• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • Тана ите сатыла. Ал, арт сан. Телэгэн санны сайлап ала аласыз. Балтач. 89178802154 Марсель
  • Занятия логопеда, дефектолога. Константиновка, Самосырово. 89003232578
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474

 

 

 

 

 
Архив
 

               

04.07.2016 Милләт

Сабантуй артта калды

25 июньдә “Чекерил” спорт комплексында Сабан туе гөрләде. Җыр-биюләргә, ярыш-бәйгеләргә бай булды милли бәйрәмебез. Матур гадәт буенча, берничә ел рәттән Ижау Сабан туен оештыруда, төгәлрәге, мәдәни программа белән баетуда Татарстанның Саба районы зур өлеш кертә. Быел да сабалылар 60 кешелек зур делегация белән килгәннәр иде.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов ижаулыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, Сабантуйның мөхтәрәм кунакларына күчтәнәчләр өләште.
 
Бәйрәм көнне теләге булган һәр кеше — олысы-кечесе төрле ярышларда катнаша алды. Әйтик, юан беләклеләр үз көчләрен гер күтәрү, кул көрәштерүдә, аркан тартуда сынап карады. Җитезләр биек баганага үрмәләделәр. Чүлмәк вату, станда капчык белән көрәшү дисеңме, һәр ярыш үз тәртибе белән җиренә җиткереп башкарылды. Сабантуйның бизәге — көрәш быел теннис кордында түгел, ә башка мәйданда узды. Иң элек яшүсмерләр бил алышты. Лаеклы алмашчылар үсеп килүе куандырды. Ат чабышлары ике төркемдә үтте. Бу ярышны тамаша кылырга теләүчеләр аеруча күп иде.
 
Ижау Сабан туеның көтелмәгән һәм халык тарафыннан яраткан иң зур кунагы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булды. Удмуртия башкаласына танылган җырчыны нинди җилләр китергән диярсез? Үзе әйтмешли: “Көньяк-көнбатыштан исүче җилләр китергән”. Ижау­да яшәүче, егерме елдан артык аралашып яшәүче, якын дусты Дамир Таҗиевка кунакка килгән ул. Җырламаса да, Ижау халкы Салаватны күрергә бик шат иде. Кайдан гына узса да, җырчыны алкышларга күмделәр, истәлеккә фотосурәткә төшеп калырга ашыктылар. Салават Зәкиевичның да кәефе күтәренке иде. Ул дикъкать белән ат чабышын күзәтте. Катнашучыларның аз булуына борчылуын белдерде.
 
Оештыручылар моның сәбәбен, бүләкләрнең кечкенә булуы белән аңлатырга тырышты. (Ат чабышында беренче урын яулаучы җайдакларга мебель кибетенә 30 мең сумлык сертификат, икенче урынга — домашний кинотеатр, өченче урынга микродулкынлы мич бирелде).
 
Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең җитәкчесе Андрей Гальцин: “Бүген Сюмси районында республикакүләм удмурт халкының “Гербер” бәйрәме уза. Бер үк көнгә ике бәйрәм туры килүен хуп­ламыйм. Киләчәктә моңа игътибар итәргә кирәк. “Гербер”да да ат чабышлары каралган. Сабантуйда чабышкыларның аз булуын шуның белән бәйлим”, — диде.
 
Быелгы Сабантуйда да кече сәхнә эшләде, аны “Яңарыш” газетасы редакциясе оештырды. Үзәк сәхнәдә Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының иҗат коллективлары, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан тарафыннан бәйрәм концерты булды.
 
25 июнь көнне «Чекерил»га көнозын ике маршрут буенча автобуслар йөреп торды. Узган ел Нагорный микрорайоныннан “Чекерил” спорт комплексына хәрәкәт итүче автобус пассажирларны көне буе бушлай йөртте. Быел исә әлеге маршрут буенча автобус 10.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә генә бушлай хәрәкәт итте.
 
Әйе, күп көч куеп уздырылган Сабантуй артта калды, әмма күңелне тырнап торган кайбер мәсьәләләргә тукталмыйча булмый.
 
Башкалабызда Сабантуй бәйрәме бик күптәннән уздырыла. Милли бәй­рәмебезнең “Локомотив” стадионында, Ипподромда узганын хәтерләүчеләр бардыр. Бер чорда ул милли оешмалар тарафыннан гына, нигездә иганәчеләр ярдәме белән оештырылып килде. 2010 елда Ижауга Федераль Сабан туе уздыру хокукы бирелгәч, милли бәйрәмебезгә караш үзгәрде. Хәзер аны оештыруга республика, шәһәр хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелә, шул исәптән финанслауга да.
 
Моннан 7-8 ел элек Сабантуй “Чекерил” спорт комплексы янындагы мәйданда уздырыла башлаган иде. Әмма күпсанлы милләттәшләребезнең шәһәрдән ерак урнашкан, йөрүе уңайсыз дигән теләкләрен исәпкә алып, милли бәйрәмебезне уздыру урыны итеп Ижауның Киров исемендәге ял паркы сайланды. Әмма бу урын да милләттәшләребезнең күңеленә хуш килмәде. Канәгатьсезлек белдереп, шәһәр җитәкчеләренә, милли оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шулай итеп, 2015 елдан Сабантуй кабат “Чекерил” спорт комплексында оештырыла башлады. Тик зарланучылар гына кимемәде.
 
Милли бәйрәмебезне оештыру өчен икенче ел рәттән Ижауның Ленин районы хакимияте җаваплы, милли оешмаларыбыз да бу эштә актив катнаша. Алар иганәчеләрне дә җәлеп итәләр, төп киңәшчеләр, ярдәмчеләр булып торалар. Әмма һәр очракта да җитәкчеләр милли оешма вәкилләренең сүзләренә колак сала дип мактанып кына булмый. “Мы сами с усами”, — дигән әйтем аларга карата ныграк туры килә.
 
Шулай да халык милли бәйрәмебезне уздыру урыныннан һәм тагын кайбер оеш­тыру моментларыннан канәгать булмаса да, төрле даирә җитәкчеләре арасында Сабантуй, киресенчә, популярлаша бара. Быелгы Ижау Сабантуенда депутатлар парады уздырырга мөмкин булыр иде дисәм, ялгышмам. Шулай ук иганәчеләр саны да елдан-ел артып тора. Дәрәҗәле кунаклар исемлеге белән танышып үтик. Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең җитәкчесе Андрей Гальцин, УР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча даими комиссия рәисе Ольга Казанцева, УР буенча Эчке эшләр министры Александр Первухин, УР Спорт һәм туризм министры Игорь Краснов, УР Милли сәясәт министрының беренче урынбасары Павел Орлов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, икътисад буенча комитет әгъзасы Геннадий Глушков, Саба муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, УР Дәүләт Советы һәм Ижау шәһәр думасы депутатлары, Ижау хакимияте җитәкчеләре. Ленин районы хакимияте вәкилләренең: “Без Сабантуйны җитәкчеләр өчен оештырабыз”, — дигән сүзләренең хак булуы раслана инде.
 
Сабантуй тәмам. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, киләсе елда милли бәйрәмебезне кабат зурлап уздырырбыз. 

Альбина ШӘЙХЕТДИНОВА
Яңарыш
№ --- | 01.07.2016
Яңарыш печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments