поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2016 Шоу-бизнес

Айдар Галимов: "Күпчелек депутатлар акча өчен эшләми. Киресенчә, мин күбрәк үземнең кесәмнән чыгарам" (ИНТЕРВЬЮ)

Итагатьле, горур, гади, сөйкем­ле... Аның белән очрашканда күңел­дә менә шушындый хис-тойгылар уяна. Алар җырчының эчке дөнья­сын баетып, тулыландырып, бербө­тен итә. Ә аның җырлары берчә серле төндәге йолдыз яңгыры булып ява, берчә назлы кызыл розалар кебек алдыңа сибелә, берчә халкы­бызның моңлы җан авазына әйләнә.

Аның күп кенә җырларының халык күңеленә бик озакка үтеп керүе дә очраклы түгел. Ә хит дәрәҗәсенә күтәрелгән җырлары дөнья буйлап таралган, халык җырларын да ул халыкча, күңелгә ятышлы итеп башкара. Сүзем – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов турында. Шушы көннәрдә тамашачылар соравы буенча Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында җырчының иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган өстәмә концерты үтәчәк.
 
Шул уңайдан  "Кызыл таң" газетасыннан Рәзилә Низамова Айдар Галимов белән очрашып әңгәмә корган.
 
– Айдар, син елның кайсы фасылын ныграк яратасың? Яңа иҗат мизгелен син гадәттә көзге айларда ачып җибәрәсең. Быелгысыннан язга да өлеш чыгаргансың. Бу нәрсә белән бәйле?
– Табигатьнең һәр мизгеле матур, дигәннән чыгып, мин аларның барысын да яратам. Карлы кыш та, көз дә үзенең матур төсләре белән якын миңа, ә шулай да язны, балачактагы кебек, ныграк сагынып көтеп алам, ахрысы, сирень чәчәк аткан майлары өчендер...
 
Концертларга килгәндә, мин аларны елның бер мизгеленә генә бәйләмәс идем. Алар төрлечә, кыш та, яз да башланганнары булды. Дөрес, кайбер ерак төбәкләргә тамашачылар теләген үтәү йөзеннән бер чорда барырга тырышам. Чөнки алар шушы вакытта мин килүгә күнеккән, көтеп торалар. Ә Уфа үзебезнеке, монда кайчан да була. Көзен концертларым шаулап үтте, ә язгысы күп сораулар буенча оештырыла. 
 
Аннары ерак төбәкләрдән яңа фикерләр, кичерешләр белән баеп кайттык. Шуңа бәйле чыгышларыбызда ниндидер үзгәрешләр, сюрпризлар да булачак. Чирек гасырлык иҗатка багышланган бу программаны шушы рәвешле Уфада һәм Казанда тәмам­ларга булдык. 

– 25 ел дәвамында сәхнәдә булу күп нәрсә турында сөйли. Шулай да беренче концертың кайда һәм нинди шартларда үтте? 
– Монда кайсы сәхнәне алып карый­сың бит. 3-4 яшьлек чагымда күрше әбиләр урындыкка бастырып җырлат­каннымы, мәктәп хорында солист булганымнымы. Чыгышлар авылның агач клубында да, район үзәге сәхнәсен­дә дә үтте. Ул чакта башкарылган “Алмачуар”, “Ак күгәрчен” җырлары әле дә хәтердән чыкмый. 8нче сыйныфтан соң автотранспорт техникумына укырга кергәч тә “Алло, мы ищем таланты” кичәсендә катнаштым, үзем баян уйнап, “Юрүзән” җырын башкарып, тәүге зур җиңү яуладым. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән бу ча­рада, мине көчле алкышларга күмделәр. Ул алкышлар әле булса колакта яңгырап тора. Минем сәхнә язмышыма, бәлки, алар да сәбәпче бул­гандыр.
 
– Юбилей концертында да син баянда уйныйсың бит әле.
– Укырга төшкәнче әтидән качып гармунда уйнарга өйрәнгән идем. Ни өчен качыпмы, чөнки ул бик яхшы гармунчы. Әти алдында оят булгандыр инде. 7нче сыйныфта ул миңа баян алып бирде. Һәм бу уен коралы гомерлек юлдашыма әйләнде. Техникумда да, армиядә дә гармун тарткаладым. Ул вакытта гитарада да уйнарга өйрәнеп өлгергән идем. 
 
Армиядән кайтып, БДУның юридик факультетына укырга кергәч тә әле җырчы төп һөнәремә әйләнер дип уйламадым, бу миңа соңрак килде. Шуны аңлагач, музыкаль белемемне камил­ләш­терү, үстерү теләге башта – сәнгать училищесына, аннары иститутка алып килде. Баштагы чыгышларым ничектер яшьлек дәрте белән үзеннән-үзе килеп чыккандыр, дип уйлыйм.
 
