поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2016 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев тормыш иптәше урынына җырчы кыз эзли!

Эстраданың популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиеваның уллары Раянга 2 яшь тулды. Туган көн җырчының Нурлаттагы өендә узган. "Балалар өчен уен мәйданчыгы ясадым, матур бәйрәм оештырдык. Төрле шәһәрләрдән дуслар, туганнар килде, улыбызның туган көнен күңелле генә үткәрдек", – диде Фирдүс.

– Фирдүс, Раянның туган көненә нәрсә бүләк иттегез?
 
– Велосипед алырга теләгән идек, әмма Резеда белән алмый торырга сөйләштек. Белгән кебек, якын дусларыбыз туган көненә велосипед алып килде! Раянның уенчыклары бик күп, тамашачылар да еш бүләк итә. Бөтен әйбере бар. Үзем дә балалар кибетенә керсәм, буш кул белән чыкмыйм. Тик нигәдер аңа ул уенчыклар кызык түгел, улым йә минем эш кораллары белән уйный, йә аш бүлмәсендә әнисенә "булыша".

– Раян өч айлык чагыннан ук сезнең белән гастрольләргә йөри. Балалар бакчасына урнаштырырга уйламыйсызмы әле?
 
– Алла теләсә, көзгә балалар бакчасына бирергә исәп бар. Билгеле инде Резеда минем белән гастрольләрдә йөри алмаячак, улыбыз белән булачак. Няняга калдырырга теләмибез, бала әнисе белән булырга тиеш дип саныйм. Шул сәбәпле Резеда урынына җырчы кыз эзлибез.

– Клипларыңда төшәргә теләүчеләр арасында рәсми төркемеңдә бәйге игълан иттең. Барлыгы ничә клип төшерергә планлаштырасың?
 
– Ун клип төшерергә дип үземә максат куйдым, бәлки азрак та булыр. Алар арасында "Язмыш төеннәре", "Дуслар була санаулы гына" һәм башка җырлар бар. Клипта төшәргә теләүчеләр рәсми төркемемә фотоларын җибәрергә тиеш. Бүгенге көндә 250дән артык фото килде. Алар белән күрешеп, аралашып, осталыкларын күреп, клип геройларын сайларбыз дип уйлыйм.

– Җыр-моңга, Фирдүс Тямаев иҗатына гашыйк булучылар арасында да бәйге оештырасың. Аның асылы нидә?
 
– Минем репертуардагы җырны башкарып, Инстаграмга яки Вконтакте челтәренә юлларга кирәк. Иң яхшы башкаручы концертымда чыгыш ясаячак. Яшь буенча аерым шартлар юк, һәр теләгән кеше катнаша ала. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.
 
– Синең хакта "сәхнәдә озак җырламаячак", "төшеп калачак" ише сүзләр йөрсә дә, популярлыгың кимеми. Быел Казанның УНИКС залында 5 көн рәттән концерт оештырдың. Зур сәхнәдә кайнавыңа ничә ел булды?
 
– Киләсе сезон – юбилей елы, Казан сәхнәсенә чыгуыма 5 ел тула. Дөрестән дә, сәхнәдә ничә ел җырлавыма бер гарантия дә юк, мин моны һәрвакыт әйтеп киләм. Аллаһы Тәгалә ничек язса, шулай була. Ләкин, минемчә, 5 ел сәхнәдә булу – зур бәхет, туган ягым Нурлат өчен дә горурлык бу. Шушы вакыт эчендә бик күп җырлар иҗат ителде. Бу көннәрдә генә Марат Мухин белән туганнарга һәм әтиемә багышланган ике яңа җыр яздырдык. Әтием турындагы җыр аеруча эчтәлекле булды. Җырның өзеген социаль челтәргә урнаштырдым, бик күп фикерләр килде. Юбилей елын матур итеп үткәрәсем килә. Яңа программада репертуарымдагы иң популяр хитлар һәм яңа җырлар яңгыраячак.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 03.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»