поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.09.2009 Җәмгыять

ҮЗГӘРӘ АВЫЛ, ҮЗГӘРӘ, ЯКИ ШӘҺӘРЛӘШҮ ЧИРЕ БЕЗГӘ НИ БИРӘ?

Адәм баласы үзенә нәрсә кирәген беркайчан тәгаен генә белмәс, ахрысы. Һаман нәрсәдәндер канәгать түгел, нәрсәдер җитми, нидер эзли, таба, югалта, үкенә… Тормыш ич инде бу, дияр кайберәүләр, ниемә дип аптырыйсың? Тормыш икәнен мин дә беләм. Тик кайчакта бу каршылыклар, контраст шулкадәр "чәчрәп" тора, хәтта кызык булып китә.

Шәһәрдәге бер танышым үткән ел, Казанга якын бер авылдан җир алып, өй сала башлады. Безнең дә авылда үзебезгә күрә төзелеш алып барыш. Шуңа күрә очрашкан саен сүзебез үзеннән-үзе төзелешкә күчә.

 

– Өеңне нәрсәдән саласың? Төсле кирпечтәнме, әллә каминнанмы? – дим, белдеклеләнеп, әле танышым төзелешкә керешер-керешмәс. Янәсе, авылда аңа караганда күбрәк яшәгән, төзелеш белән әледән-әле шөгыльләнгән кеше буларак, тәҗрибәм зуррак.

 

– Син нәрсә, нинди кирпеч, – ди бу, – кирпеч стеналар арасында болай да күп яшәдем инде мин. Агачтан салам, бүрәнәдән. Бурасын сатып алдык инде…

 

Һәм танышым шундый бер ләззәт белән авылдагы бүрәнә өйдә яшәүнең рәхәтлекләрен саный башлады, ирексездән, аптырап калдым. Гомер буе бүрәнә өйдә яшәп, берни аңламаганмын, сизмәгәнмен икән, минәйтәм. Әмма аның фикерләре белән килешергә уемда да юк, бу заманда кем агачтан өй салган инде, дип эчтән генә үз "туз"ларымны барлыйм. Авыл кешесе хәзер туалетын да кирпечтән, мәңгелек итеп эшләргә тырыша бит ләбаса.

 

– Ник, минәйтәм, тәрәзәләреңне пластиктан куясыңдыр бит? Бездә инде бөтен кеше шундыйга күчте. Матур да, бәясе дә шул бер чама. Гел буяп газап чигәсе дә, черер дип куркасы да юк, – дим моңа, ул өен түбә астына керткәч.

 

– Юк, юк, – дип көлемсерәп янә каршы төшә танышым. – Пластиктан түгел, агачтан эшләтәм. Өй салсам, "химия"не өйгә дә кертмим дигән идем… Агачка берсе дә җитми бит, аның исе генә дә ни тора! Буйыйсы булсани, чересәни, бер нәрсә дә гомерлек түгел, әллә син үзеңнең пластикларыңны мәңгелек дип беләсеңме?!

 

Мәңгелек түгеллеген беләм лә ансы. Тәрәзәләргә заказ биргәндә үк ничә елга чыдаячакларын белешкән идем. 40 ел гарантия бирделәр. Моңа кадәргеләре – агач рамлылары да нәкъ шуның кадәргә чыдаган иде. Боларын, билгеле, танышыма әйтеп тормадым, үз позициямдә кала бирдем. Очрашып, төзелеш турында сөйләшкән саен фикер каршылыгы, төрлелеге әнә шулай дәвам итте. Авылча әйтсәк, беребез арбадан бара, икенчебез чанадан…Хәер, каршылык та түгел иде бугай бу, беребез авылда, икенчебез шәһәрдә яшәүче буларак, яшәешкә мөнәсәбәт иде шикелле.

 

– Һич югы, мунчаңны өеңә терәп саласыңдыр бит, – дим чираттагы очрашуда сүз чыккач. Аның газ мунчасы саласына һич шикләнмичә.

 

– Юк, – ди танышым кабаттан. – Аерым урынга бурадан салам, утын ягып, томалап керә торганны… Әйтәм бит: барысын да элеккечә, авылча итеп эшлим…

 

Менә хикмәт нәрсәдә икән! Без баш ваткан сорауга җавап бик гади булып чыкты түгелме соң? Күңеле элекке авылны сагынган, үзе әйткәндәй, шәһәрдә яшәп тә, яртылаш авылныкы булып калган, яртылаш авылныкы булып яшәгән кешенең җан авазы икән бит бу! Агач исенә мәхәббәт түгел, күңел түрендә калган авылга мәхәббәт икән ләбаса!

