|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2016 Фаҗига
Татарстан юлында 8 кеше үлемендә кем гаепле?Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында. ТР буенча ЭЭМның Баш тикшерү идарәсе РФ ҖКның 264 маддәсе 5 бүлеге ("Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше ачкан, дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ вәкиле. Транспорт һәлакәтендә сигез кеше үлгән, шул исәптән 1 бала (Саба үзәк район хастаханәсендә операция вакытында 2009 елгы малай үлгән). Тагын 4 кеше зыян күргән, алар арасында 14 яшьлек кыз да бар. Хәзер 3 кеше Республика клиник хастаханәсендә, Саба үзәк район хастаханәсендә - 1 кеше.
Һәлак булган кешеләр арасында - «Хундай» җиңел автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобус йөртүчесе һәм пассажирлары. Алар барысы да - ТРның Саба районында яшәүчеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт килеп чыгуга җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы сәбәп булган.
Кичә язган идек: Бүген Казан-Шәмәрдән трассасында 8 кешенең гомере өзелде (ФОТО)
Эмма СИТДЫЙКОВА, Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|