поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.06.2016 Мәдәният

Гүзәл Яхина: “Әйтергә теләгәннәрнең барысын да китабымда әйттем” (ФОТО)

“Зулейха открывает глаза” романы татар матбугатында бик зур шау-шу куптарган әсәр. Романны бик каты тәнкыйтьләүчеләр, авторны сүгүчеләр дә, яклап, мактап язучылар да күп булды. Бу темага бөтен газета-журналлар да кагылды ахрысы, интернетта да “чәйнәү”ләр күп булды. Шунысы кызык, “Укымадым, әмма сүгәм” дигән принцип белән сүгәчеләр дә шактый иде. Кыскасы, мондый тәнкыйть романга иң зур реклама булды кебек -- китапны иң битараф, иң ялкау укучылар да романны табып укыдылар.

Май ахырында Татарстан китап нәшрияты романның татарчага тәрҗемәсен бастырып чыгарды. Шуңа күрә, мактау-таптау бәхәсләре әле тагын бик озак дәвам итәр күрәсең. 

Гүзәл Яхина 1999 елдан бирле Мәскәүдә яши. Без Гүзәл романның татарчага тәрҗемәсен -“Зөләйха күзләрен ача” китабын тәкъдим итү кичәсенә кайткач очрашып-сөйләштек. 
 
-- Мин Казанда туып-үстем. Фатирыбыз моннан ерак түгел генә (без Бутлеров урамындагы бер кафеда сөйләшеп утырдык -- ред.), балачагым, яшьлегем биредә узды. Кыскасы, Казан үзәгендә үстем, Казан -- минем өем. Бу урында бөтен җирне беләм, бу урынны бик яратам. Әти-әнием әле дә биредә яши, әти ягыннан әби-бабам да шушы тирәдә яшәде. Ә интервьюларда телгә ала торган әбием әни ягыннан. Алар бабай белән Казан читендәрәк, Ноксинская урамында үз йортлары белән яшиләр иде. Әби белән бабай ул урынга 1960 нчы елларда Сабадан килеп урнашканнар. Заманында икесе дә Саба мәктәбендә укытучы булып эшләгәннәр, шунда танышканнар, өйләнешкәннәр. 

-- “Зөләйха күзләрен ача” -- шул әбиегезнең тарихымы?
 
-- Алай ук түгел. Зөләйха -- уйлап табылган персонаж. Әмма мин әбиемнең язмышыннан илһам алдым. Рәйсә әбием 16 ел сөргендә яшәгән. Аларның гаиләсен 1930 елда алып киткәннәр, әбиемә ул чагында 7 яшь булган. Һәм ул Себердә, Пит-Городок (Красноярск өлкәсе -- ред.) дигән җирдә үскән. Ул Пит елгасы буенда, калкулыкта урнашкан кечерәк кенә бер поселок ул. Әбием Сабага 1946 елда гына кире кайта алган. Сугыш башлангач, әбиемнең апасы (алар өч кыз булганнар, әбием -- төпчеге) сөргендәге поселениедән качып, сугышка киткән һәм герой булып кайткан. Кайткач, гаиләсенә себердән кайтырга рөхсәт итүләрен үтенеп, гариза язган. Рөхсәт иткәннәр. Хәер, 46-47 нче елларда бик күпләрне кире җибәрә башлаганнар инде. 

-- Әбиегезнең апасы ничек кача алды икән? 
 
-- Менә монысын мин белмим. Ул заманнарда бик күпләр качкан. Поселоктагы режим котчыкмалы катгый булмаган, ул бит концлагерь түгел, ул -- хезмәт поселениесе. Шуңа күрә күпләр качканнар. Җитмәсә, мондый поселокларда миграция дә зур булган -- кемдер качкан, кемдер үлгән, исәпләнмәгән кешеләр дә шактый булган. Шуңа күрә, әбинең апасының кача алуына гаҗәпләнмим. 
 
Шулай итеп, әбием 1946 елда Пит-Городоктан Байлар Сабасына кайткан һәм мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашкан. 

-- Ничек итеп мәктәптә эшли алган соң ул? Нинди белем белән? 
 
