|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
13.09.2009 Милләт
![]() ФАҖИГА-ХӘЛЛӘРЕБЕЗ ХАЛЫКНЫКЫДАЙМоннан берничә ел элек, йомышым төшеп, танылган шагыйрьгә шалтыраттым. Трубканы кызы күтәрде һәм русча эндәшүемне үтенде. Бу хәл мине гаҗәпләндерде, ахыры ни булып бетәр дигән кебек, Язучылар берлеге әгъзаларының махсус телефон кенәгәсен алып, рәттән номерлар җыярга тотындым. Өйдә туры килгәннәрдән кемнеңдер баласы ала, икенчесенең – оныгы. Ник берсе татарча җавап бирсен дә татарча сәламләсен! Хәер, болай кистереп әйтү дөрес үк түгелдер дә. Яшьтәшләремнең – сиксәненче еллар башында әдәбиятка килүчеләрнең кыз-уллары татарча бер дигән сөйләшә булып чыкты. Ә менә милләтпәрвәрлек белән дан алган шактый каләм ияләренең балалары әллә бөтенләй аңламаган кебек кылана, әллә ана телендә сөйләшергә теләми, әллә ул телдә эндәшүчегә хөрмәтсезлек күрсәтә. Инде килеп, татар теле дип җан аткан өлкән яшьтәге галимнәребезнең балалары-оныкларына шалтыратырга тотындым. Аларның да ана телен белүе «аника», «атика», «абика» дигән сүзләрдән ерак китмәде.
Мин хөрмәт иткән әлеге галимнәр арабызда юк инде. Аларның оныклары татар факультетында укып чыктылар, ярыйсы гына татарча сөйләшергә дә өйрәнделәр, әмма ике арада кайчандыр оештыра алмаган диалог күңелдә җәрәхәт эзе калдырды.
Мин бу хакта редакциягә мәкалә илттем. Язмамны кулына алган хезмәткәр, син бит җитәкчебезнең авырткан җиренә баскансың, газетабызда чыгармый ул аны, дип әйткән иде – шулай булып чыкты да.
Кешегә акыл өйрәтү бик җиңел ул, әмма ул акылны сеңдерүне үз гаиләңнән башларга кирәк. Язучылар арасында андыйлар да юк түгел. Халыкның иң хөрмәт иткән милли әйдаманнарыннан Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллиннарның балалары татарча сөйләшә.
Билгеле ки, балаларыбызның ана телебезгә, тарихыбызга, ата-бабаларына мөнәсәбәтендә иҗтимагый шартларның, үскән тирәлекләрнең роле зур. Ә бит барыбыз да шул шартларга куелган. Ахыр чиктә Татарстанда яшәүчеләрнең йөрәк парәләрен милли мәктәптә укыту мөмкинлекләре бар. Без аннан файдаландык та, әнә шуңа күрә чордаш каләмдәшләребез белән бик горурланам. Гөлзадә Бәйрәмова белән Газинур Моратның улын ал. Татар телевидениесенә хезмәт итә. Ләбиб Лерон кызы татарча тамашаларны бер дигән алып бара. Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова кебек шагыйрьләрне, Назыйм Сәфәров, Атлас Гафиятов кебек журналистларны һәм тагын башка бик күпләрне саный алам.
Без мәктәптән соң, нигездә, русча укыдык. Татар телендә укытылган фәннәр КДУда да күпме генә булгандыр! Педучилищеда беренче кураторыбыз рус теле мөгаллиме иде. Ул хәтта тәнәфестә дә татарча сөйләшүне тыйды, без, шуңа да карамастан, һәр тәнәфесне милли әдәбият-сәнгать кичәсенә әйләндердек. Буыныбыз, балаларын телне сату хакына югары күтәрергә тырышкан кайбер өлкәннәрдән зур гыйбрәтләр алып, торгынлык чорыннан үзгәртеп кору елларына аяк атлады. Иң иманлы буын дип саныйм мин аны һәм шулай булуы белән чиксез горурланам.
