поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2016 Язмыш

Ничек түздең икән, әбием?

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы. Ут эченнән килгән хатлар. Хәбәрләре килми торса, нәрсәгә юрадың да ничек түздең икән, әбием? Өч якын кешеңне югалту ачысына ничек чыдадың икән?

Япь-яшь килеш кызың Бисал, үз теләге белән, сугышка киткән. Алар авылдан берничә була. Бисалны иптәш кызы Гөлсем белән хәрби заводта эшкә калдыралар. Монда сумала эретү эшендә катнашканда, апамның өстенә кайнар сумала ага – тәненең күп өлеше җәрәхәтләнә. Табиблар апамны саклап кала алмыйлар. Авылга апамның дус кызы гына кире әйләнеп кайта. Фаҗигале хәбәрне алгач, әбием тавышсыз гына елап түзгәндер...
 
Олы улың Шәйхетдиннең хәбәрсез югалуын белсәң дә, син аны соңгы көннәреңә кадәр көттең. Ул сугыш кырында яраланып, бер күзен югалта. Аны, хезмәтен пешекче булып дәвам итәргә, Суслонгерга җибәрәләр. Анысы – Мари урманнары арасында. Әнием –Шәйхетдин абыйның сеңлесе. Абыйсының монда якында гына булганын белгәч, янына барып кайтырга җыена. Үзенә күрә күчтәнәчләр алып, әнием Суслонгер урманнарын эзләп китә. Очрашалар. Абыем, әнине урман аша озата чыкканда: «Син ничек монда килеп җитә алдың, сеңлем, монда бит бер тәмәке төпчеге өчен дә кеше үтерәләр», – ди.  Шул күрешүдән соң абыемның хатлары килүдән туктый. Хат язмагач, үзе кайта торгандыр инде, дип, әбием аны көтә башлый. Шулай итеп, баласын, хатынын, әти-әнисен, туганнарын калдырып, абыем хәбәрсез югала.
 
Сугыш елларында бабам, олы яшьтә булуына карамастан, каравылчы булып эшли. Радио­дан соңгы хәбәрләр тапшыр­ганда: «дошманның фә­лән кадәр техникасы тар-мар ителде»,  – дигәнне ишетүгә, мо­ңа кадәр сугышларда катнашкан бабам, ачынып: «Сез монда техника санап ятасыз, ә дошман җиребезгә керә», –  дип әйтеп ташлый. Бу сүзләрне шунда җыештыручы булып эшләгән карчык тиешле урынына җиткерә. Бабамны алып китәләр. Хәсрәтләрен уртак­лашыр кешесен дә югалта әбием.
 
Бабам авылыбызның оста скрипкачысы булган. Туй-мәҗлесләрдә скрипка уйнап, авылдашларының күңелен күтәрә торган булган. Шул китүеннән бабам да әйләнеп кайта алмаган. Уйлыйм-уйлыйм да үз-ү­зе­мә һаман шул бер сорауны бирәм: «Ничек түздең икән, әбием?»
 
 
 
 

Гөлия ГЫЙЛӘҖЕВА, Чистай районы, Каргалы авылы
Шәһри Казан
№ --- | 21.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»