|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2016 Хәвеф-хәтәр
ЮХИДИ хезмәткәрләре салонында бала утырган автомобильгә каршы ут ачканГадәттән тыш хәл 23 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең әмеренә буйсынмыйча, "Шевроле-Лачетти" автомобилен йөртүче хокук сакчыларыннан качып китәргә тели. Куыш башлана. ЮХИДИ хезмәткәрләренең берничә тапкыр туктарга боеруына "качкын йөртүче" колак та салмый – юл йөрү кагыйдәләрен бозып, алга чабуын гына белә. Шул гамәлләре белән ул башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудыруы турында уйлап та карамый. Кагыйдә бозучы шәһәр читенә чыккач, хокук сакчылары табель коралын эшкә җигә – машинаның арткы тәгәрмәченә аталар. Шуннан соң гына "Шевроле-Лачетти" туктарга мәҗбүр була.
Машина йөртүче медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. 27 яшьлек ир-атның транспорт йөртү хокукыннан 2019 елга кадәр мәхрүм ителгән булуы да ачыклана.
Аның белән машинада ике яшьлек бала да булган. Табилар тикшерүеннән соң аны әбисе кулына тапшырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|