поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2009 Җәмгыять

“ИРЕМ ӨЙДӘН КУЫП ЧЫГАРДЫ”

“Сеңлем, мине тыңлаучы булыр микән? Зарланырга килдем.” Инде эш көне ахырына якынлашканда килеп кергән апаның тавышы сискәндереп җибәрде. “Узыгыз, утырыгыз”, – дип урын тәкъдим иттем. Ул, ятлап куйган кебек, үз тормышын сөйләп китте.

– Гөлзөһрә апагыз булам мин. Мамадыш районы, Катмыш авылыннан. Ирем Рәис исемле, сезнең газетаны яратып укый, кочаклап йоклый. Үзе турында укыса, акыл кермәс микән дип килдем. Исемен үзгәртмә, сеңлем, шулай яз. Җитте, озак түздем, сабыр булдым, башка чарам калмады. Күпме түзәргә була инде?!

 

Яратышып өйләнештек кебек. Икебез дә инде укып бетергән, мәктәптә эшли идек. 1975 елда өйләнешкәч, бергә Уразбахты авылына укытырга киттек. 1976 елда олы улыбыз туды. Берничә ай матур яшәдек, әмма тора-бара ирем бозыла башлады. Мине әшәке сүзләр белән пычрата, көнли.  Түзмәдем, 1977 дә улымны алдым да, бәхет эзләп, Казахстанга чыгып киттем. Артымнан килде. 7-8 ай бергә Казахстанда яшәдек. Кайткач, мин Усали авылында төпләндем. Ирем кияүдән аерылып кайткан хатын белән яши башлады. Әмма бераздан бергә яшик дип кабат миңа килде.

 

Икенче улыбыз туганчы бик яхшы яшәдек, әмма бала туып 3-4 ай яшәгәч, ирем кабат үз хәленә кайтты. Ызгыш-талаш, кул күтәрергә дә күп сорап тормый...

 

Каенатам үлгәч, каенана урын өстенә ятты. Ике балам белән аны карадык. Лапас сала башладык. Агачның бер башыннан Рәис тотса, икенчесенә мин ябыштым.  Лапастан соң өй салырга керештек. Авыр булды, әмма ничек итсәк иттек, йортны өлгерттек... Рәис кенә үзгәрмәде... Миңа гына түгел, малайларга да дорфа булды. Олы малай 5-6 яшендә таз тартып, сыер асларын җыйды, әти дигәне өйдә ятты... Ә инде улыбыз студент булгач, ул аны клубка чыккан өчен өйдән куып чыгарды. Бала сыер абзарында кунды... Балаларны балта белән дә куып йөрде инде ул.

 

Укытучы кеше бит әле үзе. Мин дә мәктәптә укыта идем. 93-94ләрдә тормыш авырайды. Олы малай Мамадыш тукталышына сөт сатарга йөри башлады. Аннан мин дә кушылдым. Өчпочмак, сумсалар сата башладым. 40 градуслы салкыннарда, эштән соң барып баса идем. Аннан кайтып терлек карыйм, дәресләргә әзерләнәм. Ир өйдә ята... Мәктәптә, әлбәттә, өчпочмак сатарга йөргәнемне яратмыйлар. 25 ел стажым тулгач, укытудан киттем, сату эшенә күчтем. Ирем дә мәктәптән китте. Олы малай мәктәпне тәмамлап, Казан финанс-икътисад институтына укырга керде. Икенчесе армиядән соң гуманитарный инстититутны сайлады.

 

2003 елда авылда кибет ачып җибәрдек. Күрше Еники Чишмә авылы халкы бездә дә ачыгыз әле дип сорагач, 100 мең сум кредит алып, анда да ачтык. Ирем колхоз председателе булды.Ике кибеттән кергән акчаны колхозны үстерәм дип тотты, әле бүген дә кайтара алган юк...

 

Председательлектән киткәч, бер танышы Мамадыш тукталышында “Шиномонтаж” ачыгыз дип үгетләде. Анысын да ачтык, муеннан бурычка баттык. Анда кече улыбыз эшли хәзер. Лизингка МАЗ автомобиле алдык. Авыл хуҗалыгы кредитлары бирелә башлагач, умарта алдык. Кыскасы, кредит өстенә кредит безнең... Барысы артыннан да малай чаба... Тик Рәис берегез дә бернәрсә дә эшләми, бөтен эш минем өстә дип дулый. Ул хәтле әйбернең нигә кирәге бардыр инде, бөтен акча кредитка китеп бара. Бер юнәлештә генә ныклап эшләп, кеременә балаларга фатир алсак, файдасы мең артык булыр иде. Ә болай акча күргән юк...

