызганып куйды. Өйне бикләделәр дә Җәүдәтне үзләренә кунарга алып чыктылар.
Гүзәлия үзенекен уйлады. Юкка кайтмаган абыйсы, бер дә юкка кайтмаган. Нәрсәдер булган. Кеше яшәмәгән йортка төнгә каршы кайтып төшмәс иде. Бер-берсен дошман күрмәсәләр дә, абыйлы-сеңелле ике туган инде күп еллар аралашмыйча яшәде.
 
Гүзәлиягә Җәүдәтнең беренче гаиләсен ташлап чыгып китүе ошамады. Менә дигән хатыны Рәзидәне, алма кебек ике баланы белмәгән-күрмәгән чит хатынга алыштырды. Танышуларына ике-өч көн дигәндә, базарда әйбер сатучы мут күзле, тәмле телле Гөлсинур Җәүдәтне хатыныннан тартты да алды. Яшәгән фатирын ике баласына, хатынына калдырып, Җәүдәт Гөлсинурда яши башлады. Елый-елый әйткән иде дә бит абыйсына Гүзәлия, ялгышасың, абыкаем, ялгышасың, Рәзидә кебекне таба алмассың, йортсыз каласың, дигән иде. Балаларын бик онытып бетермәде инде бетерүен. Ярдәмләште, укытты. Шулай да Гүзәлия абыйсын аңлый алмады. Гөлсинурның фатирына танышырга бер генә барды ире белән Гүзәлия. Ике бүлмәле фатирда иреннән аерылган Гөлсинур кызы белән яшәп ята. Гөлсинур кирәгеннән артык ачык йөзле иде. Сарылып барган, кирәгеннән артык төче телле хатын ошамады. «Ай-һай, шома бу артык. Елан кебек шома...» Чыгып киткәндә, күңелендәге шомны абыйсына ачмый булдыра алмады: «Абыкаем, шома бу хатын. Төп башына утыртмаса иде сине...» Пышылдап кына әйтсә дә, артында тыңлап торган Гөлсинур ишетте һәм ачуыннан кызарынган-бүртенгән, төчелегенең эзе дә калмаган хатын, аягы белән тибеп, ишекне ачты: «Минме шома? Эзегез-юлыгыз булмасын монда башкача, әтрәк-әләм...» Урамга чыгып җиткәнче, Гүзәлия бе­лән Фәһәвигә аның ачуланып акырганы ишетелеп калды. Шул вакыйгадан соң абыйсын күргәне булмады Гүзәлиянең. Башта хат язып карады – җавап булмады. Балалары аша гына абыйсының хәл-әхвәлен сорашып торды. Иң кыены – кайчандыр яшь чакта Җәүдәт абыйсын ахирәте Рәзидә белән үзе таныштыр­ган иде.
 
Күрше авыл кызы Рәзидә белән алар бер мәктәптә укыдылар, бер парта артында утырдылар. Җәүдәт абыйсы хәрби хезмәттән кайткач, Гүзәлия буйга җиткән чибәр ахирәтен үзләренә чакырды. Кызның хәйләсе рас килде − егет белән кыз бер-берсен ошаттылар. Бер елга якын матур гына йөреп, гаилә дә корып куйдылар. Яхшы гына яшәп киттеләр кебек. Тормышлары җайлы гына барып, ике балалары үсеп килгәндә, Җәүдәт үз дөньясын үзе җимерде.
 
Уналты ел үткән дә киткән. Гомерләрнең тиз үтүе! Әйтерсең лә уналты көн. Гүзәлия белән Фәһәвинең ике улы да, канат үстереп, оядан чыгып очтылар. Җәүдәтнең балалары да үсеп кеше булдылар. Тырышты инде Рәзидә, тырышты, сүз дә юк. Берничә ел Җәүдәтне көтте дә, яхшы гына кешене очратып, тормышка чыкты.
 
Гүзәлия әзерләгән өстәл артында өчәүләп озак кына утырдылар. Сеңлесе читләп-читләп сорашса да, Җәүдәт тормышы турында тиз генә ачылмады. Күпме вакытка кайтуын сорагач та, ачык кына җавап бирмәде. Әллә әйтергә теләмәде, әллә чыннан да сорауларга үзе дә җавап таба алмады. Чәчләре агарган, яңак сөякләре чыккан, маңгаена җыерчыклар челтәре уелган абыйсына карап, Гүзәлиянең күңеле тулды. «И абыкай, ни булды, ачыл инде. Үзеңә дә җиңелрәк булыр...»
 
Хатын өчесенә бер бүлмәдә урын җәйде. Аның һаман абыйсы белән сөйләшәсе килә иде. Таңга хәтле диярлек сөйләшеп яттылар. Тора-бара, Җәүдәтнең дә теле ачылды. Ничек кыен булса да, сеңлесенең хаклыгын таныды. «Эх, теге вакытта сине тыңлаган булсам...
 
Ахыры бар.

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»