|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Фаҗига
Җәйге лагерьда ял иткән 13 баланың мәете Мәскәүгә кайтарылган18 июньдә 47 бала һәм 4 педагог ике көймә белән "Парк-отель Сямозеро" сәламәтләндерү лагереннән су юлы буенча сәяхәткә чыккан җирдә шторм башланып, көймәләре каплана. 14 бала - 12- 13 яштәге 11 малай һәм 3 кыз үлгән, ә бер баланы эзләү дәвам итә. Бу балаларның барысы да Мәскәүдән, араларында ятимнәр һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчләр дә булган. Бүген 13 баланың мәете самолет белән кайтарылган, аларның шәхесләрен ачылау башлануы хакында хәбәр итә lenta.ru. Фаҗиганең корбаннары күбрәк тә булыр иде: дулкыннар ярга аңсызланган кызны чыгарып ташлаганнан соң, ул икенче көнне таңда гына аңына килә һәм коткаручыларга хәбәр итә. Беренчеләрдән булып ярдәмгә Кудама авылындагы этләр питомнигы хезмәткәрләре килә. Алар кешесез бер утрауга йөзеп чыгып төн кунган 11 баланы коткарган. Батучыларның гәүдәләрен дә судан чыгарырга ярдәм иткәннәр.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, 5 гаепле кеше кулга алынган.
--- |
Иң күп укылган
|