|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2016 Шоу-бизнес
Азалия Зиннәт: нәрсә ярата, ә нәрсә яратмый?Җәйге матур көннәрне кем ничек уздыра бит. Кемдер гаиләсе белән күлелле сәяхәтләр планлаштырса, кемнәрдер ерак сәфәрләргә китмичә, ялларын бакчаларында гына үткәрә, ә кемнәрдер, киресенчә, ял турында уйламыйча, эш белән генә мәшгуль. Җырчы туташ Азалия Зиннәт исә әти-әнисенә янына туган якларына да кайтырга, бик күп яңа җырлар яздырырга, костюмнар тектерергә, клипларына кызыклы сценарийлар да уйларга, чит илгә сәяхәтен дә планлаштырырга өлгерә. – Әти-әнием янына кунакка кайтырга яратам. Безнең үзебезнең бакчабыз бар. Анда бик күп чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Алар инде үз бакчаларында үскән кыярлар белән сыйлана. Ә менә үзем бакчада казынырга, чүп үләне утарга яратмыйм. Уңыш кына җыярга кайтам (Көлә). Аның да егерме проценты эчкә кереп урнаша, – дип елмая Азалия.
--- |
Иң күп укылган
|