– 25 еллык иҗатыңны синең өчен мөһим этапларга бүлеп буламы?
– Ул илебез кичергән чорларга бәйле булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки без башта бер җәмгыятьтә яшәдек, аннары бөтенләй башка тормышка күчтек. Андагы үзгәрешләр язмышларыбызда да тирән эз калдырып үтте. Бу аеруча 1991-98 елларда нык сизелде. Ил таралды, ә халык концертларга ургылды. Мин бу очракта милли эстрада турында сүз алып барам. Бу феноменны мөстәкыйль­лек алу, халыкның үзаңы үсүе, сәнгать аша бердәмлеккә омтылуы белән аңла­тырга мөмкиндер. Анда бит артык реклама да кирәкмәде, ихатага афиша элсәң, шул да җитә иде. Ә безнең 3-4 көн эчендә хәтта 9-10 концерт биргән чаклар булды.
 
Күп кенә эстрада төркемнәре таркалды, 1993 елда оешкан “Айдар” студиясе исә яшәвен дәвам итте. Аның эшчәнлеген җәелдерү минем өчен үзе бер мөһим чор булды. Иҗат юлымда бик күп яңа кешеләр очрады. Рифкать Исрафилов белән очрашуны аерым бер этап буларак билгеләп үтәр идем. Рифкать Вәкил улының киңәшләре бик урынлы булды, аның белән берничә программа эшләдек. Коллективка яңа көчләр килде.
 
Әлбәттә, шәхсән үзем һәм иҗатым өчен дә бик авыр, аңлашылмаучылык белән тулы сынау чорын да үттем. Үсеш өчен бу да кирәк булгандыр. 
 
Тормышта ир-атка йөкнең авыррагын тартырга туры килә. Монда дәүләт эше дә күз уңында тотыла. Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты булып киткәч, аны ни рәвешле сәнгать белән бергә алып бару турында уйландым. Шунда безнең программа өстендә эшләүче бер рәссам ханым әлеге ике юнәлешне бер итеп карарга киңәш итте. Чыннан да бу бик дөрес. Минем өчен бу бер эш. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның “җырчы­ның да, депутат­ның да микрофоны бер бит”, дигән киңәше дә көчле йогынты ясады. Миңа бит җырчы сыйфатында да мөрәҗәгать итүчеләр күп. Алай да мин нәрсәдер эшләргә тырышам. Хәзер менә шушы ике юнәлешне бер мичәүдә алып барам.
 
Сүз дә юк, җырчы җырларга тиеш. Әмма шушы ук катлам кешеләренең мәнфәгатьләрен дә якларга кирәк. Депутат статусы аларны чишүдә киңрәк мөмкинлекләр бирә. Әлеге вакытта мин сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре белән шөгыль­ләнәм. Икенче яклап караганда, бу эшләрне без эшләмәсәк, кем эшләр? Безнең буын мәктәп елларыннан ук шушындый җәмәгать эшләренә өйрә­неп үсте бит. Кулыңнан килгәнне эшли­сең. Әмма монда да кулны тотучы нәрсәләр очрап тора. Бу төбәк депутатларына вәкаләт­ләр җитмәүгә, финанслауга һәм закон­нарның камил булмавына бәйле. 
 
Менә әле алдымда өч хат ята, андагы мәсьәләләрне чишү өчен хөкүмәт вәкаләтләре сорала. Әмма без дә тик тормыйбыз, төрле юллар табарга тырышабыз.
 
Бер уңайдан шуны да әйтеп үтәсем килә, миннән еш кына депутат буларак: “Күпме акча аласың?” дип сорыйлар. Бездәге күпчелек депутатлар акча өчен эшләми бит, киресенчә, мин күбрәк үземнең кесәмнән чыгарам. Ярдәм­челәрем дә акча алмый. Бездә 110 депутатның 95е үз исәбенә эшли, күбрәк җәмәгать башлангычында.
 
Әле менә 9 майда Бишбүләктә ветераннар белән очрашу, Миякәдә үс­мерләр арасында футбол буенча республика турниры үткәреп килдем. Призлар тапшырдым, бүләккә гармун алып кайттым. Концертларда җыелган кочак-кочак уенчыкны районда мохтаҗ балаларга тапшырдым. 