-- Белемне Пит-Городокта алган.
 
-- Һәм аңа, кулак дип сөрелүенә дә карамастан, балалар укытырга рөхсәт иткәннәрме? 
 
-- Әйе, рөхсәт иткәннәр. Сабада әле дә аны хәтерләүче укытучы бар. Ул әбинең үзен өйрәтүен, тәрбияләвен хәтерли, әбине остазы буларак искә ала. 

-- Әбиегез нинди фән укыткан? 
 
-- Татар мәктәбендә башлангач класс балаларына урыс теле укыткан. Ул чагында әбием татарчага караганда урыс телен яхшырак белгән, билгеле. Чөнки Пит-Городокта урыс телендә аралашып үскән бит. Сабага кайткач, татар телен яңадан диярлек өйрәнергә, искә төшерергә туры килгән аңа. Соңрак ул шул ук мәктәптәге немец теле укытучысына -- минем бабама кияүгә чыккан. Бабам Сабага Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан булган. Мин дә бабай эзләреннән киттем дияргә була, шул ук йортында инглиз теле бүлеген тәмамладым.

-- Гүзәл, ә әти-әниегез кем булып эшләде? 
 
-- Эшләде түгел, пенсия яшендә булсалар да, алар әле дә эшлиләр. Чөнки көчләре, теләкләре, энергияләре бар әлегә. Икесе дә бик активлар. Әтием -- радиоинженер. Заманында КАИ тәмамлаган, гомер буе Казанның радиоэлектроника буенча фәнни-тикшеренү институтында эшләде һәм эшли. Әнием -- теш табибы, югары категорияле врач. Шулай ук гомер буе үз белгечлеге буенча эшли. Без гаиләдә ике бала үстек, 6 яшькә кечерәк энем бар. Хәзер ул үз гаиләсе белән яши инде.

-- Сез өйдә урыс телендә сөйләшеп үстегезме? Татар телен ни дәрәҗәдә беләсез?
 
-- Үзебезнең гаиләдә урысча сөйләштек. Ә әби-бабайларда (әтинекендә дә, әнинекендә дә) татарча гына. Бала чагымда гел татарча гына сөйләшә идем.. Чөнки бик күп вакытны әби-бабайларда уздырдым. Ә бакчага, мәктәпкә йөри башлагач акрынлап урысчага күчтем. Хәзер, әлбәттә, урыс телендә бик күпкә яхшырак сөйләшәм. Әмма татарчаны да яхшы аңлыйм. 

-- “Зөләйха күзләрен ача” романында татар авылын тасвирлыйсыз. Сезнең чын авылны күргәнегез бармы? 
 
-- Әби-бабамның йортын авыл йорты дип саныйм мин. Моннан тыш, әби-бабам мине Сабага кунакка да еш алып кайталар иде. 

-- “Зөләйха күзләрен ача” беренче китабыгызмы? 
 
-- Әйе. Беренче китабым, беренче романым. Аңа кадәр берничә хикәямнең журналларда басылып чыкканы бар иде. 
 
-- Ә хәзер язасызмы? 
 
-- Хәзер дә язам мин язуын. Тик хәзер язуы катлаулырак. Икенче әсәр һәрвакыт катлаулырак буладыр инде ул. Чөнки “Зөләйха”ны язганда берни турында уйламадым, планнар кормадым, яздым да, яздым. Әлбәттә, бастыру турында хыяллана идем, романның басылып чыгуын бик теләдем. Әмма мондый игътибар булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Ул чагында бер нәрсә көтү дә, өметләнү дә юк иде. Ә хәзер нык катлаулы, чөнки, ни дәрәҗәдә игътибар итәчәкләрен аңлыйсың. 
 
-- Китабым чыгар да, танылган кешегә әйләнермен дигән уй килгәне бар идеме күңелегезгә? 
 
-- Юк, әлбәттә. Аның өчен язмадым да. Миңа романның басылып чыгуы гына мөһим иде. 
 
-- Романны әти-әиегез укыдымы?
 
