|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2016 Мәгариф
Балалар турында “кайгырталар”Кеше тормышында мәктәп гаять зур әһәмияткә ия булганын һәр кеше белә. Мәктәп — икенче гаилә. Укучылар үз тормышларының күп өлешен мәктәптә үткәрәләр. Без, Совет заманы балалары, инде күпме еллар үтсә дә, һаман үзебез укыган мәктәпне зур дулкынлану белән искә алабыз. Башлангыч мәктәптә укыган чактагы парталарга хәтле күз алдында. Шулай ук яраткан укытучыларыбыз исемнәрен без беркайчан да онытмыйбыз. Безнең буын кешеләре бик еш кына “элек” һәм “хәзер” дип аталган сүзләр белән мәктәпне чагыштырырга өйрәнгән. Бигрәк тә минем кебек төрле уку йортларында эшләгән, укучыларның төрлесен күргән укытучылар өчен бүгенге көндә уйланырга мәҗбүр иткән проблемалар көннән-көн арта. Хәзер һәрбер укучыда гаджет, һәрбер кабинетта компьютер, видеоҗайланмалар, интерактив такталар, лингафоннар булган мәктәпләр байтак. Безнең шәһәрдә шундый мәктәпләр рәтенә 29, 30, 86нчы лицейлар керә. Шулай ук байтак гади мәктәпләрдә дә шул юнәлештә зур эш алып барыла. Шулай булгач, укучыларның күбесе “4”, “5” билгеләренә генә укырга тиеш, дигән фикер туа. Электрон журналлар, электрон көндәлекләр исә ата-аналарның мәктәп белән элемтәсен ныгытырга тиеш. Ә чынбарлыкта шулаймы соң? Укучыларның мәктәпкә карашы ничек соң? Аларның укытучылар белән мөнәсәбәте нинди? Бар укучылар да көн таләпләренә туры килерлек итеп укыймы? Бу сораулар һәр ата-ананы, уку йорты җитәкчеләрен, укытучыларны һәм барлык җәмәгатьчелекне борчый. Философлар исбат иткән “Һәрбер прогресс регрессны тудыра” дигән әйтем мәктәпкә дә кагыла. Электрон журналлар һәм көндәлекләр, беренче карашка бик уңай — һәрбер ата-ана компьютер кулланып, үз баласының укуда булган уңышларын яки кимчелекләрен белә ала. Мәскәүдә бер эшкуар баласының электрон көндәлеген һәм журналын тикшергәннән соң, аны каешы белән шулкадәр кыйнаган ки, хәтта 6нчы сыйныфта укучы улы күзе күрмәс, колагы ишетмәс булып калган. Хәзер ул әтигә карата җинаять эше кузгатылган. Бу коточкыч хәлне язуы да авыр: ничек итеп үз балаңа карата шулкадәр вәхшилек кыласың?
Инде гаджетларга тукталыйк: мәктәптә алар кирәк, билгеле. Ә икенче яктан, кайбер балалар кирәксә дә, кирәкмәсә дә дәрес тыңлау урынына гаджет белән уйнап утыра, андыйларның белем алу уенда да юк. Шул юл белән ул үзенең сәламәтлеген дә бетерә, белемсез дә кала. Шуннан чыгып, тора-бара бу гадәт баланың “чиренә” әверелә. Ул телефоннан, гаджеттан аерыла алмый, төне буе уйнарга, көне буе йокларга да мөмкин. Бу хакта психологлар, табиблар инде соңгы ике елда шау-шу куптаралар. Безгә бу хакта уйланырлык урын бар. Телевизордан әле бу арада гына бер сюжет күрсәттеләр. Әби оныгын компьютер уеныннан аерырга теләп: “Әйдә, улым, сүндер, аша”, — дигән сүзгә оныгы тузынып: “Уйди, дура”, — дип, аны этеп җибәргән. Даими рәвештә гаджет, Интернетта утыру, уйнау яшь буынның психикасына бик зур зыян сала: баланың холкын кискен үзгәртә, контролен югалта.
Моңарчы әле бер баланы да 9нчы сыйныфны бетермичә торып, мәктәптән чыгару күзәтелми иде. Ә хәзер ел дәвамында 9- 11нче сыйныф укучыларын ияртеп, ата-аналар эшче яшьләр мәктәбенә килә. Көндезге мәктәпләр балаларны туп аткан кебек кенә куып чыгаралар. 45 ел мәктәптә эшләп, мондый хәлне күргән юк иде. Бу балалар белән сөйләшкәннән соң, эсселе-суыклы булып китәсең. Чөнки ул укучыларның мәктәптән куылу яки китү сәбәпләре төрледән-төрле: берәүләр сыйныф җитәкчесе, укытучылар белән уртак тел таба алмый, кайсысын мәктәп җитәкчеләре “имтихан бирә алмаячаксың”, — дип чыгарып җибәрә (күрәсең, мәктәп абруе бала язмышына караганда өстенрәк).
Кайбер балалар, кызганычка каршы, эчкечелек, токсикомания, наркомания юлына басканнар. 15-16 яшьлек кызларның авырлы килеш шушы мәктәпкә “сөрелү” очраклары да бар. Алар инде хәтта “шулай тиеш кебек” горур хәлдә килеп керәләр. Үзләре дә бала, өстәвенә тагын бала табып, ирсез килеш ничек яшәргә җыеналар икән инде алар? Монысы инде ата-аналар һәм мәктәпнең уртак проблемасы. Өстәвенә, ул кызлар тәмәке дә тарталар әле. Хәзер инде шушы эшче яшьләр мәктәбендә үз көнен үзе күргән яшьләр бик күп. Аларның күбесен тормыш авырлыгы шушы хәлгә төшергән. Алар арасында гаилә корганнары да байтак. Ләкин шулар белән беррәттән эшләмичә дә, юньләп укырга йөрмәүчеләр дә бихисап күп. Әйтерсең лә, эшче яшьләр мәктәбе бертөрле төзәтү колониясе. Көндезге мәктәптә юньләп укымаган бала монда укыймы соң ул? Без исә: “Мондый мәктәп һөнәр бирә торган булырга тиеш”, — дигән тәкъдим белән чыгабыз. Тик түрәләр генә безне ишетмиләр.
Аттестатсыз балаларны нинди тормыш көтә соң? Шул булдымы яшь буын турында кайгырту? Ә мәгариф турындагы яңа кабул ителгән Законда эшче яшьләр мәктәбе турында ичмасам бер маддә дә юк. Ә мәгариф өлкәсендә түрәләр мәктәптән кимчелек эзләргә булдыралар, системаны тамырыннан үзгәртү турында уйламыйлар.
Бөтен кешелек дөньясы яшь буынны белемгә, фәнгә тарту өчен көрәшкәндә, бездә белемсез яшьләр арттыру өстендә эшлиләр. Бердәм дәүләт имтиханы да елдан-ел катлаулана. Гомумән, БДИ бирү өчен ел буе репетиторга йөрүче укучылар күп, чөнки ул биремнәрне студентлар да җиңел генә эшли алмый. Мондый хәлнең максаты бер — югары белемле кешеләрне киметү, дип уйлыйм мин.
Гөлфидә МӘРДАНОВА, Ижау шәһәре |
Иң күп укылган
|