поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2016 Язмыш

“Улыгыз Нәҗип минем күз алдымда, янган пароходта һәлак булды”

Бабайның өч улы – Муллагали,КМирзагали (минем әткәй), Нәҗип һәм ике кияве сугышка алына. Сугышка гаиләсеннән 5 кеше озатып, Шәрип бабай белән Гөлчирә әби ул хәсрәтләрне ничек кенә күтәргәннәрдер – шул 5 кешедән бер әткәй генә исән кайта. Әткәй 1941 елда сугышка алынганнан соң, Суслонгердагы әзерләнү лагерена эләгә. Андагы хәлләрне тыңлаганда чәчләрең үрә тора. Урман эчендәге бу лагерьда булачак сугышчыларны ничек кенә интектермиләр.

Иң үзәккә үткәне хәрби өйрәнүләр түгел, ә ачлык була. Ачлыктан кешеләр явызланалар, бер-берсеннән азык тартып ала башлыйлар, урлашалар, сугышалар. Лагерьдан качарга теләүчеләр дәКбула – аларны сакчылар атып кына үтерә.

Берничә айдан әткәй, сугышка алынучылар исемлегенә эләгеп, фронтка китә. Башта Украинада сугыша, аннары Сталинград фронтына җибәрелә. Сугышның башыннан азагына кадәр пехотада хезмәт итеп, туган илебезне җәяүләп, чакрымнан-чакрымга дошманнардан арындырып, исән-имин әйләнеп кайта ул.

Әткәй сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бүләкләренең дә исемнәрен дә белмибез. Кайчандыр кирәге чыгар, моның өчен нәрсә дә булса бирерләр дип уйламагандыр да инде. Чыннан да, түгелгән каннары өчен беркемнән бер тиен файда күрмичә, әткәй 1979 елда, әнкәйнең вафатыннан соң 3 ай үтүгә, беркемне дә борчымыйча, тыныч кына бакыйлыкка күчте.
 
Хәзер әткәйнең энесе Нәҗип абыйны да искә алып үтмәсәм, дөрес булмас, чөнки аның язмышы бигрәк тә аяныч. Башкаларына кара кәгазь килсә дә, кече уллары – әле өйләнергә дә өлгермәгән Нәҗипләре турында бер хәбәр дәКбулмагач, Гөлчирә әбием гомер буе аны көтеп яши. Бары тик сугыш бетеп 15 ел үткәч кенә, әбиемә Пучы авылының бер кешесе сине күрергә тели дигән хәбәр бирәләр. Ул кеше, чыннан да, Нәҗип абый белән бергә утны-суны кичкән кеше булып чыга. Аның сөйләвенчә, Нәҗип абый әсирлеккә эләгеп, соңыннан Америка гаскәрләре азат иткән кешеләр арасында була. Бу Пучы агае белән алар әсирләрне Севастопольгә алып кайта торган корабльдә танышалар. Икесе дә татар, күрше диярлек авыл кешеләре дә булгач, шатланып, өйгә кайту турында планнар коралар. Тик бу корабльне Севастопольдә үк кораллы сакчылар төркеме каршы ала. Стройга тезеп, әйберләрен алып калып, туп-туры салкын душка куып кертәләр. Душтан чыга торган җирдә һәрберсенә тоткыннар кия торган кием кидертеп, кораллы сак астында баракларга алып китәләр.
 
Ә аларны “Кызыл хач” җәмгыяте чагыштырмача яхшы кием, бөтен кирәк-яраклар тутырылган биштәр белән тәэмин иткән була. Биштәрдә сөлге, кырыну приборы, теш пастасы, теш щеткасы, кашык, кружка кебек әйберләргә өстәп, кул сәгате, төрле консервалар, хәтта ручка белән блокнот та була. Киемнәрдән җыеп алынган документларны барлап, һәркемнең шәхесен ачыклап, беренче тикшерү үткәргәннән соң, аларга яңа документлар тутырып бирәләр. Хәзер инде Совет иле тоткыннары булган бу бичара солдатларны Себернең кеше аягы басмаган җирләренә кадәр алып китәләр. Алар анда урман кисә, юл сала. Бик күпләре беренче кышта ук үлеп бетә. Җәйләрнең берсендә, бу участокта эш эшләнеп бетү сәбәпле, Енисеймы, Ангарамы елгасына алып киләләр. Анда пристань булып, тоткыннарны икенче җиргә күчерергә тиеш булалар.
 
Менә пристаньга ике пароход килеп туктый. Нәҗип абый белән Пучы егете икесе ике пароходка туры киләләр. Ике тәүлек баргач, икенче пароходта ыгы-зыгы куба. Кычкырышкан, сүгенгән, атышкан тавышлар ишетелә. Ул да булмый, пароходтан төтен чыкканы күренә. Һәм берничә минуттан, пароход шартлап, янып, кисәкләргә аерылып, су төбенә китә. “Улыгыз Нәҗип минем күз алдымда, янган пароходта һәлак булды”, – дип тәмамлый сүзен Пучы кешесе.
 
Бу язганнарым сугыш корбаннарына дога булып барсын иде.
 

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА, Мөслим районы, Кырынтау авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»