 

Ә без, авылда яшәүчеләр, моны аңлау түгел, хәтта кабул да итә алмыйбыз, ахры. Без бит киресенчә, шәһәрчә тормышка омтылабыз, барлык уңайлыклары булсын дип, газаплана-газаплана булса да төзибез, сүтәбез, үзгәртәбез, тагын төзибез. Эшне, тормышны җиңеләйтәбез, камиллеккә омтылабыз, янәсе.

 

Соңгы елларда безнеке кебек кечкенә авылларга да йокты бу чир. Өйдән генә йөри торган мунчалар, өй эчендәге туалет-ванналар, душлар, пластик тәрәзәләр, профнастилдан жилкапкалар… берсе дә элеккеге авылча түгел шул. Газ яки утын ягыла торган тимер мичле мунчаларны да авылныкы дип булмый, бер-ике сәгать утын ягып, томалап, ике-өч сәгать ис беткәнен көтә торган мунчаларныкы кебек тәмле ис тә килми үзләреннән. Аның каравы, ансат, тиз, рәхәт. Тәмле исе килмәсә ни, аның каравы эше азрак. Без, авылдагылар, шулай уйлыйбыз. Һәр цивилизациягә омтылыш әнә шулай эшне киметү, җиңеләйтү белән аңлатыла һәм аклана. Әйтик, тәрәзә рамнарын ел саен эчле-тышлы буйый-буйый гарык булган идек инде, химия булмагае, чурт булсын, барыбер пластиклар кулайрак безгә дибез. Әле бит өстәвенә, көзен икенче кат тәрәзәләр куеп, язын алып мәшәкать­ләнәсе дә юк.

 

Кухня, мунча, туалет-ванна өлешләренә дә идәнгә плитка гына ябыштыручылар арта. Идән чери дип кайгырасы, алыштырасы юк. Хәзер инде агач өйләрне дә тыштан йә сайдинг, йә камин белән "төреп" алучылар, эчтән бүрәнәләргә дә евро "киертүчеләр" артканнан-арта. Шәһәрдә яшәүчеләр кебек, "сулый-суламый" дип торасы түгел. Заманча, матур булсын. Сәламәтлеккә файдалымы, зыянлымы дип тә уйлап караган юк, әнә ич, пластиклар, МДФлар, тагын әллә ниткән "химия" – шакмак-плиткалар белән "тигезләнгән" түшәмнәр ничек балкып, өйгә пөхтәлек биреп тора! Без кешедән киммени дип, соңгы вакытта берәм-берәм элекке зур мичләрне дә сүтә башладылар. Алар урынына нәфис кенә газ юллыгы "өяләр" дә, калган урыны шәһәрчә җылы-салкын суы, унитаз-ваннасы, душы (юынса-юынмаса, ул булырга тиеш!) булган туалет-ваннага әйләнә. Бер караганда, барысы да бик әйбәт. Авыл кешесенең үз тормышын җиңеләйтергә, цивилизациягә омтылышы бер дә начар түгел. Тик болай да элекке бик күп матурлык-үзгәлекләрен, үзенә генә хас гадәтләре – яшәү рәвешләрен югалта барган авылның танымаслык булып үзгәрергә омтылуы, ягъни шәһәрләшүе аның асылына зыян салмаса ярый ла... Өстәвенә эшне җиңеләйтәбез дигәнгә карап (элекке кебек утын-күмер ягасы, чишмә-елгалардан су ташыйсы, печән-саламын ел әйләнәсе җилкәгә күтәреп ташыйсы юк, калган уңайлыклар турында алдарак язылды), авыл кешесенең барыбер капка төбенә чыгып утырырга, күршесенә кереп хәлен белергә дә вакыты юк. Мо­ның шулай икәнен һәрберебез белә, тик үзгәрергә дә, аның сәбәпләре турында уйланырга да теләмибез кебек. Әйтәм бит, шәһәрләшәбез – каладагы кебек һәрберебез үз дөньясы белән кайный…

 

Ә шәһәрдәгеләр, шул ук вакытта инде өчәр катлы кирпеч коттеджларында, затлы сарайларында яшәп, аннан тәм таба алмаган заман байларының кайберләре кабат агач өйләр тергезә башлады. Соңгылары һич кенә дә акчаларын кая куярга белмә­гәннән, куллары "кычытканнан" гына бу адымга бармый шикелле… Әйтәм бит: аңламассың бу адәм баласын.

 

Дмитрий БУНТУКОВ фотосы.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 187 | 12.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»