|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Суга керсәм, ни булыр?Соңгы көннәрдә генә Татарстан сулыкларында дүрт бала батып үлгән. Җәйнең эссе көннәре әнә шундый куркыныч саннар алып килде. Тик моңа карап кына суга керергә теләүчеләр саны кимеми. Киресенчә, республикада махсус җиһазландырылмаган, әмма халык күпләп ял итә торган урыннар арта. Коткаручылар хәзер кич һәм ял көннәрендә дә кизүгә чыга башлаган хәтта. Кичә коеп яуган яңгыр суга керү теләген басармы? Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле республика сулыкларында 48 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Суда 33 кешенең гомере өзелгән. Бу – дүшәмбе көнгә билгеле булган сан. Барлыгы 36 кешене судан исән-имин чыгарганнар. Батып үлүчеләр арасында балалар да бар. Быел суда алты сабыйның гомере өзелгән. Фаҗигале очраклар барыннан да бигрәк Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Балык Бистәсе районнарында күбрәк. Биредә 3әр гадәттән тыш хәл теркәлгән. Татарстанның Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе урынбасары Илнур Йосыпов сүзләренә караганда, узган елның шушы ук чорында 58 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булган. Барлыгы 40 кеше, шул исәптән 6 бала суда батып үлгән. Хәтерләсәгез, былтыр яз ахыры –җәй башы эссерәк иде. Бәлки фаҗигале очракларның быелга караганда күбрәк булуы да шуңа бәйледер.
16 июнь көнне Татарстанның Питрәч районында суга батучы 9 яшьлек малайны коткарырга дип елгага кергән 14 яшьлек үсмернең үлүе турындагы хәбәр тынарга да өлгермәде, икенче көнне Арча районыннан куркыныч хәбәр килеп иреште. Чиканас авылы янәшәсендәге елга буасында 8 һәм 9 яшьлек ике малай батып үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, сабыйларның үле гәүдәләрен яр буеннан узып баручы ир-ат күреп алган. Фаҗига чыккан урында сулыкның тирәнлеге бер метр чамасы тәшкил иткән. Яр буенда малайларның өс киемнәрен дә тапканнар.
Илнур Йосыпов әйтүенчә, әлеге буа махсус җиһазландырылмаган, халык суга керә торган урын буларак теркәлмәгән. “Коену сезоны башланыр алдыннан һәр районда халык күпләп ял итә торган урыннарны исәпкә алалар һәм бу турыда мәгълүмат җибәрәләр. Кызганыч, безгә килеп ирешкән исемлектә Чиканас авылы янәшәсендәге елга буасы юк. Шуңа күрә биредә күзәтү эше дә оештырылмаган. Төбәк вәкилләре сүзләренә караганда, биредә шлагбаум булган. Фаҗигадән соң сулыкны исәпкә алдык”, – диде ул.
Районнарда яшәүчеләрнең коену рөхсәт ителмәгән урыннарны үз итүе гаҗәеп хәл түгел анысы. Татарстанда җиһазландырылган бер генә комлык булмаган төбәкләрне санап чыгу өчен бармаклар да җитми. Ә суга керү теләген ничек басарга? Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда махсус җиһазландырылмаган, әмма халык күпләп ял итә торган 368 урын теркәлгән. Былтыр андыйлар саны 278не тәшкил иткән. Ә коену рөхсәт ителгән урыннар 50гә дә тулмый. Су буенда ял итәргә теләүчеләргә коену урыннары җитмәвен аңлау өчен әнә шул саннарга күз салу да җитә. “Яр буендагылар белән сөйләшү, аңлату эшләре алып барабыз. Әлеге эш район вәкилләре белән берлектә оештырыла. Татарстанда сулыкларны күзәтеп тору һәм тәртип урнаштыру максатыннан халыкны административ җаваплылыкка тарту системасы гамәлдә”, – диде җитәкче урынбасары. Коткаручыларның эше дә арткан. Былтыр яр буйларын сәгать алтыга кадәр күзәтсәләр, хәзер кич-кырын, ял көннәрендә дә сакка чыгалар. Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучы шәхси затларга штраф күләме – 1,5 мең сум, рәсми затларга исә 5 мең сумга кадәр җитә.
“Вәзгыятькә гомумәнрәк карасак, бездә гадәттән тыш хәл юк. Суда батып үлүчеләр саны кимүе күзәтелә, – диде “Казан сулыкларында коткару җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы советы рәисе Александр Корабицын. – Балаларга килгәндә, фаҗигадә бары тик ата-аналар гына гаепле”. Коткаручы әйтүенчә, малай-кызлар яр буена әти-әниләре белән генә барырга тиеш. Йөзә беләме ул, юкмы, монысы мөһим дә түгел. Бала суга керүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бәяләп бетерә алмый. Иң яхшысы – суга рөхсәт ителгән урыннарда гына керү. “Биредә гадәттән тыш хәл чыккан очракта, ярдәмгә килә алырлык кешеләр бар. Бүген күпчелек йөзә белә, суда батучыларны коткару күнекмәләренә дә ия. Тик менә белгәнеңне куллана белү – икенче нәрсә. Өлкәннәр үз-үзләре өчен җаваплы. Ә менә балалар суда коену мәсьәләсе – мөһим проблема. Аларны йөзәргә өйрәтергә кирәк”, – диде коткаручы. Аның фикеренчә, балалар белән даими рәвештә шөгыльләнеп тору зарур. Белгечләр җәйге лагерьларда укыта икән. Алар малайларга-кызларга суда үзеңне дөрес тоту, гадәттән тыш хәл чыккан очракта беренче ярдәм күрсәтү серләрен өйрәтәләр.
Карелиядә балаларның үлеменә бәйле коточкыч фаҗига чыккан лагерьны ябулары турында да хәбәр иттеләр. Мәгълүм булганча, өлкәннәр, давыл куркынычы булуга да карамастан, малай-кызларны көймәләргә утыртып, елга буйлап алып чыгып киткән. Көчле яңгырда 14 бала суда батып үлгән. Тикшерүчеләр биш кешене кулга алган. Статистика мәгълүматларына караганда, көннәр суытмыйча, халык судан чыкмый. Шуңа күрә синоптикларның атна ахырына һава торышы суыта башлый дигән фаразына сөенергә дә, көенергә дә белмәссең.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|