поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.06.2016 Җәмгыять

Кырык беренче хәсрәт

Моңа кадәр җир турында, бигрәк тә пай җирләре турында сүз чыкса, “Яндагы ун сутый җирне дә көч-хәл белән эшкәртәбез, бәрәңге утыртып, табыш алырга өйрәнә алмагач, читтәгеләрен печән җиренә әйләндереп котылдык, җир – минем өчен кырык беренче хәсрәт ул”, – дип кенә җибәрә идем. Күптән түгел бер оешмадан шактый рәсми хат килеп төште һәм әлеге кырык беренче хәсрәт дигәнем берен­чегә әйләнде дә куйды. Бөтен эшне ташлап, җир мәшәкать­ләре артыннан йөри башладым.

Шактый кырыс озын әле­ге хат­ның эчтәлеге якынча болай: “Фәләненче числога фәлә­нен­че номерлы җир учас­то­гыгызның документы белән килергә”. Һәм килмәгән оч­ракта, закон бозулар булган очракта – административ җа­ваплылык турында кисәтү. Үткән ел җир документлары артыннан йөргән искә төште дә тыныч кына алып куйдым. Тик барыр көн җитеп, эзли башлагач, документ дигәнең табылмады. Баксаң, башлаганмын да ташлаганмын икән... Фәкать бер адым калгач, түземлек җитмәгән һәм инде ул документлар быелга ярамый – вакыт та күп үткән, кануннар да, тәртибе дә үзгә...

 
Рәсмиләштермәгән өчен штрафлар күләме дә биш тапкыр арткан... Нишлисең, зур суммадагы штрафларны тү­лисе килмәде, яңабаштан баш­ларга туры килде. Берен­чесендә түләгәне белән бер­гә, әлеге баш яулыгы кадәр җирне өч елга арендага рәс­миләштерү өчен, салымнар белән бергә биш мең сум акчаны чыгарып салырга туры килде. Биш мең сумга бернинди хезмәтсез, әзер пе­чән­не сатып алсаң, бишәр центнерлы җиде-сигез рулон тигән булыр иде, минәйтәм. Әле бу чыгымга ике ел буе өчәр кат чаптырганга тракторчыга түләгән 3600 сумны кушарга кирәк... Җирдән бик күп “файда” күрәбез, хөкүмәт безне белеп талый димәкче булам. Тик һаман да шул, бу тиле дөньяны кем белгән дип, ул җирләрдән дә бө­тенләй ваз кичеп бетерәсе килми. Никадәр генә кире­ләнсәң дә, шушы системада яшәгәч, “тәртә” арасыннан бик еракка сикереп булмый...
 
Хәер, кирелек кенә дә түгел бугай бу. Бар сәбәп – минем “теге” заман кешесе булуда. Документлар артыннан йөрү, нәрсәнедер рәс­миләштерү минем эш түгел. Артта калган, юләр дип гаеп­лиләрме, анда эшем юк – мин барыбер әти-әниең, үзең тилмереп төзегән йорт-җирне, каралтыларны мең­нәр түли-түли, оешмадан-оешмага йөри-йөри рәсми­ләштерү, бер тиенлек тә ярдәм күрсәтмәгән хөкүмәт­кә салымнар түләүне акылым белән дә, йөрәгем белән дә кабул итә алмыйм. Шулай да, 2007 елда, ничек кирәк алай, өй һәм өй янындагы җир документлары артыннан йөреп бетергән булганмын үзе. Дөрес, ул чактагы бик катлаулы бу процессны хәзер хәйран җиңеләйт­кән­нәр икән. Безнең Балтачта бөтен рәсми теркәү оеш­маларының бер үзәккә – өр-яңа бинага туплануы да бер плюс. Чират та теге еллардагы кебек түгел, уңайлыклар да күп, клиентлар белән эш­ләүләре дә ошады. Хәер, сүзем бит бу хакта түгел, “кырык беренче хәсрәт” турында иде.
 
Хөкүмәт дигәнең безне “кайгыртып”, әлеге “хәсрәт”­ләр­не табып кына тора. Хәзер бит бармак селкеткән саен һәр оешмада акча түли­се, әлеге “хәсрәт”ләр дә, ми­ңа калса, нәкъ менә шул халыкны талау өчен уйлап табыла. Әйтик, шул ук үзе мең газап белән, ачлы-туклы яшәп төзегән йортын әти-әни­ең сиңа бүләк итәргә җыена икән, ул сиңа “почти бушка”, әле нотариус хез­мәт­кәре халыкны аңлап, иң түбән бәя алган очракта да, теркәү белән бергә дүрт мең тирәсенә төшә. Әле алар вафатыннан соң йортны үз исемеңә рәсмиләштерү бер­мә-бер кыйммәткә чыга диләр (элек исә бу үзгәр­түнең бөтен системасын авыл Советы секретарьлары бер мизгелдә хәл иткән – хуҗа­лык кенәгәсен­дәге исем-фамилияне сызып, яңа­­сын язган, акча да ки­рәкми, ыгы-зыгы да, мә­шә­ка­те дә юк...). Җирләрне кү­чертү-рәсми­ләш­терүләр дә шулай ук шактый чыгымлы... Бу мәшәкать­ләрне ерып чыгу өчен ярты еллап вакыт кирәген дә өстәсәң... Юкса салымнарын вакытында түләп бару да җитеп ашар иде, аларның кем исемендә булуыннан нәрсә үзгәрә соң?! Әнә безнең электр энер­гиясе өчен түләүләр мо­ңа кадәр әти исемендә йөргән. Вафатына кырык ел тулганда гына үзгәрттеләр. Аңа карап, кем исемендә, шул түләсен дип утырмаганбыз, ике арада бернинди аңлашыл­маучан­лык чыкмаган...
 
