поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2009 Мәдәният

ҖАННЫ ДӘВАЛАУЧЫ МАЛ ТАБИБЫ

– Мин «Камал театры – татар культурасының бозваткычы» дигән принцип буенча яшим, милләтебезне Европада, Азиядә, Россиядә таныту өчен театр, заман әдәбиятыбызны (аерым исемнәрдән тыш) күптән артта калдырып, шактый зур эш башкара, – ди театр белгече Нияз Игъламов. Аның бу фикере кемнәрнедер ачуландыра да ала. Әмма сак кыланып «уңай якка гына сыйпый торган» сүзләр сөйләп торса, Нияз Нияз буламыни?

…Камал театрында ул «Нияз Игъламов» дип аталган бер күренеш буларак көтмәгәндә-уйламаганда пәйда булды. Пәйда булды да, кемнәрнедер гаҗәпләндереп, кемнәрнедер үпкәләтеп, кемнәрнедер елмайтып, үз сүзен әйтә башлады.

 

– Камал театры штаты буенча әдәби бүлек мөдире саналсагыз да, сезнең биредәге бөтен эшкә катнашыгыз бар бугай. Кыскасы, Камал театрында көтмәгәндә Нияз Игъламов дигән эш урыны барлыкка килде. Бу кем идеясе? – дип сорадым мин аннан, бер буш вакытын туры китереп.

 

– Әйе, сезнең белән тулысынча килешәм – мин завлит кына түгелмен. Мин, бер яктан, энергияле, инициативалы, ә икенчедән – җаваплы кеше (… диде Нияз һәм үзе үк «мактанчык та икәнмен» дип өстәп куйды. – Р. М.) Тотынсам – эшлим. Ә идея дигәннән, Ходай үзе кушкан идеядер ул… Хәер, мине бит театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев эшкә чакырды, димәк, аның идеясе… Гомумән, бу идея түгел, ә нәтиҗә. Кайбер очракта Нияз Игъламов булып эшләү миңа файда бирсә, кайчакларда зыян да китерә. Әмма мин урыныма ябышып ятмыйм. Урыс әйтмешли, хәзер барыбызга да «…и швец, и жнец, и на дуде игрец» булырга кирәк. Бу – XXI гасыр тенденциясе. Миңа, пьесалар укудан тыш, бик күп башка эшләр башкарырга туры килә: пиар-акцияләр, матбугат конференцияләре, журналистлар белән аралашулар, халыкара проектлар… Татар театры үзгәрә, иске тамашачыны яңасы алыштыра. Татар театрының тамашачысы азайганга кемдер шатлана, кемдер кайгыра, кемдер, «Сәлимҗанов булмаганга шулай» дип, үз нәтиҗәсен чыгара. Минемчә, Марсель Хәкимович булса да, хәзер хәл шулай ук булыр иде. Чөнки алтмышынчы-сиксәненче елларда төзелешләр башланып, авыл кешеләре шәһәргә күченә башлады, күңел ачу үзәкләре, төнге клублар булмагач, конкуренция аз, алар театрларга йөри иделәр. Элек кеше 8дән 5кә кадәр үз эшендә генә эшләп, тиешле хезмәт хакын ала да, аның кич каядыр барырга вакыты кала иде. Хәзер кеше акча алу өчен көне-төне эшли, театрларга йөрергә вакыты җитми. Монда театр да, баш режиссер да, репертуар да гаепле түгел.

 

– Нияз Игъламов шундый кыен чакта театрны коткарып калырга алынганмыни?

 

– Мин бит Мәһди түгел, коткаручы да түгелмен, чөнки күп нәрсәләр миннән тормый, спектакльләрне дә мин куймыйм, сәхнәдә дә уйнамыйм. Минем театрдагы ролем тамашачыны кызыксындырып театрга тартырга, спектакльләр турында җәмәгатьчелек фикере тудырырга тырышудан гыйбарәт. Бөтен татар театрлары тамашачыны югалтып барганда без әле иң кыен хәлдә түгел. Нинди көчле язучыларыбыз бар, ә китаплары сатылмыйча ята. Югыйсә халык китап аз укымый, театр аз карамый. Бу – система кризисы.

 

– Шушыларны уйлагач, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнәм, барыбер нәтиҗәсе юк, дип депрессиягә бирелмисезме?

 

– Депрессиядән депрессиягә яшәлсә дә, бирешмәскә тырышабыз. Өметләнәсең инде! Иҗат кешесенең күңелендә милләтпәрвәрлек хисе бар икән, үзе булдыра алганны эшләргә тырыша.

 

– Тоннельнең икенче башында яктылык бар кебекме?

 

– Катлаулы сорау… Күрергә тырышам.

 

– Нияз, Сез, ике сезон театрда эшләп, хәер, бәлки аңарчы ук башлангандыр, кемнәр беләндер матбугат аша да, үзара да бәхәсләшергә, талашырга өлгердегез, кемнәрнедер үпкәләттегез. Бу уйлап бетермәгәннән шулай килеп чыгамы? Әллә махсус эшләнәме?

 

– Гадәтем шундый. Мин кызурак кеше, провокацияләргә тиз бирешәм, театрга кагылган сүз булса, җавап бирергә тырышам. Язучы Рифә Рахман белән полемика мин театрга килгәнче үк башланды. Һәр нәрсәнең төрле ягы була, бу бәхәс миңа популярлык та бирде. Әмма ул махсус эшләнмәде, мин һәр язганымны ихлас күңелдән язам. Рифә Рахманны яклап чыккан язучы Зәки Зәйнуллин белән озак бәхәсләштек, хәзер дуслашып беттек. Ул да, мин дә начар кешеләр түгел. Бары тик башта аңлаша гына алмадык. Без – театр кешеләре, ә драма театры конфликтсыз яши алмый. Драматизм конфликттан туа.