– Татар-башкорт яшәгән төбәк­ләр­дә телне онытмыйлармы? Концертларга яшьләр йөриме? Кайсы җырлар­ны ошаталар, сорап алалар?
– Кайда да урындагы халыкның көчле йогынтысы сизелә. Латвия, Эстония, Австралиядә дә шулай. Сан-Францискода яшәүче татарлар, мәсәлән, анда үзләрен бер тузан бөртеге итеп санап та телне саклап кала алган икән, милләттәшләр күпләп яшәгән безнең төбәкләрдә телне саклый алмау зур гөнаһтыр ул. Бу яклап Финляндия татарларын үрнәк итеп куярга мөмкин булыр иде. Мин анда беренче тапкыр 1996 елда булдым. Чыңгыз исемле бер абый юлда барганда кесә телефоныннан швед кешесе белән – шведча, финнар белән – финча, ә өйдән шалтыратучылар белән гел татарча гына сөйләшеп таң калдырган иде. Нью-Йоркта шунда туып-үскән Камил исемле бер егет безнең белән үз телебездә генә аралашып, шулай ук, гаҗәпкә калдырды. “Бабам усал иде, өйдә инглизчәне аңламаганга салыша торган булды”, – дип аңлатты безгә. Шуңа күрә монда барысы да үзебездән, гаилә тәрбиясеннән тора, дип әйтер идем. Ә читтә, бездән еракта яшәгән, милләттәшләребездә телне саклап калу теләге көчлерәк. Телебезне буыннан-буынга кадерләп тапшыра белсәк иде. 
 
Аллага шөкер, концертларга яшьләр йөри. Аларны концертларда күреп шатланам, хәтта горурланам. Төрле төбәктә төрле җырны сорыйлар. Кайчак аңлата да алмыйм. Инде бик күп популяр җыр­лар бар кебек. Ә халык “Кызыл розалар”, “Син минем җанымның яртысы”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек җыр­ларны һаман сорый. Күңелләре белән кушылып җырлыйлар. Испа­ниядә Хулио Игле­сиасның концертында булган идем, шунда меңләгән тамаша­чының аның җырларын башыннан ахырына кадәр бер булып җырлап утыруын күрү искиткеч күренеш булды. Бу – фантастика!
 
– Бер елны Куергазы районында юлларыбыз кисешкән иде. Шунда халыкның Айдар Галимовны тезелеп басып ихлас озатканына шаһит бул­ган идем. Чыгышларыгызны кайда ничек кабул итәләр һәм ничек озаталар?
– Төрле җирдә төрлечә. Мәсәләң, бу хәл 25 ел элек Федоровка районы­ның Динес авылында булды. Анда район үзәгендә һәм берничә авылда концерт куйдык. Бу авылда инде хушлашып чыгып бара идем, бөтен халык клуб алдында җыел­ган. “Айдар улым, карадык, үз та­вышың белән дә җырла әле”, – дип сорадылар. Шунда тышта микрофонсыз гына җырладым.
 
Уфада миңа карата җылы мөгамәлә саклана, иҗатымны бәяли беләләр. Казанда җырларымны шулай ук яхшы кабул итәләр. Быелгы концертларда гына да Мәскәүдә дә, Чиләбедә дә чыгып биеделәр, ә Чаллыда матур итеп киенеп килгән әби белән бабай сәхнәдә өздереп биеп алдылар.
 
– “Айдар” студиясе аша бик күп яшьләр сәнгать дөньясына аяк басты. Алар белән элемтә сакланамы?
– Аллага шөкер! Монда беркем дә очраклы гына килми, сәнгать җанлы балалар килә. Алар – миннән, мин алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Төрлесе төрле якка таралса да, шуңа хәйран калам, инде хәзер төрле коллективларда иҗат итүче яшьләрнең күбесе кайчандыр студиягә йөргән булуы ачыклана. Кемдер бөтенләй араны өзеп киткән икән, димәк, сәнгать аныкы булмаган. Бирегә сәхнә­нең матур ягын гына күреп килүчеләр дә бар бит. Шулай да сәләтле балалар булуы сөен­дерә. 
 
Вәсилә Фәттахова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бу баланың кайчандыр безгә килеп керүе шулай ук очраклы булмагандыр. Ансыз сәнгатьтә нәр­сәдер җитмәгән кебек булыр иде. Аның образы, тавышы, язмышы әле булса күпләрне уйландыра. Ә бит аңа күпне күрергә, кичерергә туры килде. Сынмады, сыгылмады. Вәсилә безне уйландырды, бергә туплады, артист тормышына игътибарны арттыру кирәк­леге турында кисәтте.
 
