поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2016 Ир белән хатын

Елена Сыроватская: “Уяндыкта мәхәббәтемне очраттым!”

Днепропетровск өлкәсенең Снежное шәһәреннән килеп Башкортстанның Илеш районында яшәүче Елена Сыроватская шулай ди. Елена Сыроватская Илешкә 2014 елның июлендә “Качаклар” программасы буенча күчеп килгән. “Ике ел эчендә Уяндык — икенче йортыма әйләнде. Снежноеда барган сугышлар тукталып, линия фронты көнбатышка табарак күчсә дә, мин туган шәһәремә әйләнеп кайтырга ашыкмыйм”, — ди Елена Михайловна. Ашыкмавының да сәбәбе бар.

Кече кызы Маргарита узган ел Башкорт дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга кергән. Елена Михайловнаны аңларга була: җан җимешен  ташлап ничек туган ягына кайтып китә алсын инде ул? Аннары, Уяндыкка килеп  ярты ел үтүгә,  ул  үзенә иш булырдай ир-егетне  —  Рәүф Галиуллинны очраткан. Монысы да туган ягына кире кайтып китмәс өчен бер сәбәп булган. Өченчедән, Елена Михайловна ике ел вакыт эчендә  Уяндыкны үз итәргә өлгергән. Бүген ул биредә “Алая роза” кунакханә комплексында хезмәт сала, бер үк вакытта Европакүләм  танылулы  җырчы Алсуның Уяндыкта яшәүче әнисе Разия Исхак кызына хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Елена Сыроватская белән  мин дә  шунда  —  Разия Сафинаның йортында очраштым.
 
Мин килгәндә түгәрәк кенә гәүдәле, ачык йөзле Елена Михайловна бакчада җиләк утырта иде. Разия Исхак кызы да шунда булаша. Максатлары  —  кышка җитәрлек  экологик чиста яшелчә-җимеш үстерү икән. 
 
— Ике ел вакыт эчендә без Елена Михайловна белән чын ахирәтләргә әйләндек. Бөтен эч серләребез уртак, ашарга да бергәләп пешерәбез, яңа рецептлар уйлап чыгарып мәш киләбез. Елена Михайловна, башка һөнәр иясе булса да, ашарга бик тәмле пешерә. Ул мине җитезлеге һәм күндәмлеге белән сокландыра. Кыскасы, аның белән әллә нинди эшләр майтарырга була,  —  ди Разия Исхак кызы һәм: ” Җиләкләрне үзем утыртып бетерермен, барыгыз, иркенләп сөйләшегез”, —   дип,  безне Европача салынган ике катлы йортына кертеп җибәрә.
 
—  Елена Михайловна, ике ел вакыт узса да,  туган йортыгыздан чыгып киткән көн бүгенгедәй хәтерегездәдер. Авыр булса да, шул вакытларны искә төшереп китик инде, —  дип сүз башлауга ул, бер ноктага төбәлеп бераз уйланып тора да,  сөйләп китә: 
—  2014 елның 25 июле, йортыбыздан җиде чакрым ераклыкта гына Амстердам-Куала Лумпур очкычы шартлап төшеп,  төп-төгәл бер атна вакыт үткән чак иде. Тирә-якта сугыш бара, анда-санда бомбалар төшеп ярыла, очкыларның шомлы тавышы йөрәкне яра, бөтен халык Русиягә таба агыла. Нишләргә белми аптыраган көннәрнең берсендә  танышым шалтыратып: “Русия — Донбассның чыгарылыш сыйныф укучыларына 1500 бюджет урыны тәкъдим итә икән. Маргаритаңны  шунда урнаштырмыйсыңмы соң? Иртәгә юлга кузгалабыз. Ике урын бар, барсагыз, сезне дә алабыз”,  —   дип тәкъдим итүгә, 11нче сыйныфны тәмамлаган баламның арытабангы язмышын күзаллап,  ике дә уйлап тормастан,  Русиягә чыгарга ризалаштым. Ризалашуын ризалаштым, тик биредә калучы әнкәем белән өлкән кызымны (ул бу вакытта инде гаиләле иде) турында уйлап, төн буе керфек тә какмый чыктым. Ахыр чиктә, “Кызымны Ростовтагы Көньяк федераль университетына урнаштырам да, кире кайтам”, дип, үз–үземне тынычландырып, таң алдыннан гына йокыга киттем. 
 