 

Ике малай да өйләнде. Рәис каршы булса да, туй ясадым, чөнки үземнең дә туем булмады, башкаларның туйларына да йөрмәдек.  Без, гомумән, кунакка йөрмибез. Үзебезгә дә кеше килергә ярамый. Рәис хәтта үз туганнары белән дә аралашмый, дуслары да юк. Нинди кунак ди, урамга чыгып керсәм дә киемнәремне тикшерә башлый. Кайда булдың? Кем белән булдың? Мин ишеткән пычрак сүз... Фахишә, өстерәбкә, тагын әллә кем... Безнең әти тавышын да күтәрми иде. Рәис белән яши башлагач, “сука” дигән сүзне беренче тапкыр ишеттем. Танышымнан сорадым нәрсә дигән сүз ул, нәрсәне аңлата дип. Ана көчек икән. Шулай итеп, мин ана көчеккә әйләндем. Кичен кече йомыш белән чыгарга да ярамый, гүләйт итеп кердең дип хурлый.  Төннәр буе тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп чыга, бөтен кешене сүгә, гайбәт сөйли...

 

Шул  гомердә быел беренче тапкыр әниемне кунак итә алдым. Әнием энем белән яши, 96 яшь инде аңа. Ремонт башлагач, энем әйтми-нитми генә әнине безгә китереп куйды. Әйтсә, Рәис кертмәс иде. Дөрес, “Кайчан китә?” – дип йөрсә дә, әни булганда тавыш чыгармады үзе. Энемә рәхмәт, алар ремонт ясамаса, әнине мәңге өемә китереп карый алмас идем.

 

Олы улыбыз хатыны белән Казанда яши. Кечесе безнең белән.  Рәис мине  киленнәр  алдында тагын да ямьсезрәк сүзләр белән хурлый. Ул тегенди, ул мондый дип... Картлыгымда киленнәр мине карамасын дип тырыша...

 

Күптән түгел кече улыбызның кызы туды. Рәискә әйтми генә олы улыма чылтыраттым кайтыгыз дип, кодагыйлар киләбез диделәр. Килен белән икәү тәмле-томлы пешердек. Әгәр кунак җыям дип тотынсак, өйдә көн калмас иде. Барыбыз да җыелгач, Рәис кара тавыш куптарды . Барыбызны да өйдән куып чыгарды . Олы малай кунакка кайткан җиреннән хатыны белән кире Казанга китте, кечеләре хәзер кодагыйларда яши. Ә мин... кайда туры килә, шунда кунып йөрим. Урамда калдым хәзер...

 

Без 2006 елда рәсми аерылышкан идек инде, тик кая барып яшим ди мин. Ул бөтен әйбер минеке ди. Гәрчә кече улыбыз төнге 2-3 кә хәтле чабып йөреп эшләсә дә, анда сезнең өлешегез юк, шул нәрсәгез дә кермәде ди. Шулхәтле көйләгән, тырышкан тормышны калдырып китеп тә булмый бит. Нык хурланам инде. Мин башкаларга да димләделәр, тик игътибар итмәдем. Башка ирләргә күз дә күтәреп карамаган килеш, фахишә исемен йөртәм. Пешергән ашымны тәмле дип ашый белмәде, гел гаеп кенә эзләде. Миңа хәзер 57 яшь, аңа 56 тулды. Тормышның кадерен белеп кенә яшисе югыйсә. Мин бер җылы сүз ишетмичә, назлы караш тоймыйча яшәдем гомер буе. Авыл халкы, күрше-күлән: “Гөлзөһрә эт каешы булганга гына Рәискә чыдады, бүтән  кеше чыдамас иде”, – ди. Безнең белән яшисе килмәсә, үзенә тиешен алсын да, чыгып китсен иде ул.

 

Мескен хәлдә яшәп арыдым мин, сеңлем, кешечә яшисем килә. Бер исән, кыйналмаган җирем юк. Ярый, балаларым әйбәт. Ә монысын сезгә гыйбрәт дип сөйләргә килдем. Газетагызны укып, менә нинди гыйбрәтле әйберләр язганнар дип күтәреп йөри. Бәлки үзе турында укып гыйбрәт алыр...


Гөлнара САБИРОВА язып алды
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»