поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.09.2009 Җәмгыять

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ

«Москва» кунакханәсе.

 

Без кичә, ягъни 14ндә Г.Тукайның 100 еллыгын уздырырга килдек. Менә монда урнаштырдылар. Бүген кич Колонналы залда тантаналы җыелыш була. Бу Тукайга зур хөрмәт, билгеле. Безнең өчен дә шатлык. Миңа да бер-ике сүз әйтергә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин мин баш тарттым. Бу яшькә җиткәч андый зур тантанада дәрәҗәсенә лаеклы сүзне тиешенчә әйтә алуыма ышанып җитмим. Хәтер дә начарланган, кәеф тә шәптән түгел, йөрәк борчый. Мин ул залда үз вакытында сөйләгән идем инде. (1957 елда татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына килгәч татар әдәбияты турында доклад белән чыктым). Хәзер яшьрәкләр сөйләсен.

 

Хәзер инде миңа кеше ярдәме кирәк була башлаган. Кичә монда керү өчен документларны теркәргә Ренат Харис бик ярдәм итте, бөтенесен җиренә җиткереп лифтка кадәр китереп куйды. Әнә ничек кичке чәй вакытында Һәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров та ихтирам күрсәттеләр. Юлда килгәндә яшьрәк әдипләр һәм шагыйрьләр шулай ук төрлечә ярдәм иттеләр.

 

***

 

Менә бит язмыш. Мин менә шушы кәгазьне язып утырганда бу тантаналы җыелышта катнашучы Беляев Рәис, культура министры, Т.Миңнуллин, Дания Хөсәенова һ.б. шул ук мосафирханәдә чәй мәҗлесе оештырганнар. Шуның өчен быел июльдә Беляевне секретарьлектән алдылар, башкаларга шелтә бирделәр.

 

(Күрәсең, кемгәдер шулай кирәк булган. 25 декабрь, 1996)

 

14 октябрь, 1986.

 

 

Бик күптән үк килә торган бер гадәтем бар. Көзгә таба, бигрәк тә көзге яңгырлар, салкыннар, ямьсез көннәр башлангач күңелем төшенкелеккә бирелә. Болай көзнең матурлыгын күреп аларга соклансам да күңел түрендә моңсу бер төшенкелек ята. Табигать кенә түгел, үзем дә ниндидер караңгылыкка таба атлыйм, алда мине бер куаныч та көтми, гел күңелсезлек, ямьсезлек кенә көтә кебек. Эшләргә әлләни зарар итмәсә дә бу айлар буена менә шундый күңелсезлектән арына алмыйм. Көннәр һаман кыскара бара, караңгылык арта бара, көндезге 2 тулуга караңгы төшә башлый. Күңелсез, ямьсез, шыксыз...

 

Ләкин кайдадыр күңелнең иң түрендә нәни генә бер яктылык сизәм. Ул – киләчәккә өмет. Гел болай караңгы булып тормас. Көннәр менә шулай кыскарыр-кыскарыр да менә бер көнне кыскарудан туктар, бик каты арыгандай, биш-алты көн кыскармый да, озынаймый да нәкъ 6 сәгатьтә 58 минут булып торыр. Аннан соң бер көнне, нәкъ 26 декабрьдә озыная башлар! Нәкъ бер минутка, бер генә минутка озынаер, ләкин бер генә минут булса да бу инде язга, җәйгә таба атлау, караңгыдан яктыга таба атлау дигән сүз! Моннан соң көн берәр генә минутлап булса да озынаячак, кояш нурын гел арттыра барачак һәм без минутлап кына булса да язга таба атлаячакбыз. Безне якты кояш көтә, язгы тамчылар, беренче чәчәкләр, яшел үләннәр көтә. Халык та бит әнә яңа елга хәтле көн бер тавык адымы хәтле озыная, дигән.

 

26 декабрь, 1986.

 

Бүген язып утырганда кайдандыр Хәсәннең бер юл шигыре искә төште.

 

Кайсыгызның кулы җылы? –

Бәйлисе бар йөрәкне..

 

Миңа мәхәббәтнең яхшы гамәлгә киртә булмавы хакында төпле, барлык җәһәттән дә нигезле бер фикер әйтергә кирәк иде. Мәсәлән «әле генә аңладым, чын саф мәхәббәтнең бервакытта да нинди дә булса җитди эшкә киртә булганы юк. Бәлки киресенчә!..» Шушы хакта уйлаганда искә төште ахрысы теге шигъри юл.

 

Шул ук вакытта бу минем «Язмыш, язмыш» дигән повестьтагы Зәйнинең фәлсәфәсенә каршы төшү була. Ягъни, аның нэпман кызы булганы өчен Хәмдүнәгә булган мәхәббәтеннән ваз кичүе фәлсәфи яктан тотнаклы, ышанычлы түгел. Әмма аның заманасы шундый иде. «Урман кискәндә йомычка оча» фәлсәфәсе аннан өстен чыкты. Икенче төрле әйткәндә, Зәйни тормыштагы вакытлы ашкыну дулкынына бирелеп тормышның төп фәлсәфәсенә каршы чыкты.