Әле шушы арада тагын бер башка сыймас документлар диңгезендә кайнарга туры килде. Сыерларга язын-көзен ясала торган вакциналарны язын берьюлы кадат­саң, 300 сумын кире кайтарабыз дип, өстәгеләр авыл халкын сөендергән иде. Аны зур яңалык итеп бик күп сөй­ләделәр, яздылар. Тик менә файдасы гына. Хәер, анысын үзегез чамалагыз.
 
Әле кайчан гына биш сум булган вакцина бәяләре, елдан-ел космик тизлектә арта торгач, үткән ел 250 сумга менгән иде инде. Быел да, шул исәптән икесе өчен дә дип, бер сыерга 500 сумнан түләде авыл халкы. Вәгъдә ителгән 300әр сумны кире кайтару өчен кирәкле документлар турында ишет­кәч кенә күзләр маң­гайга менде. 3000 турында сүз барса да, бу кадәр аптырамас идең, диештек. Пас­порт, ИНН, саклык ке­нәгә­сенең кү­чер­мәләрен тотып, җирле үзидарәгә килсәм, халык баш күтәрми нидер яза. Баксаң, үзидарә җитәкчесе исеменә гариза язасы, ике данәдә өч яклы (хуҗалык башлыгы, җирле үзидарә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе арасында) килешү тутырасы икән. Аларда ИНН номер­ла­рың­ны, саклык ке­нә­гәсе номерларын, тагын башка мәгъ­лүматларны язасы. До­ку­ментларының кү­чер­мә­лә­ре белән килмәүче­ләр күп, аларны да кире бормыйлар – бер хезмәткәр ксерокс янында гына тора. Әле без­дән соң җирле үз­ида­рәдәгеләр бу документларга хуҗалык кенәгәсен­дәге барлык мәгъ­лү­мат­ларны (исем-фамилия, ад­рес, җир мәй­даны, ничә баш терлек бар, ничәсенә акча ала һ.б.) терки, кабат бөтен мәгълүматларны язып, исәп-хисап ведомосте ясый, һәр кеше тутырган документ­ларның дө­рес­ле­ген тикше­рә, моннан тыш ветстанция исәп-хисап кви­тан­цияләре яза, килешү төзи икән... “Ике көн инде баш күтәрми шушы документлар белән, халык белән эшлибез, ике пачка кәгазь, ксероксның буявы бетте”, – ди кызлар. Ул арада килү­челәрне: “Әле ветстанция документларына имза куярга да чакырасы була”, – дип “сөендерәләр”. Берни­чә сыеры булып, бер кочак кәгазь тутырасы килмәгән­нәр, әллә бу акчаны алмыйм гына микән, дисә дә, баш тартучылар юк үзе...
 
Ишек тө­бен­дә башка төрле белешмә алырга килгәннәр (хәзер бит бармак селкетәсе булса да үзидарәдән белеш­мә аласы!) дә күренгәли – аларга чират кына җитми... Минем кебек ике “куян”ның койрыгын бергә тотучылар да шактый – быел июль аеннан бездә дә рәсми булмаган авыл чүп­лекләрен ябалар, шунлыктан чүпләрне җыяр­га тиешле оешма бе­лән килешү төзергә кирәк иде. Монысы өчен ху­җа­лыкта яшәүче һәр кеше­нең паспортын алып килү дә җитә, калганын үзидарә кызлары үзләре хәл итә булып чыкты.
 
Менә шулай, хокукый дәү­ләттә яшәвебез авылда да үзен гел сиздереп тора. Бер караганда, хокукларыбыз күп һәм бөтен нәрсә фә­кать кануннар буенча, безне кайгыртып эшләнә кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай, бераз гына уйлап-санап карасаң да, бу гамәл­ләрнең файдасына караганда башкасы күбрәк булуын күрәсең. Бар мәгълү­мат компьютерлашты, кә­газьнең кирәге калмады диюләре дә ял­ган, алар да елдан-ел арта гына...
 
Ә минем әле файдаланасы тагын ике хокукым – кы­зымның читтән торып алу­чы икенче югары белеме, улым­ның шоферлыкка укыганнары өчен түләгән акча­ның салым өлешен кайтарып аласым бар. Тик алар өчен су буе документлар җыярга, яки меңнәр түләп, яки үзең дек­ларацияләр тутырырга “гына” кирәк. Кырык беренче хәсрәт дип кул селтәр идең, икесенә бергә ярап торырлык сумма чыга, ә документлар туплау ди­гәнен ерып чыгуым “вряд ли”...

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»