-- Алар кулъязма вакытында ук укыдылар, бик ошаттылар. Чөнки (ә бу иң мөһиме), минем ни өчен әлеге темага язуым аңлашыла иде. Әбиемнең сөйләгәннәре, аның язмышы әлеге китапны язуга зур этәргеч бирде. Романда хәтта Пит-Городок та бар. Аны бер урынга бик пөхтә генә итеп кыстырдым. Минем өчен ул атаманың китапта күренүе бик мөһим иде. Әти-әнием дә куанып укыдылар. Дөрес, алар да китап шул дәрәҗәдә популярлык казаныр уйламаганнар иде. Гомумән, бөтен туган-тумачаларым да ошаттылар. Кайнанам хәтта бер бүлекне язарга да ярдәм итте. Ул -- югары категорияле акушер-гинеколог. Гомер буе Петербургның медицина академиясендә эшләде. Бу -- бала табу йорты, анда катлаулы, авыр, куркыныч очракларны китерәләр. Кайнанам гомер буе шундый хатыннарга бала табарга ярдәм итте. Романда бала табу күренеше бар. Язар алдыннан кайнанам янына барып: “Бернинди медицина кораллары, уңайлы шартлар булмаган урында, балага да, анага да куркыныч янаган очракта табиб нәрсә эшли, хатынга ничек ярдәм итә ала? -- дип сорадым. Кайнанам бик җентекләп сөйләде. Бу сөйләшүне әдәбиләштереп китапка керттем. Шунысы кызык, китап чыккач, кайнанама элеккеге коллегалары чылтыратып: “Синең акушерлык почергыңны таныдык”, -- дигәннәр. Баксаң, шундый төшенчә бар икән медицинада, бер үк ситуациядә төрле табиблар төрлечә эш итәләр икән. 

-- Романның башында ышанулар, ияләр (йорт иясе, басу капкасы иясе һ.б.) турында бик тәмләп һәм җентекләп язылган. Мондый ышанулар турындагы мәгълүматны каян алдыгыз? 
 
-- Минем аңлавымча, татарның фольклор дөньясы бик бай. Һәм ул вакыйгаларның кайсы район, кайсы төбәктә баруына карап бик күп төрле. Әбием мондый ияләр турында да, әкиятләрне дә күп сөйли иде. Китап язганда мин мәгълүматны әбием сөйләгәннәрдән дә, үзем укыганнардан да алдым. 
 
-- Татар матбугатында романыгызга шактый күп тәнкыйть сүзләре булды. “Татар ислам динен тоткан, ә Зөләйха мәҗүси итеп күрсәтелә” диделәр...
 
-- Беләсезме, узган гасыр башында Яков Каблов этнограф булган. Аның Каюм Насыйри белән бергә әзерләгән “Мифология Казанских татар” дигән хезмәте бар. Бу -- 1910 ел! Әлеге хезмәттә татарларның мифология дөньясының бик зур булу һәм халык ышануларының дин белән бергә тынышып яшәве турында языла. Шул ук китапта төрле ияләр турында да язылган. Шуңа күрә, мин дә халык ышануларының дин белән бергә яши алуына ышанам. 

-- Ә әби-бабаларыгызда бар идеме мондый ышанулар? 
 
-- Минем әби-бабам атеист иде. Чөнки алар совет заманында үскән кешеләр. Әмма алар фольклорны бик яхшы белә, ияләр хакында әкият сөйләгән кебек сөйлиләр, һәм шул ук ук вакытта бөтен традицияләрне саклыйлар иде. Әйтик, “тупсага басарга ярамый” (бабай тупсага баскан өчен бик каты орыша иде хәтта), “ишек төбендә торма, кергәнсең икән, шунда ук түргә ул”, “өйгә кергәч мич авызына күз салырга кирәк” һ.б. Бабай менә шундый әйберләрнең үтәлүен таләп итә иде. Үзләре үскәндә аларның гаиләсендә дә шундый ук таләпләр булгандыр дип уйлыйм мин. 
 
-- Гүзәл, үзегез ничек, ниләргә ышанасыз? Дингә мөнәсәбәтегез нинди? 
 
