поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2016 Дин

Уразада мунча керергә ярыймы?

Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта.

Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
                                      
«Уразада вакытта мунча керергә  ярамый, дип ишеткәнем бар... Ә кайбер муллалар ярый, ди. Укымышлырак кеше жавап бирсен иде», – дип яза Тукай районыннан Мансур Мифтахов.
 
– Ураза тоткан кеше мунчага кереп аягүрә юынып чыга ала. Тирләп парланып утыру дөрес түгел. Сахих (дөрес) хәдисләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе уразалы килеш юынган, үз өстенә су койган. Юынганда суны борын һәм авыз аша эчкә кертүдән сакланырга кирәк. Ялгышлык белән эчкә  (ашказанына) су керсә, ураза бозыла. Ул вакытта каза кылырга кирәк булачак.
 
«Эссе көнне ураза тоту бик авырлашты. Хәлем китә. Кыш айларына калдырсам, савабы кимер микән инде? Бәлкем, төпле киңәш бирүче табылыр?»  (Питрәчтән Әминә Салихова)
 
– Ураза тотканда хәл китсә, коенып алырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре бик эссе көннәрдә үз өсләренә салкын су койганнар. Быел рамазан уразасы җәйнең озын көннәренә туры килсә дә, без ихластан сабырлык күрсәтеп, Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп ураза тотарга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Ураза тоткан кеше өчен фәрештәләр: “Йә Раббым, бу кешенең гөнаһларын ярлыка, аңа Үз рәхмәтеңне ирештер, бәрәкәт бир”, – дип, таң атканнан алып, кояш баеганчы Аллаһка дога кылалар”. Уйлап карагыз! 19 сәгать дәвамында, бер гөнаһсыз фәрештәләр ураза тотучылар өчен дога кылалар... Шуңа күрә тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми” (“Бәкарә” сүрәсе, 185нче аять).
 
Ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләсә, сәламәтлеге зәгыйфь булса, рузә хәлендә исәнлегенә зыян киләчәген аңласа, аңа ураза тотмаска мөмкин. Тотылмаган көннәре өчен башка вакытта, әйтик савыккач,  ураза тотарга тиеш булачак. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул кешегә фидия сәдакасы бирү ваҗиб (тиеш) була.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»