|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2016 Криминал
Мәдинә шәһәрендә теракт: 5 кеше үлгән, 6 кеше яраланганСогуд Гәрәбстанының Мәдинә шәһәрендә кичә кич булган теракт нәтиҗәсендә биш кеше үлгән, алты кеше яраланган. Бу хакта Sky News Arabia спутник каналына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Теракт Пәйгамбәр мәчете (Әл-Мәсҗид ән-Нәбәви) янәшәсендә оештырылган. Теракт үз-үзен үтерүче террорчы тарафыннан кылынган, шартлату җайланмасын ул мәчет һәм суд арасындагы автопарковкада гамәлгә китергән. Бу вакытта мәчеткә меңләгән кеше җыелган булган. Шартлау нәтиҗәсендә берничә автомобильгә ут капкан. ММЧлары террорчының максаты дип шул вакытта автопарковкада җыелган көч структуралары хезмәткәрләренә һөҗүм итүне атый. "Аль-Арабия" телеканалы хәбәр иткәнчә, боевик ифтардан соң алар янына килгән һәм авыз ачу мәҗлесенә кушыласы килүен белдергән. Шуннан соң террорчы тәненә беркетелгән шартлау җайланмасын гамәлгә китергән.
--- |
Иң күп укылган
|