-- Ияләргә ышанмыйм (көлә). Дингә хөрмәт белән карыйм. Мин ниндидер югары башлангыч барлыгына ышанам, әмма үземне нинди дә булса бер дин тарафдары дип әйтә алмыйм. Казанда миңа шул да бик ошый -- монда төрле диннәр бергә яши алалар. Шәһәрдә мәчетләр белән чиркәүләр янәшә урнашканнар. Минем Сингапурга барганым бар. Бу яктан Сингапур Казанга охшаган кебек, анда да бик күп төрле гыйбадәтханәләр, храмнар янәшә урнашкан. 
 
-- Татар матбугатында чыккан барлык тәнкыйть язмаларын да күрмәгәнсездер мөгаен. Аларны күрсәтүче, тәрҗемә итеп бирүче булдымы? 
 
-- Әлбәттә барысын да күрмәдем. Дөресен генә әйткәндә, барысын да укырга да теләмәс идем. Ник дигәндә, моның өчен бик күп хис-кичерешләр сарыф ителер иде. Кайберләрен күрдем, укыдым, тик берсен дә махсус эзләгәнем булмады. Ә тәрҗемә итүгә килгәндә, миңа аларны тәрҗемә итәргә кирәкми, үзем дә аңлыйм. 

-- Тәнкыйть сүзләре белән килешәсезме? Әйтик, Сезне Зөләйханы сатлык итеп күрсәтүдә гаеплиләр. 
 
-- Мондый тәнкыйтьләргә карата мин берни дип тә җавап бирмим. Үзем ничек хис иттем, ничек килеп чыкты -- шулай яздым. Тәнкыйтьчеләр күзлегеннән караганда Зөләйханың хыянәтче булуын аңлыйм һәм мондый карашны да хөрмәт итәм. Әмма монда нинди дә булса диалог булырга тиеш дип санамыйм. Язучы китап яза, бу -- аның эше. Тәнкыйтьче тәнкыйть мәкаләсе яза, монысы -- аның эше. Укучы укый һәм аның үз карашы, үз күзаллавы. Аңда ошый яки ошамый, китап аны җәлеп яйә җәлеп итә, йә җәлеп итми. Бу аның рухи халәтенә бәйле. Шуңа күрә тәнкыйтьче белән автор арасындагы диалог артык әйбер дип саныйм һәм мондый мәгънәсез бәхәсләрнең мәгънәсен күрмим. Мин үзем әйтергә теләгәннәрнең барысын да китабымда әйттем һәм нидер аңлатырга, акланырга җыенмыйм. 
 
-- Татарчага тәрҗемәдә нидер төшереп калдырылды, нидер үзгәртелде дип беләм? 
 
-- Әйе, беренчедән Юзуф исемен Йосыф дип үзгәрттек. Тәрҗемәче Флера Тарханова аңлатты, мин килештем. Икенчедән, Чыңгыз ханга кагылышлы өлешне төшереп калдырдык. Тагын берничә үзгәртү, калдырулар булды. Әмма бу үзгәртүләр күп булмады. 
 
-- Сез бу романны нинди жарнга кертер идегез? 
 
-- Бернидигә дә кертмим. Миңа гомумән әсәрләрне жарнрларга, язучыларны татарныкы-татарныкы булмаганнарга бүлү ошамый. Кемдер минем романны магик-реализм дип атый, икенче берәүләр соцреализм ди. Булсын, мин моңа тыныч карыйм. Бу минем эшем түгел инде. Мин үземә дөрес тоелганча яздым. Бу минем өчен мөһим иде. Һәм минем өчен укучыга кызыклы булуы мөһим. 
 
-- Чыннан да, роман бик җиңел укыла, күренешләр, вакыйгалар кинодагы кебек күз алдына килеп баса. 
 
