поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.06.2016 Мәгариф

Чыгарылыш кичәсе булмаячак?!

Шушы көннәрдә мәктәп белән хушлашучы яшьләр, аларның ата-аналары чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Әмма тиздән мәктәпне тәмамлаучыларга аны үткәрүне тыярга мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый тәкъдим яңгырады.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, мәктәп директорларына чыгарылыш кичәләрен оештыруны контрольгә алырга кирәк. Кичә уздыруны тыя алмыйбыз, ул безнең вәкаләттә түгел, ди ул. 102 гимназия директоры Ирина Бакова исә, мәктәптә уза торган тантаналы чара да җиткән, иртәнге сәгать өчкә кадәр бара торган олылар банкеты балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм, ә мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен аны бәйрәм дип әйтеп булмый, ди.
 
Ә сез ничек уйлыйсыз, чыгарылыш кичәсе уздырырга кирәкме?
 
Камәрия Хәмидуллина, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры:
- Рестораннар белән мавыгырга кирәкми, дип уйлыйм. Мәктәп залында да тантаналы чара үткәрергә була, матди якка, ашау-эчүгә басым ясамыйча да, аны җылы, ихлас, истә калырлык итеп үткәрергә мөмкин.

Ләйсән Зәкиева, чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе:
- Кызым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Авыл җирендә рестораннарга бару юк. Су буена төшеп утырдык. Ата-аналарга да, балаларның үзләренә дә бик ошады. Без үзебез дә мәктәпне тәмамлагач, таң каршыларга урманга барган идек. Безнең хушлашу кичәсе дә истә калырлык булды. Рестораннарга барып, тамадалар яллап бәйрәм итүгә мин үзем каршы, әмма бала хакына бармыйча да калып булмыйдыр ди.
 
Алсу Гаязова, чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Өлкән сыйныфларга карап, без һәрвакыт планнар кордык, үзебез чыгарылыш классы булганда тегеләй, болай уздырырбыз дип, күңелдән генә әллә нәрсәләр “эшләп бетердек”. Әлбәттә, һәркемнең бу көнне истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Кемдер таңга хәтле шәһәр урамнары буйлап йөри, фотога төшә. Кемдер “Лимузин”га заказ бирә. Әллә ни мөгез чыгармасак та, безнең кичә дә искитмәле булачак. Алдан ук берсүзсез түгәрәк табын артында утырырбыз дип планлаштырдык. Матбугатта чыккан хәбәргә кагылышлы шау-шу белән бер дә килешәсе килми, ак эт бәласен кара эткә ягып, аны бөтенләй тыярга кирәкми. Сабакташларыбыз да, тәртә арасыннан чыктык дип, әллә ни кыланмасын иде.
 
Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүматтан күренгәнчә, чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум булган.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»