Безнең студия аша сәхнәгә килгән, яшьләргә үрнәк булырдай җыр­чылар­дан Эльмир Газизуллин, Гөлнара Хәсә­нова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова, Рөстәм Гыйззәтуллинны билгеләп үтәр идем. Әле минем белән җырлап йөрүче Зилия Бәхтиева да искиткеч талантлы кыз. 
 
– Юбилей концертының исе­мендә үк иҗатыңның яңа бер чоры башлануы турында әйтеп үтелә. Концерт программасы бай һәм бер сулыштан карала. Моның сере нәр­сәдә?
– “Яңа сулыш” ул – команданы, иҗади көчләрне туплау, дип әйтер идем. Концертны яшь җырчыларыбыз Зилия Бәхтиева белән Руслан Габбасов тулыландырды, кастинглар үткәрдек, костюмнар әзерләдек. Өч яңа биюче сайлап алдык. Биюләрне сәхнәгә куючы да яңа кеше. Җырларны үзем сайларга тырышам. Сәхнәнең техник яктан җиһазла­нышына да зур игътибар бирелде, экран – үзе бер зур эш. Ул күп акча салуны таләп итте. Ярый әле спонсорларыбыз бар. Әнә шулар барысы да ахыргы нәтиҗәне бирә дә инде. Әмма монда режиссура һәм техник җиһазланыш кына җитми. Ниндидер шоу да тамашачыга барып җит­мәскә мөмкин. Чөнки програм­маның җаны, үзәге булырга тиеш. Һәм аның күңел­дән, йөрәктән чыккан булуы мөһим. 
 
– Айдар, без синең спортка бирелгәнлегеңне дә беләбез. Спорт сиңа сәхнәдә ярдәм итәме?
– Спорт – минем яраткан шөгылем. Сәхнәгә чыгар алдыннан иртә белән күнегүләр ясап аласың, йөгереп сулыш­ны ачасың, хәрәкәтләнәсең. Шәхсән мин үзем гастрольләр вакытында да һәр минуттан файдаланырга тырышам. Фитнес залларына йөрергә вакыт калмый. Стадионда да, телевидение аша да мин спортта инде. Хоккей, футбол уйныйм, теннис карарга яратам, тау чаңгысы – минем хобби. Туган авылым Олы-Кәркәледә 7 тапкыр футбол ярышлары оештырдым, быел, форматны үзгәртеп, Кыргыз-Миякәдә планлаштырдык. Анда 7-8 район катнашты. Балаларга медаль­ләр, төрле бүләкләр, сюрпризлар әзер­ләдек. Җырчы дусларым да бу чаралардан читтә калмый. Анда төрле елларда Наил Шәй­мәрданов, Радик Динәхмәтов, Эльмир Газизуллин, Инсаф Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгизә кызым катнашты. Балалар спорт белән дус булып үссә, аларның киләчәккә ышанычы арта. Ә без аларга бу юлда ярдәм итәргә бурычлы.
 
– Кызың Айгизә дә сәхнәдә популярлык яулый башлады. Ул бу концертта катнашамы? Балаларың җырга тартыламы?
– Айгизә бу концертта катнашты. Без аны рәссам, я мультипликатор булыр, дип уйлаган идек. Чөнки җырчы юлы кызлар өчен җиңел түгел. Әйе, ул да минем юлны сайлады, күңеле җырга тартыла, әле зур теләк белән шуңа укып йөри. Киләчәкне дә шулай күз алдына китерә. Иң мөһиме – кызым сәламәт, бәхетле булсын. Нишлисең, киләчәк яшь­ләр кулында, алар алдында киңрәк офыклар ачыла, аларның очышы да башкачарак, югарырак булырга тиеш. Балалар бездән уздырырга тиеш бит. Шушы юлдан китә икән, барып чыгардай булсын, югарырак омтылсын, мин башкара алмаган хыялларны, бәлки, ул тормышка ашырыр, дигән өметтә яшим. Олы кызым Гүзәл музыка мәктәбендә укыды, яхшы музыкант, пианинода уйный. Данияр улым, шулай ук, музыкаль белем ала, музыкага бик әвәс. Алар – безнең өметебез һәм ышанычыбыз.
 
– Айдар булып яшәү җиңелме?
– Айдар булып яшәү авыр да түгел, җиңел дә түгел. Аннары мине продюсерлар уйлап чыгармады бит, мин ничек бар, шулай, үзем булып яшим. Әлбәттә, сәхнәнең үз кануннары бар, аларны үтәргә кирәк. Шулай да мин плакаттан, телевизордан төшкән Айдар Галимов булып йөрмим. Айдар ул, аңа үпкәләсәң дә, сөенсәң дә – минем язмышым. Айдар ул – мин үзем инде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»