|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2016 Экология
Июльнең беренче көнендә Татарстанда нинди һава торышы көтелә?Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, июльнең беренче көнендә, республикада җылы булачак, шул ук вакытта яңгырлар да көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил.
Төнлә һава температурасы 7-14 градус җылы була. Көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.
2 июльгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура 9 градус җылы тәшкил итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|