|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2016 Авыл
Әтнә механизаторы җиңү яулап кайттыӘтнә районының “Күңгәр” хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиевнең җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Бәйгегә китәр алдыннан беркем дә Ирекнең призлы урын алып кайтасын башына китереп карамады. Ник дисәк, Төмәндә узучы әлеге ярышта илнең иң оста җир эшкәртүчеләре генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә бу ярышка тәҗрибә уртаклашыр өчен махсус баруларын җиткергән иде. – Безнең үзебез өчен дә көтелмәгән хәл булды, – ди Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгатьне инженер-техник җайланмалар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов. – Бу ярышта Ирек беренче тапкыр гына катнашуга карамастан, берничә ел дәвамында тәҗрибә уртаклашучыларны да артта калдырып, алга чыкты. Аның кайбер эшләренә жюри да сокланды.
Бәйгедә барлыгы 33 механизатор катнашкан, шуның дүртесе чит илдән килгән булган. Беренче көнне алар махсус укуларда катнашкан, техниканы көйләргә өйрәнгәннәр. Икенче көнне дүрт төркемгә бүленеп, җир эшкәрттереп караганнар. Үз осталыкларын күрсәткән ун кешене ярымфиналга сайлап алганнар. Алар арасында, билгеле, дүрт чит илдән килгән механизатор һәм безнең Ирек тә булган. Җир сөрү эшенең нечкәлекләрен белүче әлеге механизаторларны 14 төрле критерий буенча тикшергәннәр. Жюрида да үз эшенең осталары утырган. Анда Ирландиядән килгән кеше рәислек иткән, һәр механизаторга үз фикерен җиткергән, бәяне күпчелек ул биргән. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, эшкәртелә торган җир янына чит кеше килсә дә, балларыңны киметергә мөмкин иде, диләр министрлыкта.
– Андагы таләпләр искиткеч катгый иде, – дип искә ала Ришат Булатов. – Безнең Ирек югалып калмады, бөтенесен дә җиренә җиткереп башкарды. Башкалардан соң эшне дәвам итәргә кирәк. Алдагы механизатор кишәрлеген тигез сукаламаса, аны да турыларга, тәгәрмәч эзен дә калдырмаска. Аның әле җире дә тигез түгел иде. Механизаторлар алдында әйтеп бетергесез зур бурыч йөкләнгән. Егетебез бик булган булып чыкты, буразнаны линейка кебек тигез сызып, 18 см тирәнлектә турыга алып чыкты. Ә мондый эшне күпләр булдыра алмый. Янәшәсендә хуҗалык инженеры Илфар Сәлахов нык ярдәм итеп торды. Читтән карап торган кешегә андагы хәлләр бер хикмәт инде. Көйләү эшләрен дә тиешенчә башкарырга кирәк, ялгышырга ярамый. Җитмәсә, чит илдән килгән ике кеше белән көрәш алып барырга туры килде. Ә алар заманча техникада эшләп өйрәнгән, нәрсәнең нәрсә икәнлеген яхшы белә. Шуңа күрә бу ярышта чит илдән килүчеләргә махсус урыннар билгеләнә.
Россиялеләр арасында беренче һәм икенче урынга кемнәр лаек булганмы? Икенче урынны Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль алган. Икенче ел рәттән беренчелек Удмуртиядән килгән Вадим Зарецкихта икән. Ул берничә ел дәвамында катнашып килә. Беренче елында 15 нче урынны алган булган. Нәрсәнең нәрсә икәнлеген яхшы белә, мондый ярышларда тәҗрибәсе шактый. Франциядә бөтендөнья сукачылар бәйгесендә катнашкан кеше.
Андрей Шаль да – төрле конкурсларга еш йөри торган механизатор. Безнең Ирек тә, беренче тапкыр гына килсә дә, алардан аз гына калышып, өченче урынны алган. Башкарган эшен күреп, ничә ел рәттән килде, дип сораучылар шактый. Беренче генә дигәч, ышанмаучылар да булган. Хәтта судьялар да аның кайда укуы, тәҗрибә үтүе белән кызыксынганнар.
– Без бит бөтенләй икенче техника белән эшлибез, мондыйны беренче генә күрүебез иде, – ди хуҗалык инженеры Илфар Сәлахов. – Шулай да Ирек бөтен биремне төгәл үтәде. Ул бит балачактан гел әтисе янында кайнашты. Үсә төшкәч, рульне үз кулына алды. Хезмәт стажы 18 ел дип язылса да, аның эшли башлавына әллә кайчан инде.
Ирекнең үзе белән дә элемтәгә кердек. Әмма ул күп сөйләп тормады, конкурстан кайтып кына килә иде. Беренче урын түгел бит, диде ул тыйнак кына. Шулай да соңыннан үзенең нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. Чакырсалар, мондый бәйгеләргә кабат барачагын җиткерде.
Безнең егетләргә көч бирергә Төмәнгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов белән крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров та барган булган. Алар төрле чараларда катнашкан. Якташлар читтә бигрәк тә кадерле. Әнә авылдашларының әлеге мәртәбәле ярышта катнашасын белеп, Төмән өлкәсенең “Керамзит” заводы генераль директоры Реваль Самматов та аларны эзләп килгән, бар яктан рухи ярдәм итеп торган. “Киләсебезне алдан хәбәр итмәгән идек, ишеткән дә, үзе авырып торуына карамастан, безне эзләп килгән иде, бик зур рәхмәт аңа”, – ди әтнәлеләр.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|