|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2016 Җәмгыять
50 һәм 55 очраштырдыКүптән түгел без, 1977 елда Шөбиле мәктәбен тәмамлаучылар, Сергачның “Русь” ресторанында очраштык, күңелле генә аралаштык һәм әйбәт кенә ял иттек. Яраткан укытучыларыбыз – Халидә апа Бакиева белән Арсланбек абый Аляутдинов мәҗлесебездә олы кунаклар иде. Кызганычка каршы, 39 классташыбыздан 13е килә алмады. Ә моңа кадәр, 50 яшьләребездә, без Мәскәүдә очрашкан идек һәм ул чакта барыбыз да җыелды диярлек. Нәкъ шунда 5 елдан соң, ягъни 55 яшьләребезне тутыргач, тагын классташлар белән очрашырга сүз куештык һәм аны, күргәнегезчә, быел тормышка ашырдык. Дистә еллардан соң ун ел бергә укыган классташларың белән очрашудан алган тәэсирләрне, кичерешләрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Алар барысы да балачак һәм мәктәп белән бәйле булган якты хатирәләргә барып тоташа. Шул ук вакытта классташларыңның бүгенге тормышлары һәм казанышлары белән танышу да, үзара элемтәләрне яңадан барлап ныгыту да яшәү дәртен арттыра һәм яшәеп киткәндәй буласың. Ә бит киләсе елга Шөбиле мәктәбеннән чыгып киткәнебезгә дә 40 ел тула инде. Әйтергә генә җиңел кебек, бер карасаң, күп тә түгел сыман, ә гомернең яртысы әллә кайчан артта калган инде...
Рифат САФИУЛЛИН, Шөбиле |
Иң күп укылган
|