-- Ул иң элек сценарий буларак язылган иде дә. Дөресрәге, мин китап язу турында уйлаган идем башта, бүлекләр яза башлаган идем. Ике катлам -- хәзерге заман һәм узган заманны күрсәтергә җыенган идем. Хәзерге заманда да Зөләйха исемле бер хатын -- теге Зөләйханың оныкчыгы булыр дип уйлаган идем. Әмма язып-язып карыйм, килеп чыкмый. Ә материал арта да арта... Боларның барысын да бер әсәргә җыю өчен Мәскәү кино мәктәбенә укырга кердем. Беренче курста сценарий яздым, 180 минутлык тулы метражлы фильм өчен иде ул. Аннары шул сценарийны киң план кебек кулланып, роман яздым. Билгеле, романда сценарийда булмаган бик күп әйберләр барлыкка килде.
 
-- Сценарий дигәннән, “Зөләйха күзләрен ача” буенча кино төшерү турында сүзләр бар. Кино төшереләчәкме? 
 
-- Мин төшерелер дип өметләнәм. Чөнки килешү төзелгән, мин “Россия” каналына хокукларымны тапшырдым. Хәзер алар синопсис (сценарийның нигезен кыскача язу -- ред.) язалар дип беләм. 

-- Хокукларыгыз аларга тапшырылгач. әлеге канал әсәр белән нәрсә тели, шуны эшләячәк дигән сүзме бу? 
 
-- Гомумән алганда бу шулай. Алар әлбәттә, әсәрнең исемен, сюжет сызыгын калдыралар. Ә нәрсәнең ничек барачагын алар хәл итә. Сценарийны үзләренә дөрес тоелганча язу да алар кулында. Без очрашып, кайбер нәрсәләрне сөйләшәчәкбез, сценарийның сонгы вариантын укырга бирәчәкләр. Әмма нигездә бу аларның эше булачак. Мин сериал төшерелер дип өметләнәм. Чөнки бу зур проект, 8 серия, зур акчалар... Ә ничек килеп чыгачагы режиссердан (әлегә аның кем булачагы билгеле түгел) һәм актерлардан тора. Әлегә монда җавапларга караганда сораулар күбрәк. Әмма хокуклар каналда, эш бара кебек һәм мин бу проект тормышка ашар дип өметләнәм. 
 
-- “Зөләйха күзләрен ача” романы былтыр “Ясная поляна” һәм “Большая Книга” бүләкләренә лаек дип табылды. Премияләрнең матди ягы зур булдымы? 
 
-- Әйтмим. Теләгән кеше интернеттан табып карый аладыр. Әмма мин бу турыда әйтмим. Матди темага сөйләшәсем килми, бу бик үк дөрес түгел кебек.

-- Әмма тормышка матди як та мөһим бит.
 
-- Әлбәттә мөһим. Мондый премияләр язучыга тормыш мәшәкатьләре турында уйламыйча, бары тик иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 
 
-- Романның татарча варианты өчен гонорар алдыгызмы инде? Гонорар күләмен яхшы дип саныйсызмы? 
 
-- Алдым. Яхшы гонорар. Гомумән, минем Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итүдән бары тик унай тойгылар гына калды. Яшь коллектив, бик иҗадилар, тиз карар кабул итәләр һәм тиз эшлиләр. Без былтыр ноябрьдә килешү төзегән идек, менә китап чыкты да инде. Роман урыс телендә басылганнан соң нәкъ бер ел узды. Бу бик тиз. Сүз уңаеннан шуны да әйтер идем -- романның татарчасын әбием Шакирова Рәйсә Шакир кызына багышладым.
 
-- Тагын нинди телләргә тәрҗемәләр булачак? 
 
-- Инглиз, немец, испан, француз, фин, кытай... Барлыгы 20 телгә тәрҗемә ителәчәк. Бу минем өчен гаҗәп һәм шатлыклы вакыйга.

-- Ә тәрҗемә кем исәбенә ясалачак? 
 
