поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.07.2016 Дин

Ураза гаетен дөрес көнне үткәрмәделәр диючеләргә Диния нәзарәте җавап бирде: "Алар гөнаһка баткан"

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республикадагы кайбер мөселманнарның Ураза гаетен бүген бәйрәм итмичә, аны иртәгә, Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне үткәрүләренә аңлатма бирде. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мөселманнар Ураза гаетен бүген – 5 июльдә бәйрәм итә. Әмма кайбер дин кардәшләребез бәйрәмнең бүген булуын инкарь итә, ураза гаете Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне – 6 июльдә үткәрелергә тиеш дип саный.

Алар моны яңа айның әле күренмәве белән аңлаталар, бу хакта социаль челтәрләрдә фикер алышалар.
 
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Булат Мәрдәнов та шушы аңлашылмаучанлыкка бәйле сораулар килүен раслады. “Без андый мөрәҗәгатьләргә бездә бәйрәм бүген дип җавап бирәбез”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
 
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. “Мондый күренеш белән ел да очрашабыз. Кайбер илләр Ураза гаетен бер көнне, кайберәүләр исә икенче көнне уздыра икән, димәк, әлеге илләрнең галимнәре шундый карарга килгән”, - диде ул. Мисал өчен, Ливан Ураза гаетен бүген бәйрәм итә, ә аның янәшәсендәге башка гарәп илләре иртәгә бәйрәм итәчәк.
 
Рөстәм хәзрәт гает көнен рәсми хәбәргә нигезләнеп бәйрәм итәргә чакырды. “Әгәр илдә Ураза гаете рәсми рәвештә игълан ителгән икән, димәк, бу ил мөселманнары аны шул көнне бәйрәм итәргә тиеш”, - диде ул һәм әлеге гадәтнең элекке заманнардан килүен ассызыклады. “Безнең әби-бабайларыбыз да шушы кагыйдәгә нигезләнеп бәйрәм иткән. Ил халкының яртысы бер көнне, икенче яртысы икенче көнне бәйрәм итсә, бу дөрес булмый. Дәүләт бергә бәйрәм итсә, хәерлерәк. Әгәр берәр илдә гает дип игълан ителгән икән, шул көнне ураза тоту харам, гөнаһ дип санала. Без бүген бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк, бүген әле мин уразада”, - дияләр икән, алар гөнаһка баткан. Тәүбә итсеннәр! Аллаһы Тәгалә аларның тәүбәләрен кабул итсен”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. 

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ
№ --- | 05.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»