поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.04.2008 Җәмгыять

"ГАВРОШЛАР" – ЯНӘШӘБЕЗДӘ ГЕНӘ

Редакциябезгә Казанда яшәүче укучыбыз Тәскирә апа чылтыратып, үзенең борчуын хәбәр итте: "Оныгыбыз башкаланың 51 номерлы мәктәбендә беренче сыйныфта укый. Янәшәдә генә "Гаврош" дип исемләнгән социаль приют урнашкан, анда урам балаларын җыеп карыйлар. Шул "гаврошлар" безнең 51 нче мәктәпкә укырга керә. Оныгыбызның сыйныфында да шундый бер кыз бала укый икән. Беренчеләр бер дәрес укыганнан соң ашханәгә ашарга йөриләр. Оныгым кайтып сөйләде – теге "Гаврош" баласын ашатмыйлар икән. Ашханәгә таба барышлый коридорда ниндидер сызык бар, теге кыз шул сызыкка кадәр атлый да, шып туктап, сикергәләп, башкаларның чыкканын көтеп тора ди.

Укытучыларыннан сораган идек,  "Аларны "Гаврош"та ашаталар", – дип аңлатты. Акча җыеп үзебезнең  ашатырга исәбебез дә бар иде. Ә бит класстагы балаларның яртысы,  гаилә  хәлләре авыр булу сәбәпле, бушлай ашап йөри. Аның өчен төрле   белешмәләр дә таләп итмиләр. Шул бушлай ашаучылар исемлегенә бу кыз баланы да кертеп булмый микәнни? Ашау  өчен  атнасына 100 сум тапшырасы бит хәзер. Болай да соңгы партада берүзе генә утырган ташландык баланы башкалар белән бергә ашатмыйча кимсетүләрен күреп тору кызганыч. "Тамагы тук", "Гаврош"та ашап керә", – дип әйтәләр. Безнекеләр дә  өйдән ашап китә инде, мәктәп, ашханәсендә дә ашый. Колбаса белән ипи дә биреп җибәрәбез.  Бала-чаганың тамагы һаман саен ачып тора ич ул".

Балаларны  күрәләтә ачтан  интектермиләрдер инде, монда  хәлләрнең  ничегрәк икән дип 51 нче санлы мәктәпкә юл алдык. Мәктәп каршысыннан тимер юл уза икән – кычкыртып поезд  узып китте. Шушы тимер юлы белән килгән яшь "сәяхәтчеләр" дә "Гаврош"ка килеп эләгә инде. "Гаврош", чыннан да, 51 нче мәктәпкә терәлеп үк тора диярлек. Мәктәпнең директоры Владимир Ершов хәлне болай дип аңлатты: "Гаиләдәге төрле сәбәпләр аркасында "Гаврош"ка килеп эләккән балалар анда вакытлычага дип урнаштырыла бит. Берәр гаиләгә асрамага алынганчы, яки балалар йортына тапшырылганчы. Вакытлыча  гына укып торгач, "Гаврош" балалары бездә теркәлмәгән. Социаль яклау министрлыгына караучы "Гаврош" барлык чыгымнарны күтәрә. Ягъни, балаларның ашау-эчүләре, киенү-торулары тулысынча шунда. "Гаврошар" иртәнге ашны  шунда ашап керәләр. Көндезге ашка да шунда керәләр. Күрдегез бит инде – "Гаврош" бинасы безгә терәлеп үк тора. Мәктәбебезгә караганда  күпкә яхшырак ашаталар әле. Минемчә, монда бернини дә проблема юк. Башка әти-әниләр "Гаврош" балалары өчен борчылалар икән, мин моңа шатланам гына. Акча җыелышабыз, безнең балалар белән бергә кереп ашасын дип әйтсәләр, мин каршы киләмме инде? Безнең мәктәпкә "Гаврош"лар теркәлмәгән булгач, Казан мэры Илсур Метшин ел да беренчеләргә  бирә торган бүләк – матур китап та бу балаларга эләкмичә кала. Чөнки китап бала саны буенча бүленә бит. Анысын бик җайлы хәл итәм – район мәгариф бүлегенә  гариза язып, җитмәгән китапларны үзем юллап кайтам. Бирмибез дип берәүнең дә әйткәне юк. Сыйныфлары белән театр-тамашаларга бара башласалар,  һәрбер бала өчен әти-әни 20-30ар сум акча тапшыра. Ә "Гаврош" өчен кем түлиячәк? Монысы да безнең мәктәптә ыгы-зыгысыз хәл ителә – мондый балалар өчен  сыйныфның "копилкасы", уртак фонды бар. Һичьюгында, сыйныф җитәкчесе, завуч яки директор түли. Әйтик, минем янга "Гаврош" баласы кереп: "Владимир  Юрьевич, Казанның Мәскәү районында минем  апа яши. Шуның янына барып кайтырга акча бирегез әле", – дип керсә, мин ничек бирмим инде? "Барып кайт, качма, кайткач шундук үземә чылтырат", – дип кисәтеп җибәрәм.