 

Шуңа күрә Хәмдүнә: «Ай, ул йомычка бик тә авырттырды бит!» – ди. Уйлап карарга кирәк.

 

7 февраль, 1987.

 

16ноябрьдән 10декабрьгә кадәр Казанның махсус шифаханәсендә дәваланып чыктым. Йөрәктә аритмия, вакыт-вакыт шул дулап ала.

 

Һәйбәт дәваладылар, телефонлы, телевидениеле өч кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Балаларым килеп хәлемне белешеп тордылар.

 

Шифаханәдә вакыт әрәм узмады дип әйтергә мөмкин. Яңа әсәремнең (хәзергә вакытлычы «Нигезеңне онытма!»  дип йөртәм) бер бүлеген, дөресрәге шуның Зәйния туган нигезен табуына багышланган бүлеген язып бетердем. Үземә ошый. Әмма ул бүлеккә тагын нидер җитми шикелле әле. Бәлки анда музыка, халык моңына бәйләнешле, С.Сәйдәшкә кагылышлы бер бүлекчә өстәргәдер? Бәлки мәктәптә аны җырлатып караргадыр? Аның шәп җырчы икәнлеген ишеткәннәр бит инде. Менә мәктәпкә җыйналган ликбез укытучылары аның җырын тыңларга телиләрдер? Аңа ихтирам уяна, аңа туган нигезен табарга ярдәм итүе өчен Хәлимгә рәхмәт әйтәләр. Бәлки Маһисәрвәр өендә җырлаганда күршеләр җыела торгандыр? Һәрхәлдә бу турыда уйлыйсы бар.

 

Кичә 18 декабрьдә музыка учлищесы бинасына Фәрид Яруллинга мемориаль такта куюга катнаштым. Бу хакта миннән композиторлар союзы рәисе Мирсәет Яруллин үтенде. Шуңа багышланган тантананы ачу миңа һәм композиторлардан Хөснул Вәлиуллинга тапшырылуын игълан итте.

 

Фәрид Яруллинга ихтирамым зур. Чын күңелдән теләп катнаштым. Әмма тантанага халык күп килмәгән иде, шунысы бик үк күңелле булмады. Композиторлар үзләре дә аз иде.

 

Кичә шул уңайдан Ф.Яруллинга багышланган музыка фестивале башланды.

 

Без, ничектер үзеннән-үзе телебезне оныта барабыз. Митингта һәммәсе дә русча сөйләделәр, татарча бер генә сүз дә әйтелмәде. Туган телебезнең шундый халык күп катнашкан урыннарда кулланмый башлавына без хәзер акрынлап күнегә башладык. Татар композиторлары хакында татар телендә татарлар өчен бер генә сүз дә әйтмәүне без инде хәзер үк табигый хәл саный башладык. Киләчәк хакында хәтта уйлавы да куркыныч.

 

19 декабрь, 1987.

 

Бүген зур бәйрәм. Мин иртән алтыда ук торып утырдым. Менә язучының эше. Бәйрәм итәргә, урамга демонстрацияга чыгарга, иптәшләр, дуслар белән очрашырга кирәк. Ә алар күбесе юк инде. Иң якын иптәшләрем, дусларым Х.Туфан, Ш.Маннур, Х.Ярми күптән җир куенында. Яшьтәшем А.Шамов авырып ята, ике елдан бирле һавага чыкканы юк. Элек бер йортта яшәгән вакытында (минем дәрәҗәлерәк вакытымда) хәтта кунакка йөрешкән Ф.Хөсни сукыраеп бер җиргә чыга алмый. Хәер, аңа чылтыраткаласам да ул инде сафтан чыгып бара. Шуның өстенә Ф.Хөсни гомере буена минем әсәрләремне хурлап килде. Мин беркатлылык белән аның үзен һәм иҗатын мактап мәкаләләр яздым, ә ул нәкъ киресен эшләде. «Нигә алай эшлисең?» дигәч, «Көнчелек тә бардыр инде», диде. Менә Риза Ишморат, Әхмәт Исхак, Атилла Расих бар. Алар белән телефон аша булса да бер-беребезне тәбрик итәбез. Ә Бакый абзый бар бит әле. Аның белән хәбәрләшәбез. Ул хәзер шифаханәдә ята, йөрәген, аягын дәвалыйлар. Яше 90нан узып китсә дә акылы сәләмәт, зиһене үткен, теле бай әле.

 

1 май, 1988.

 

Бу дәфтәргә быел берни дә язганым юк икән әле. Күңелсезлекләр күп булды, әмма зарланасым килми. Шул сәбәпле язмадым.