Әйе, милли проблемалар күтәргән әсәр язучылар да туган халкын һәм аның телен саклау өчен зур эшләр башкаралар. Шуны әйтергә телим: үз өеңдә сүзеңне үткәрә алмыйсың икән, милли рухтан ерагайган кавемдәшеңә әйтергә теләгән фикереңне ничек ирештерерсең?! Ул сиңа, ә үзең (?) дигән сорауны куймасмы? Бервакыт Кукмара районы мәктәпләрендә балалар белән очрашып йөрибез. Арабызда детектив жанрдагы әсәрләре белән популярлашкан Мәгъсүм Насыйбуллин да бар. Тегеләй булырга куша бу балаларга, болай… Татарча гына сөйләшегез, рус белән гаилә кормагыз һәм башкалар, һәм башкалар… Газинур Морат, алдындагы дипломатына чирткәләгән булып, Мәгъсүм абый, уйлап сөйләгез, монда компромат Сезгә дә бар, дип шаяртып куйган иде, хөрмәтле әдипнең сәгатьләргә сузылган чыгышы шактыйга кыскарды. Без моны аксакалның сүзе озынга киткәндә еш куллана башладык.
Ә бит компромат табылмаслык каләмдәшләребез дә юк түгел. Мәрхүм Мөхәммәт абый Мәһдиев: «Минем балалар татарча үзем кебек үк сөйләшә, русча миннән яхшырак яза, инглиз телендә бер дигән аңлаша», – дип әйтә торган иде. Безнең балалар да шулай. Кайвакыт алар авызыннан күптән онытылган диалекталь сүзләрне тотып алып шаккатасың, русча сөйләмнәренең камиллегенә гаҗәпләнәсең. Әле инглизчә шигырьләр дә язсалар, ничек горурланмыйсың! Әнә шул чакта үзеңнең милләттәшләреңә әйтер сүзең генә түгел, хәтта күпмедер хакың барлыгын да аңлыйсың.
Үзгәртеп кору елларында күп кенә сәнгатькәрләрнең дөньяга күзләре ачылды. Алар балаларын һәм оныкларын милләтпәрвәр итеп тәрбияләү өчен тырыштылар дип беләм. Бик күпләре соңга да калганнар иде инде. Хөрмәтле Гариф абый Ахуновны, Шаһидә апаларны искә алу гына да җитә. Алар миңа рәнҗемәс дип беләм. Мин бик яраткан кызлары, уллары русча сөйләшмиме һәм иҗат итмиме? Гаиләләре нинди милләт балалары белән оешты соң дигән сораулар күңелгә килә. Кызганыч ки, каләм ияләренең дә бер үк фаҗигаи халәт һәм хәлләр кичергәннәре юк түгел.
Безнең подъездыбызда да бары тик милли проблемалар гына күтәргән танылган бер драматург яши. Менә инде ничә ел аның баласы белән татарча сөйләшү омтылышы ясыйм, ә ул хәтта исәнләшергә дә теләми. Мин егетне бик яхшы, соң дәрәҗәдә әдәпле инсан, игелекле бала, юньле күршегә саныйм, шуңа да карамастан, үз телендә аралашырга теләмәвен аңламыйм. Чыннан да, язучылар йөрәкләренә тигән проблемаларны күтәрә, үз язмышында очраганны әсәренә кертә булып чыга, шуңа күрә бөтен җаны-тәне белән аңлый һәм тирәннән яза да ала торгандыр.
Бу мәкаләне кайбер каләмдәшләремне кимсетер өчен язмадым, барыбызның да һәр әгъзасына заман чирләре йокмый калмаган милләт балалары икәнлеген һәм алардан арыну көрәшендә бердәм булырга, дөрес тактика сайларга кирәклекне әйтергә теләдем. Иң мөһиме һәм иң кызганычы: үз гаилә әгъзаларыңны, кайвакыт хәтта үзеңне дәвалауга караганда башкаларны чирдән арындырырга алыну җиңелрәк булганны җиткерәсем килде. Без кешелекне терелтергә алынып та, үзе дөньядан вакытыннан алда китеп барган табиблар хәлендәбез.
