поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.06.2016 Җәмгыять

Җилкәннәр җилдә сынала

Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче беренче төркем инвалид Илфат Имамиев кеше белән аралашырга зар-интизар булып утырмый. Киресенчә, үз аяк­ларында басып йөрү бәхетен­нән мәхрүм булса да, яшәү өчен көрәшә. Тормыштан тәм табып яши. Әйе, безнең арада әнә шундый кешеләр дә бар.

Без, сәламәт булганнар, тормыш уңайсыз­лык­­ла­рыннан зарланырга ашыкмыйк. Үзебезне Илфат ке­бек­ләр белән чагыштырсак, моңа һичбер хакыбыз юк. Хатыны Гөлия – аның ныклы терәге. Уртак сөе­неч­ләре булып, энҗе бөрте­гедәй кызлары Дилбәр үсеп килә.
 
– Тормышка мәхәббәт уяту­чыбыз, яшәргә көч би­рү­чебез ул безнең, – диләр ирле-хатынлы Гөлия һәм Илфат Имамиевлар кызлары турында.
 
Фаҗигагә Илфат 2011 елның октябрендә тарый. Илфатның тормышын баштанаяк үзгәрткән юл-тран­спорт һәлакәте Теләче авы­лының Ленин урамында була. Ул көннәрдә ниләр ки­чергәнен Илфат үзе генә белә торгандыр. Туганнары, якыннары һәм дуслары, Илфатның 28 яшендә инвалид арбасына берегүенә үзе кебек нык борчылсалар да, тора-бара бу язмышка күнә­ләр. Тешне кысып түзүләр, күз яше аша аралашулар инде артта калган. Егет әк­рен­ләп булса да тормышка кайт­кан. Кайберәүләр кебек төшенкелеккә бирелми, эчүгә сабышмый. Инвалид коляскасы да юнәткәч, тормышы әзме-күпме уңай­лана, ишегалдына, урамга чыгып йөри башлый. Ә инде авто­мобильдә йөри башлагач, аның хәрәкәт итү мөм­кин­лекләре тагын да зурая.
Илфатның ихтыяр көче күпләрне сокландыра: инвалидлар өчен җайлашты­рыл­ган машинада йөрергә кү­некте, районда һәм Казанда узган хоккей ярышларын берсен дә калдырмыйча карап бара, гармунда үзе уй­нап-җырлап, җирле һәм район­күләм концертларда чыгыш ясап, тамашачылар­ның иң нечкә хисләренә кагыла, елата (“Уятмакчы бул­саң халык күңелләрен”, “Туган җирем – Теләче” сәнгать фестивальләрендә без моны ачык күрдек), балык тотарга ярата. “Башка шөгы­лем юк инде – барысы да көндәлек эш­ләр”, – ди Илфат, уенын-чынын бергә кушып. Газета укучыларыбызга Илфатның тагын бер җиңү-куанычын җиткерәсе килә. Быел ул инвалидлар арасында кул көрәше буенча Россия чемпионатында катнашып, уңыш­ка ирешеп кайтты.
 
 – Моңа кадәр Татарстан беренчелегендә катнашканым бар иде. 2013 елда – өченче, тагын бер ел узгач, икенче урынга күтәрелдем, – ди Илфат. – Кечкенәдән спортны яраткач, миңа хә­зер дә күнегүләр дәрт өсти, яшәргә көч бирә. Мәскәүдә инвалид арбасындагылар арасындагы Россия чемпионатында инде берникадәр әзерлек белән көч сынаштым – 75 килограммга кадәр үл­чәү авырлыгындагы спорт­чы инвалидлар арасында катнашып, өченче урынга ирештем.
 
Илфат кул көрәше сер­ләренә йөзләгән егет-кызны зур ярышларда җиңәргә өй­рәткән Айрат Кыямов җи­тәк­челегендә төшенә. Ай­рат абый сау-сәламәт егет-кыз­ларга гына түгел, ә мөмкин­лекләре чикле булганнарга да юл ача. Тумыштан инвалид Олы Тиләҗе авылы егете Ришат Зәйнетдинов, мәсә­лән, инде дөньякүләм ярышларда да зур уңышларга иреште.
 
– Ришат – күрше авыл еге­те. Аның белән бергә шө­­гыльләнәбез. Иң зур рәх­мә­тем – терәк булган гаи­ләмә һәм спортка алып кер­гән Айрат абыйга, – ди Илфат. – Шөгыльләнү җиңел түгел, әмма мин югары нәтиҗәләр­гә ирешүне максат итеп куям. Шуңа да курыкмыйм. Дөнья чемпионатларына эләгү турында хыялланам.
 
Әлбәттә, Илфатның иң зур табышы һәм бәхете – хәләл җефете Гөлия. Авыр­лыкларның иң авырын, иң газаплысын алар бергә җиң­гән. Илфат бераз савыга төш­кәч, туганнары, авылдашлары ярдәме белән өй­ләренә янкорма төзеп чыкканнар. Алга таба да мондый куанычлы мәшәкать­ләр­не күрергә язсын. Бүген исә алар әби-бабай, ул-килен, онык, бер булып, әвә­рә килеп яшәп яталар. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Язмамны халкыбыз­ның сөекле шагыйре, халык язучысы, үзе дә язмыш тарафыннан кыерсытылып, го­ме­ренең күпчелек елларын ятакта үткәргән Фәнис абый Яруллинның мәгълүм “Җил­кәннәр җилдә сынала” әсә­реннән өзек белән төгәлли­сем килә.
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен, якасына ябыш... Җил­кәнеңне җилләр екса – йө­рә­геңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»