 

– Андый аңлашулардан соң күңелдә юшкын каламы?

 

– Үтеп китә, нәрсәдер каладыр да... Минем һәрвакыт үз фикерем бар. Дөрес, ул кайвакыт үзгәрә дә... Хәзер сирәгрәк, масштаблырак әйберләр яза башладым. Әмма бәхәсләр барыбер чыга, чөнки театр турында күп чакта шулкадәр белемсез һәм надан кешеләр примитив итеп язалар. Татар дөньясында «Без монда гына яшибез, бу безгә хас, монысы хас түгел» дигән бер тенденция бар. Яңа гасырда алай яшәп булмый, хәзер башкалар яшәеше белән танышып-белешеп торырга кирәк.

 

– Нияз, сезне Фәрит Бикчәнтәев иҗатына мөкиббән дип беләм. Сез аның һәр эшеннән ризамы? Әллә кайчакларда аңа каршы да киләсезме? Килешмәгән очракта да аны яклыйсызмы?

 

– Килешмәгән очракта да яклыйм – эшем шул. Без үзара бәхәсләшәбез, әлбәттә, әмма театрның әдәби бүлек мөдире буларак, мин аның белән килешәм. Чөнки мин аның линиясен аңлыйм һәм хуплыйм. Куйган спектакльләре дә дөньяга карашым белән туры килә.

 

– Казандагы һәм Татарстандагы башка театрларның эшләре белән танышып барасызмы? Аларның нинди уңай якларын санап үтә аласыз?

 

– Әлмәт театрын бик яратам. Анда бик көчле труппа. Аларның төп проблемасы – труппаны бер йодрыкта тота торган баш режиссер булмау. Тинчурин театрына тизрәк биналы булуларын телим, бинасыз йөрү эш түгел. Татар курчак театрын бик яратам, премьера саен йөрим. Без милләт, тел мәсьәләләре турында сөйләшкәндә киләчәгебезнең балалар икәнен онытабыз. Курчак театры башка бер театрдан да ким түгел.

 

– Курчак театры дигәннән… Нияз, мин Сезнең анда бер спектакльне кабул иткәндә үзегезне тотышыгызны яхшы хәтерлим. Бөтенесе җитди итеп фикер алышканда Сезнең чыгышыгыз үзе бер тамаша иде.

 

– Ул минем индивидуальлегем. Тәнкыйтьченең чыгышы, чыннан да, үзе бер театр булырга тиеш. Алар уйнадылар – хәзер мин алар өчен уйныйм. Ләкин әйткән сүзләрем уен түгел иде. Җитди темалар турында сөйләдем. Ә үз-үземне тотышым... мин аны махсус эшләмим. Гомумән, имидж турында уйламыйм. Мин үзем шундый кеше.

 

– Нияз, монысы да имидж түгелме? – дим, Ниязның ялтырап торган башына ишарәләп.

 

– Баш формасы ямьсез түгел кебек... – ди ул, көлеп. – Башта юри генә башымны кырып караган идем – ошап китте һәм кыра башладым. Дөресен әйткәндә, бераз пеләшләнә дә башлаган идем, кырынгач, шуны да яшереп була. Аннары чәч булмагач, баш ял итә, һава сулый…

 

– Сез татар театры белгеченең улы булсагыз да, театрга башка һөнәр аша килдегез. Ветеринар нигә кабат кешеләр дөньясына кайтырга уйлады?

 

– Кайсысы кешеләр дөньясы икәнлеген кем белә инде?! Мин эшемне ярата идем. Хәзер дә сагынам. Яхшы табиб идем. Клиниканың баш табибы булдым. Сыерга кесарево операциясенә кадәр ясаганым бар. Әмма театр үзенә тартты. Берара ике арада йөрсәм дә, театрны сайларга туры килде: монда кирәклегемне тойдым. Чөнки милләт һәм мәдәният турында сүз бара. Бу пафослы сүзләр генә түгел. Ветеринар да кирәк һөнәр, әмма татар милләте өчен мин театрда кирәгрәк.

 

– Сезнең бер мәкаләгездә шәһәр балалары өчен татар әлифбасы кирәклеге турында сүз булган иде. Безнең бит замана баласы укырлык әлифбабыз да юк, ә син милләт дисең…

 

– Улымны укытыр вакыт җиткәч, әлифбаны күреп аптырап калган идем. Мин яшәгән ил таралды, ә әлифба шул ук калган. Улым рәсемнәрен карый да, аптырап: «Бу нәрсә?» – дип сорый. Комбайнны да, умартаны да, башка рәсемнәрне дә танымый, күргәне юк. Алар – шәһәр балалары. Шәһәрдә тел саклау проблемасы болай да кискен тора. Яңа дәреслекләр, яңа программалар кирәк. Ни кызганыч, сәнгать һөнәрләренең абруе төшеп бара. Демографик кризис аркасында югары уку йортларына кеше җитми, быел иҗади уку йортларында конкурслар барып чыкмады. Фәрит Бикчәнтәев театр училищесына бары тик үз шәхесенең авторитеты аркасында гына 22 кеше җыя алды. Хәл елдан-ел начарланачак…

 

– Быел театр училищесында Сез дә укытачаксызмы?

 

– Әйе.

 

Һәрвакыт үз фикерен әйтергә һәм шул фикерен якларга күнеккән Нияз белән әңгәмәне аның күндәм генә әйтелгән «Әйе» дигән сүзе белән тәмамлыйсы иттем. Бер дә Ниязча ук булмаса да…

Ул сезне театрга чакыра. Татар театрына!


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ 170-171 | 14.09.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»