Рифә РАХМАН Фикерләр№14 (40289) / 30.03.2010 19:25:34
/Безнең балалар да шулай. Кайвакыт алар авызыннан күптән онытылган диалекталь сүзләрне тотып алып шаккатасың, русча сөйләмнәренең камиллегенә гаҗәпләнәсең. Әле инглизчә шигырьләр дә язсалар, ничек горурланмыйсың!/ Ради этого и написан весь текст. Повтори же этот абзац, повтори! Прям слюна течет. №13 (40287) / 30.03.2010 18:55:13
син бит минем бер гэна №12 (23233) / 18.09.2009 08:44:06
эйе шул!!!!! №11 (23222) / 18.09.2009 00:43:53
язвы, №10 (23218) / 17.09.2009 23:19:28
Менә булган бу. Шушындый мәкаләләр кирәк. Хәтта исемнәр дә әйтелсә, трибуналардан татар-татар дип сөйләп, балаларын, оныкларын татарчага өйрәтә алмаган кешеләрнең үзләренә дә сораулар бирелсә, шәп булыр иде. Тик безнең татар матбугатчылары, бик тыйнак бу яктан. Урысныкындлагы кебек "в лоб" бирергә яртатмыймы, кыймыймы, куркамы сорауларны. Эшне үзеңнән башларга кирәклеген аңлату җитми. Ниндидер указ, приказ көтеп, идеаль шартлар тудырганнарын көтеп ятасы түгел. Кечкенә генә дәүләтеңдә (семья ул синең дәүләт) тәртип булмаганда, милләт беткәндә ил кая таба барсын???? №9 (22973) / 15.09.2009 15:52:30
Э менэ безнен белэн татфакта олуг тел галимэсенен оныгы укып чыкты. Шул галимэ эйткэн дилэр: кызларымны да, оныкларымны да, туганнарымны да шунда укытачакмын, дип. И шулай эшлэде дэ. Оныгы кызыл диплом алып чыкты. Эмма татарчасы ташка улчим. Хэтта анын белэн татар теле укытучылары да рус телендэ сойлэшэ иде. :( №8 (22908) / 14.09.2009 12:23:59
Голэадэ Сафиуллинанын..оныклары да №7 (22907) / 14.09.2009 12:22:03
Голэадэ Сафиуллинанын..оныклары да №6 (22900) / 14.09.2009 09:04:05
Хэния Фэрхинен кече кызы 16нчы татар гимназиясендэ укый! №5 (22898) / 14.09.2009 08:37:35
Mәчеттә русча сөйләшәләр дип ду куптарган, яулыклы кызларга бәйләнгән язучылар инде алар барысы да №4 (22874) / 13.09.2009 21:29:41
Гаҗәп хәл…Оныкның татарчасы сайдыр, шәһәрдә №3 (22872) / 13.09.2009 20:52:06
Бер кон, Туфан Минуллиннын оныгы Нажия апаны спектакльдан каршы алырга килгэн иде...Утеп барган арада шуларнын энгэмэсе колакка чалында,нерсе турынла сойлегендер, лэкин бар сузе рус телендэ иде...Мина бик гажеп булып тоелды бу хэл! №2 (22867) / 13.09.2009 16:58:00
Шундый ук милли фажига/татар зыялы №1 (22864) / 13.09.2009 16:19:35
Бу статьяны укыганда Батулланын гаиласе турында бер телепрограмма иска тоште. Анда анын малайлары болай сойладелар: "агар мин мактаптан кайтып я ашарга, я башка айберне русча сойлим икан. Мине ишетмаганга салышалар иде, гел игътибар итмилар иде. Шулай минем башыма сендералар иде: агар бу ойда яшасан, ашыйсын килса, бу ойда татарча сойлаш". Мина бу метод ошый. баланы ранжетми ул. Бары тик ойда татарча сойлашерга ойрата. |
Иң күп укылган
|