Иртәнге алты тулыр-тулмастан ук  уяндым да, ихатага чыктым. Тирә-як тып-тын. Офыкта кызарып кояш чыгып килә.”И, Ходаем, дөньякайлар шул кадәр матур. Кемнәргә кирәк икән бу сугыш?” дип уйларга да өлгермәдем, көнчыгыш Украина ягыннан бер хәрби очкычның гүләп безгә таба килгәнен ишетеп алдым. “Инде, Ходаем, үзең сакла!”  дип, ашыга-ашыга өйгә кереп киттем, һәм, кызымны йокысыннан уятып,  юлга әзерләнә башладым. 
 
Ул арада безне озатырга әнкәй дә килеп җитте. Капкадан чыгып барганда, сизенгәндәй:
  —  Кызым, кире кайтасыңмы? —  дип сорады.
  —  Нинди сорау ул, әнкәй? Әлбәттә, кайтам! Маргаританы урнаштырам да, өч көннән кайтып җитәм. Күрәсеңме, әнә, бакчада күпме яшелчә-җимеш үсеп утыра.  Мин булмасам, алардан кем кышка җитәрлек кайнатма-салатлар эшләр соң?  — дидем. Шулай дидем диюен,  әмма газизләрдән-газиз әнкәмә биргән  вәгъдәмдә тора алмадым....
 
Исән-имин генә чикне үтеп, Ростовка килеп җиттек. Тик биредә безне күңелсез хәбәр көтеп торган булып чыкты. Көньяк федераль  университетында бюджет урыннары тулган икән. Ставропольгә барырга киңәш итәләр. Без,  ерак дип,  анда бармадык,“Укырга керә алмадык, кире өйгә кайтабыз”, дип,  Снежноеда калган өлкән  кызга шалтыраттык. Ул яшь аралаш: “Берүк, кайта күрмәгез. Монда көне-төне атыш. Украина армиясе һөҗүм итә. Без үзебез дә Көнчыгыш Украинага чыгу ягын карыйбыз”, —  дигәч, без чик буендагы  качаклар лагерена барып урнашырга мәҗбүр булдык.
 
Качаклар лагеренда без бер атналап яшәдек. Бер көнне Русия федераль миграцион хезмәте вәкилләре килеп, Уфага барырга тәкъдим иттеләр. Өйгә кайтыр юл юл ябык булу сәбәпле, безнең ризалашмый чарабыз калмады.
 
Башкортстан  безне якты йөз белән каршы алды. Уфадан безне һәм Украинадан килгән тагын берничә гаиләне Илеш районына алып киттеләр. Башта һөнәрчелек лицее тулай торагында яшәттеләр, аннан Уяндыкка алып килделәр. Кызым “Ал роза” кунакханәсенә   —  официант,  мин җыештыручы булып эшкә урнаштым. Алга китеп шуны да әйтим, без Башкортстанга килеп җиткәндә югары уку йортларына имтиханнар тәмамланган иде. Шуңа да кызым ул елны укырга керә алмады. Узган ел гына Башкортстан дәүләт педагогия университетына укырга керде. 
 
Уяндык мине иң беренче чиратта саф һавасы һәм күркәм табигате белән әсир итте. Бирегә килеп эшли башлагач, мин Уяндыкның танылган нефть магнаты Рәлиф Сафинның туган авылы икәнлеген белдем. Рәлиф Сафин турында элгәре ишеткәнем юк иде. Ә менә Алсуның  иҗаты белән якыннан таныш идем. Дөрес, Украинада яшәгәндә, “Бер көн килеп, Алсуның әти-әниләренең йортында яшәрмен дә , аларга үз кулларым белән әзерләнгән ризыкларны ашатырмын” дигән уйның ялгыш та  күңелгә кереп чыкканы юк иде. 
 
Ярты ел “Ал роза”да  җыештыручы булып эшләгәннән соң мине Разия Сафина үз йортына эшкә алды. Баягынак ул безнең мөнәсәбәтләребез  турында әйтеп үтте инде. Мин шуны гына әйтә алам: бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен! —  дип тәмамлады үзенең хикәятен Елена Михайловна.
 
—   Бездә, татарларда, “Яхшы  булса да торган җир,  сагындыра туган җир” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Сез дә туган җирегезне сагынасыздыр инде, Елена Михайловна, шулаймы?
—  Сагынмаган кая инде ул! Ярты җаным  —  монда, яртысы анда— туган җиремдә  инде минем. Фронт линиясе безнең тирәдән  киткәч, әни һәм  үз гаиләсе белән өлкән кызым кабаттан Снежноега күченеп кайттылар. Бәхеткә күрә, шәһәр уртасында урнашкан булганлыктан, йортларына зыян килмәгән иде. Ә минекенә йорт-җирсез калган танышларым урнаштылар.
 