-- Нәшриятләр исәбенә. Ягъни, чит ил нәшриятлары минем китаптан керем булачагын исәп тота һәм заказ бирә. Алар кайсы китапны тәрҗемә итәргә икәнен ничек сайлыйлардыр, мин монысын белмим. Минем әдәби агентым бар, барысы белән дә ул шөгыльләнә. Гомумән, китабымның басылуында әдәби агентның хеәмәте бик зур. Чөнки үзем чыгара алмас идем. Нәшриятләр башлап язучыларга җитди карамыйлар. Ә минем ул өлкәдә бер танышым да юк. Мин төрле нәшриятларга мөрәҗәгать итеп карадым, әсәремне җибәреп карадым, тик берни килеп чыкмады. Соңрак очраклы рәвештә генә әдәби агент белән таныштым. Һәм без аның белән килешү төзегәннән соң, бер-ике атна эчендә барысы да хәл ителде. Шул ук агент Русия авторларын чит илләргә дә тәкъдим итә. Ул тәкъдим итте, минем китапны чыгарырга теләк белдерделәр, килешү төзедек. 

-- Агентлык яңа әсәрләргә заказ бирмиме? Популяр автолар гадәттә бер-бер артлы язып кыне тора бит.
 
-- Юк. Безнең андый сөйләшү булмады. Автор барысын да үзе хәл итә. Мин тулысынча ирекле язучы. 

-- Сезне Татарстан язучылар берлегенә кабул иткәннәр дип ишеттем. Кайчан булды бу хәл? 
 
-- Декабрь ахырында. 

-- Моны кем тәкъдим итте? 
 
-- Беләсезме, мин бу темага сөйләшмәм күрәсең. Мин гариза яздым һәм мине кабул иттеләр. Бары шул гына. Бу хәл узган елның декабрендә булды. Бу темага шул сүзләрне генә әйтә алам.
 
-- Гүзәл, үзегез китап укырга яратасызмы? 
 
-- Мин күп укыйм. Әмма күбрәк фәнни мәкаләләр, диссертацияләр, документаль әсәрләр укыйм. Матур әдәбиятны да яратам анысы, аны еш кына дусларым, үзем хөрмәт иткән кешеләрнең тәкъдиме буенча укыйм. 

-- Татар әдәбиятыннан берәр әсәрне беләсезме? 
 
-- Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты керә иде. Анда шактый күп укый, анализлый идек. Минем өчен Тукай әкиятләре беренче урында. Аларны без үскәндә дә укыдык, хәзер дә китап шүрлегендә тора ул китаплар. Кызым да бик ярата аларны. Вадим Малякин иллюстрацияләре белән чыккан “Шүрәле”, “Су анасы” китаплары искиткеч матур иде. 

-- Кызыгызга ничә яшь? 
 
-- Кызыма 12 тула. Ирем Санкт-Петербург шәһәреннән, Мәскәүдә очраштык, таныштык, гаилә кордык. Гаиләм турында шуннан артыгын сөйләмим. 
 
-- Ничек ял итәргә яратасыз? 
 
-- Балам белән сөйләшәм, шәһәр буйлап, паркларда йөрибез. Без парклар күп урында яшибез, шуңа күрә рәхәтләнеп җәяүләп йөреп була. Питерда еш булабыз. Анда иремнең туганнары яши. Казанга кайтабыз, монда да җәяүләп йөрергә яратам. Бала белән сөйләшеп, аралашып йөрү -- иң яхшы ял. 
 
-- “Зөләйха күзләрен ача”дан соң тагын берәр әсәрегез чыкты әле? 
 
-- Чыкты. Әмма китап түгел. Бер журналда хикәям басылды һәм җыелма әсәрләрдә бер эссем чыкты. Хәзер дә язам. Әмма әлегә ничек буласын әйтеп булмый. 
 
-- Сез хәзер берәр кайда эшлисезме, әллә язу белән генә шөгыльләнәсезме? 
 
-- Язам гына. Хәзер минем төп эшем язу һәм бала белән шөгыльләнү. 
 
Әбисе Рәйсә (уңда) апалары белән. Пит-городокта, якынча 1933 ел.
 
Кечкенә Гүзәл бабасы Гыйльметдин белән Ноксинский бистәсендә. 1978 ел.
 
Әнисе Әлфия, әтисе Шамил.
 
Әбисе белән бабасы, якынча 2000 ел тирәсе.
 
Әбисе Рәйсә, бабасы Гыйльметдин. Байлар Сабасы, 1948 ел тирәсе.

Чулпан ФӘТТАХОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»