Мәктәбебездә җәмгысе 30лап "Гаврош" укып йөри, төрлесе  төрле сыйныфларда. Кайсы – бер ай, кайсысы – өч-дүрт,  җиде ай укып китүчеләре бар. Укытучыларның хезмәт хакы бәләкәй бит. Көн саен аларга 10-15әр тәңкә таратып утыра башласалар, бөтенләй ыштансыз калырга мөмкин анысы. Тик бала берәр  булочкага ымсынып карап тора икән, сатып алып ашатмыйча калмыйлар".

Директор белән сөйләшеп утырганда, бүлмәгә күз төбе кара янган бер малай килеп керде. Ниндидер кәгазьгә кул куйдырырга кергән икән. "Гаврош"тыр  инде бу", – дип уйлап куйдым,  һич икеләнмичә. Ә малай чыгып киткәч, Владимир Юрьевич минем бу уйларымны сизгәндәй: "Менә бу малайның әтисе дә,  әнисе дә, абыйсы да бар. "Гаврош"та  түгел, өйдә яши. Холкы йомшак булгач, сугышканда эләккәндер инде. Урам балалары дигәч тә, "Гаврош"ларны куркыныч дәрәҗәдә катлаулы,  тәртипсез дип әйтә алмыйм. Ару гына гаиләдә яшәүче кайбер укучыларның холкы күпкә авыррак та әле. "Гаврош"лар – сикәлтәле тормыш юлыннан ничек тә  яшәргә тырышып баручы, ачы язмышлы балалар". Мәктәпкә үз балаларын йөртүче ата-аналарның күпчелеге, Тәскирә  апа шикелле, "Гаврош"ларны  кызганып, хәлләренә керергә тырышалар. Мондый балаларның бу мәктәптә  укыганлыгын белеп, үзенекеләрен бирегә китерергә баш тартучылар да юк түгел икән. "Урам балаларының" начар йогынтысыннан куркалардыр инде.

"Гаврош"ка вакытлыча гына дип кабул итегән балалар кайчак анда еллар буена яши икән.  Шундый бер кыз ике елдан артык торып, 51 нче мәктәптә  укыган. "Балалар йортына билгеләнеп, китәргә вакыты җиткәч, күз яшьләре белән елады, китәсе килмәде,  – диде Владимир Ершов. – Безне укырга кире алыгыз әле дип сораучылар да бар. Монысын без хәл итә алмыйбыз инде.  "Гаврош"ка нинди генә балалар килеп эләкми! Биографияләрен тикшерә башлыйсың – Казан, Чаллы, Алабуга, башка төбәкнең кайсыдыр мәктәбендә теркәлгән була ул. Ә чынлыкта исә парта артына 1-2 ел утырмаган. "Гаврош" директоры белән киңәшләшеп, ничәнче сыйныфта утыртырга микән моны  дип уйлашабыз. Әйтик, яше буенча алтынчыда укырга тиеш, ә үзе  хәреф  тә  танымый. Бала белән сөйләшә башлыйсың – соңгы елларда базда яшәгәннәр, нәрсә  туры килсә,  шуны ашаганнар. Кызганычка каргы, өйдә, гаиләдә үз әти-әниләре белән яшәүче бик күп балалар да авыз тутырып ашый алмый. Безгә төрле катлам халкы балаларын укытырга китерәләр. Кайчак иртән баскыч төбендә күзәтеп торам –  кайбер укучыны кыйммәтле машинада китерәләр, ә кайсыберсен исерек әтисе  "озата килә". Мәктәптә ашап кайтыр ичмасам дип йөртүчеләр дә бар".