Өч көннән кайтып җитәм дип китсәм дә, тугана ягыма кабат төгәл ел ярымнан соң   —  агымдагы елның февралендә генә әйләнеп кайтырга  насыйп булды. Андагы җимерек йортларны һәм биналарны, ачлык-ялангачлыкны, урамнардагы исәпсез-хисапсыз чокырларны,  пычраклыкны күреп исем китте. Бик авыр анда бүген тормыш. Бигрәк тә өлкән  кешеләргә авыр. Минем күршем, мисалга, Донецк халык  республикасы билгеләгән пенсия исәбенә яши. Ә аның  күләме нибары ... 1800 (!) сум! Ә хаклар  Русиядәге кебек үк. Эшсез кешеләрнең ( а Донбасста алар аеруча күп) андый керемнәре дә юк. Алар шул Русиядән килгән гуманитар ярдәм исәбенә һәм  үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш белән тукланып җан асрый. Почта хезмәте бөтенләй эшләми, мобиль бәйләнеш, ут, су, табигый ягулык белән  өзеклекләр бик еш була.  Белмим,  кайчан аягына баса алыр икән ул безнең Донбассыбыз ? Кайчан тернәкләнер, кайчан гына элекке хәленә кайтыр икән? Туган шәһәремнән мин әнә шундый авыр уйлар белән әйләнеп килдем.

—  Тормышлар бик авыр булгач, нигә әнкәгез белән кызыгызны да үз яныгызга күчермисез соң? 
  —  Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, бу бик җиңел генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел шул. Чын дөресен әйткәндә, әнкәйнең чит җирләрдә үлеп каласы килми. Кызның да тамырлары шунда бәйләнгән. Аның —   ире, иренең —   әнисе, әнисенең тагын бер кызы, ә ул кызның авыру әнкәсе булган ире бар.  Шулай булгач, монда ничек күченеп килә алсыннар инде алар? Аларны монда алып килү  —    шаулап үсеп утырган агачны төбе-тамыры белән йолкып алуга тиң булыр иде. Иң кызганычы шул, Донецк халык республикасында халыкара банк эшләмәгәнлектән, мин аларга акчалата ярдәм итә алмыйм. Шуңа, бик авыр чакларда, сүз белән юатырга гына кала.
 
—  Сугыш чыкканчы ничек иде тормышлар?  Сез кайда эшли идегез?
—  Бар да әйбәт иде. Мин супермаркетта  мөдир булып эшли идем. Язмыш юлым кискен борылыш ясар да, Русиянең кечкенә, әмма бик тә күркәм бер авылында яшәрмен,  дип һич кенә дә уйламый идем. Маңгайга язылган  язмышым  шулай булгандыр, күрәсең...
 
— Маңгайга язылган язмыш, дигәннән. Ишетеп белүемчә, сез биредә башлы-күзле дә булгансыз икән. 
 —Нәкъ шулай. Мин килгәндә Рәүф биредә “Ал роза”да эшләп йөри иде. Бер көнне, район үзегенә барышлый, җиңел машинасына утыртып, мине тукталышка кадәр алып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. Сүз ара сүз чыгып, мин аның аерылган ир икәнлеген белдем, үземнең дә кияүдә түгеллегемне әйттем. Ул шундук: “Кабат күрешәбезме?” — дип сорады. Мин каршы килмәдем. Менә шулай очраша башладык. Ел ярым инде бергәбез. Иске Кыргыз авылында яшибез.
 
—Димәк, Донбасста сугыш юкка гына чыкмаган?
— Шулайдыр инде,  —дип тыйнак кына елмая да Елена Михайловна, “Шулай бит!” дигәндәй, мәхәббәтле күзләре белән янында басып торган Рәүфенә карап ала.
 
Менә шулай, җан өшеткеч сугыш та кайчак кешеләрне бәхетле итә алу сәләтенә ия була икән. Кызык та,  кызганыч та инде бу  дөнья!
 
Венера МӘҖИТОВА, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан, Илеш районы. 
 
Рәсемдә: 7461 - Елена Сыроватская сөйгәне Рәүф Галиуллин белән. 
Автор фотосы.
 

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 28.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»