поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.06.2016 Мәгариф

Кайсы вузга керер өчен ничә балл кирәк? (ИСЕМЛЕК)

20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә исәп тота.

 
 
 
 
 
Казан федераль университеты
 
 
КФУда быел гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннар киметелгән. Беренче чиратта, бу юриспруденция, икътисад, менеджмент юнәлешләренә кагыла.  Юрфакка түләүсез урыннар 40 %ка киметелгән,  икътисадчыларны  5,7 тапкырга азрак санда кабул итәчәкләр, менеджерларга да сорау кимегән: бюджетка кабул итү саннары 4 тапкырга азайтылган. Вузның беренче проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, бу – ил күләмендә алып барыла торган сәясәт. Аның каравы, бүген ихтыяҗлы булган  инженер-техник белгечлекләргә урыннар бераз арткан.
 
Гомумән алганда, КФУга 5316 бюджет урының бүленгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк. Әмма бакалавриат программалары буенча бюджет урыннары саны 167гә киметелгән. Үсеш исә магистратура программаларына кабул итүгә күзәтелә – урыннар саны 218гә арткан.
 
2015 елда КФУга керүчеләрнең уртача баллы 76,4 булган
 
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ
 
 
Бу вузда бюджет урыннары ел саен, күпкә булмаса да,  арта бара. Абитуриентларның да социогуманитар юнәлешләрдән табигый фәннәргә таба йөз белән борылуы күзәтелә. Әлеге уку йортының ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, соңгы 3 елда КАИга гариза тапшыручылар саны 20-23 процентка арткан.
 
- Ил күләмендә күзәтелгән системалы өтенлекләр үзгәрешен без ачык күрәбез. Һәм бу дөрестер дә. 90 еллларда социогуманитар һәм техник юнәлешләр арасында дисбаланс барлыкка килде. Хәзер барысы да үз урынына кайта бара, – ди КАИ ректоры.
 
Быел Казан илкүләм тикшеренү техник университетында 1719 бюджет урыны исәпләнә.
 
2015 елда КАИга керүчеләрнең уртача баллы 68 булган
 
Казан дәүләт энергетика университеты
 
 
Соңгы 4 елда гына да әлеге вузга кабул итү саннары 37 процентка арткан. Быел 774 бакалавриат и 440 магистратура урыны каралган. КДЭУны тәмамлаучыларның 100 проценты эшкә урнаша – нәкъ менә бу билгесе әлеге уку йортының төп горурлыгы булып тора.  Вуз даими рәвештә белем бирүнең сыйфатын үстерү юнәлешендә эшли – студентлар заманча лабораторияләрдә өйрәнүләр уза ала. 80 процент студентлар биредә — башка шәһәрләрдән килүчеләр. Шуңа да аларны мөмкин кадәр уңайлы яшәү урыны  белән тәэмин итү шулай ук мөһим фактор.
 
˜– Безнең вузда белем алучыларга тулай торакта 2000гә якын урын исәпләнгән. Быел менә бер тулай торакта капиталь төзекләндерү бара. Һәм безнең студентларыбыз тулысынча уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителәчәк, – дип белдерде КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.
 
2015 елда КДЭУга керүчеләрнең уртача баллы – 64,6
 
Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ
 
 
КХТИ шулай ук соңгы елларда бюджет урыннарын арттыруга ирешкән. Быел вузга 4365 бюджет урыны бүлеп бирелгән: 2201е – бакалавриат, 159ы – специалитет, тагын 2005е магистратура программаларына. Уку йорты предприятиеләр белән тыгыз эшли. Яхшы элемтәләр «Газпром», «Лукойл», «Татнефть», «Амоний» компанияләре белән җайланган. Моның белән бәйле рәвештә студентларның өстәмә стипендияләр алу мөмкинлеге бар.
 
2015 елда КХТИга керүчеләрнең уртача баллы – 62,1
 
Казан дәүләт медицина университеты
 
 
Быел КДМУда 2100 бюджет урыны каралган: 1,2 меңе – бакалавриат һәм специалитет, калганнары – интернатура, ординатура, аспиратура программалары буенча. Әлеге вузның төп үзенчәлеге – максатчан кабул итүнең югары дәрәҗәдә булуы. Специалитет программалары буенча, әйтик, 65 процент студентлар алына. Интернатура программасы буенча максатчан кабул итү 100 процент тәшкил итә.
 
Вузга урта махсус белем бирү йортларын (медицина көллият һәм техникумнарын) тәмамлаучыларны җәлеп итү буенча җитди эш алып барыла. Алар  арасында аерым имтихан уздыру гадәткә кереп бара.
 
2015 елда КДМУга керүчеләрнең уртача баллы – 85,2
 
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
 
 
КДАТУ быел 749 студент җыя алачак. Бюджет урыннары саны бу вузда күп еллар үзгәрешсез диярлек кала. Вуз аңлы рәвештә филиаллар, яңа юнәлешләр ачудан баш тарта. Шул рәвешле КДАТУга ел саен югары конкурс саклана. Уку йортының ректоры Рәшит Низамов сүзләренчә, вуз республикабызга кирәкле булган кадәрле генә белгечләр әзерли, студентларына иң сыйфатлы белем бирә.
 
2015 елда КДАТУга керүчеләрнең уртача баллы - 72,8
 
Казан дәүләт аграр университет
 
 
Кабул итү 16 бакалавриат юнәлеше, 9 магистратура юнәлеше буенча алып барыла. Бюджет урыннары узган елдагы дәрәҗәдә калган: 395 студентны – көндезге бүлеккә, 326 студентны читтән торып ук бүлегенә кабул итәчәкләр.
 
2015 елда КДАУга керүчеләрнең уртача баллы – 60,8
 
Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе
 
 
Бу вузга бюджет урыннары күп түгел. Узган елда академия 350 абитуриентны алса, быел кабул итү саннары 10 процентка арткан – 385 кешене җыячак. Берникадәр үсеш санкцияләр һәм импортны үзебездә җитештерелгән белән алмаштыру ихтыяҗы белән бәйле. Студентларның шактый өлеше максатчан кабул ителә – аларга 10 мең күләмендә өстәмә стипендиялр түләнә. Биредә белем алучылар 100 процент тулай торак белән тәэмин ителгән.
 
2015 елда КДВМАга керүчеләрнең уртача баллы – 50,3.
 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 27.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»