"Гаврош" ике  катлы, уңайлы бинада урнашкан. Барлык бүлмәләрен күрсәтеп чыктылар – бик матур, уңайлы йорт-җиһазлары белән тутырылган. Нәкъ өйдәгечә, "кәҗүнни"лек бөтенләй сизелми. Олырак балалар бүлмәсенә килеп кергәндә берничә яшүсмер йомшак диванга утырып телевизор карыйлар иде. Берничәсе дәресләрен карый, бер кыз  бәйләм бәйли.  Бәйләүче кыз – 17 яшьлек Ләйлә биредә 3 ел  яши икән инде. Әти-әнисе үлгәч, "Гаврош"ка китергәннәр. Әйбәт кенә яшәп киткән. Шуннан соң аны бер  гаиләгә асрамага алганнар. "Ник монда кире кайттың?" – дип төпченеп тормадым. "Монда рәхәт, шушында минем өем", – дип әйтеп куйды Ләйлә үзе. Әти-әнисеннән калган фатирны аена 5 мең сум  хисабыннан башка кешеләргә биреп тора. "Мин юридик колледжда укыйм, елына 15 мең түлисе, – дип сөйләп китте тормыш хәлләрен Ләйлә.  – Акча җыярга да тырышам инде, монда бер ел гына яшисем калды бит. Алга таба бераз көн күрерлек мая  хәстәрләп куярга кирәк. Институтка да керәсем килә.

– Монда әйбәт ашаталармы соң?

– Артык яхшы! – диде ул канәгать елмаеп.

"Гаврош" директоры Ольга  Молостова биредә  җиде ел – шушы социаль  приют ачылган көннән башлап эшли. Аңа да Тәскирә апаның борчылып чылтыратуы турында  әйткән, ул болай диде:

– Шулай бик кызганыч икән, акча җыелышсыннар да ашатсыннар. Тик моның чынлап торып кирәге бар микән? Чөнки безнең балаларыбызның мәктәптән   кайтып зарланганнары юк. Ашау мәсьәләсенә кагылышлы  проблемалар бездә бөтенләй юк. Балаларыбыз күпме кирәк – рәхәтләнеп ашыйлар. Камыр  ашлары да,  җиләк-җимеш тә  мулдан. Спонсорларыбыз да бик күп.  "Бәхетле"ләр тәмле-тәмле ризыкларны ташып кына торалар. Балалар көненә  биш мәртәбә ашый. Иртән – сигезенче яртыда, әбәт уникедә, дүрттә – полдник, алтыда – кичке аш, тугызда - -икенче кичке аш. Тамагы ачса, бала әдәбкә кадәр дә кереп ашап чыга ала. Тәскирә апа,  борчылып ятмасын, балалар ач утыралар дип уйламасын. Безгә кереп карасын, барысын да күрсәтербез. Укучылар иртән сыр, ипи-май белән кофе да эчәләр,  боткасын да ашыйлар. Көн дәвамында ите дә, балыгы да, йогурты да һ.б. җитәрлек.

Ольга Владимировна бүген  балаларга нәрсә ашатыйм икән дип борчылмый, ә "Гаврош"тан яше җитеп китәргә балаларны кая урнаштырыйм икән дип борчыла. Әйтик, Ләйләнең әле ярый биредән  чыгып китәргә үз өе бар. Тырыш кыз  һөнәрсез дә калмас, яхшы  эш урыны да табар. Кыскасы, зур тормышта югалмас дип ышанасы килә. Ә бит күпчелек "Гаврош"ларның ни барып сыеныр кешесе, ни өе юк. Уналты яше тулгач балалар йортына алмыйлар, шуңа күрә күпчелеге унсигезен тутырганчы  шушы  приютта яши. "Минем максат – укырга кертү һәм кимендә тулай торакка урнаштыру, – диде Ольга Владимировна. – Элек һәрбер училищеның тулай торагы була торган иде. Хәзер андыйлар берән-сәрән генә. Менә  күптән түгел ике балабызны   дары заводына урнаштыра алдык. Шунда тулай торакта урын да бирделәр".

Бүген "Гаврош" социаль  приютында 57 бала яшәп ята. Шулар арасында тома ятимнәр бик сирәк, күбесенең я әтисе, я әнисе бар. Балаларын  эзләп килүчеләрп генә бик сирәк икән.

Ахырда Ольга Владимировна  үзләре  өчен бик шатлыклы хәбәрен әйтте.  – "Гаврош"та яшәп  киткән ике бала инде үз гаиләләрен төзегәннәр. Ике гаиләдә дә балалар туган. "Кайчандыр бездә яшәп киткән малайлар-кызларның күпчелеге килгәләп,  шатлыкларын уртаклаша, хәл-әхвәлләрен сөйли. Безнең өчен аларның һәрберсе дә кадерле", – диде директор.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 52 | 22.04.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»