 

Бүген Рәссамнар союзында Г.Ибраһимовка салынырга тиешле һәйкәлнең проектларын карау, аларга бәя бирү өчен киңәшмә җыелды. 4-5 проект бар иде. Кайбер рәссамнар Галимҗанның яшь чагын, бүтәннәре галим булып эшләгән чагын, Габдерәшитов дигән рәссам исә аны революционер итеп күрсәтергә тырышкан. Мәгълум ки, Галимҗан Ибраһимов күп кырлы шәхес. Ул укытучы да, җәмәгать яки дәүләт эшлеклесе дә, язучы һәм фикер иясе дә. Ләкин бер һәйкәлдә кешенең барлык сыйфат һәм хасиятләрен күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Димәк, шулай булгач аның халыкка танылган иң төп сыйфатын күрсәтергә, һәйкәлнең идеясе нигезенә шуны салырга кирәк була. Галимҗан Ибраһимов халык күңелендә кайсы ягы белән истә калачак? Төпле фикер иясе һәм классик әдип булып. Шул сәбәпле мин шушы идеяны нигез итеп алган Бакый Урманче проектын хуп күрдем. Шул проектны алырга, шуны гамәлгә ашырырга тәкъдим иттем. Күпчелек чыннан да шуңа тавыш бирде.

 

2 февраль, 1989.

 

Кичә 14 мартта культура министрлыгы һәм шәһәр советының архитектура идарәсе Салих Сәйдәшка Казанда һәйкәл салу мәсьәләсе хакында киңәшү өчен композиторлар, язучылар вәкилләрен, скульпторларны җыйдылар. Сүз Болак буенда салыначак Концерт залы каршында С.Сәйдәшкә һәйкәлне нинди итеп салу хакында барды. Киңәшмәнең төп максаты С.Сәйдәшнең замандашлары фикерен ишетү икән. Әнвәр Бакиров, Зәйнәп Хәйруллина, Г.Ахунов һәм башкалар һәйкәл ниндиерәк булырга тиешлеге хакында сөйләделәр. Мин дә үз фикеремне әйттем.

 

Һәйкәлнең ниндирәк булуын билгеләү өчен сүз башта С.Сәйдәшнең халык тормышында нинди урын тотуын ачык белергә кирәк. Кем ул С.Сәйдәшев? Татар халкының өч улы: Г.Тукай, С.Сәйдәш һәм М.Җәлил татар халкының иҗтимагый тормышына һичкайчан да онытылмаслык зур өлеш керттеләр. Безнең халык бу өч улын үзе белән киләчәккә алып барачак. Халыкның иҗтимагый – мәдәни тормышында Г.Тукайның шигърияте, М.Җәлилнең шигърияте һәм дошманга каршы фидакарь батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. С.Сәйдәш халыкның җанын, – ягъни нинди халык булуын, музыка аша ачып бирде, профессиональ музыкага нигез салды, татар музыкасының байлыгы, аның мөмкинлекләре зурлыгын бөтен ил каршында исбат итте. С.Сәйдәш һәйкәлендә аның менә шушы бөеклеге чагылырга тиеш.

 

Һәрхәлдә Сәйдәшнең (мөмкин булган кадәр) тагын нинди шәхси сыйфатлары чагылырга тиеш?

 

С.Сәйдәш зифа буйлы, ак чырайлы ифрат матур кеше иде. Холкы бик яхшы, кешеләргә бик игътибарлы, матур итеп, ягымлы итеп сөйләшә белә, көлдерә, бик чибәр, интеллигентларча киенә, өсте-башы һәрвакыт бик килешле була.

 

Бер төрле портреты-фәләне калмаган борынгы кешеләр рәсемен ясаганда хыялга зур эш йөкләнми хәле юк. Кол Гали рәсемен ясаганда рәссам борынгы татар кешесе тибын күз алдына китерергә тырышкан. Сәйдәш – безнең өлкән буынның замандашы иде. Аның шәхси фотолары, рәсемнәре бар. Шулай булгач, аның йөз чалымнары бирелергә, һәйкәл Сәйдәшкә охшарга тиеш. Һәйкәл берничә еллык кына түгел, мәңгелек итеп салына. Киләчәк буынга абстракт һәйкәл түгел, өстә әйткәнемчә, мөмкин булган кадәр, композиторның үзенә охшаган һәйкәл калдырырга тиешбез.

 

Бу урында скульпторларга үпкә белдермичә уза алмыйм. Казанның Горький урамында Фатима Ильская яшәгән йорт диварына аның истәлек барельефы куелган. Миңа ул барельефка күтәрелеп карау бер газап кына. Чөнки ул Ф.Ильская түгел, ул аны бозып күрсәтә. Мәгълум булганча, Фатима ханым ифрат матур, нәфис матур чырайлы кеше иде. Ә дивардан ниндидер сөйкемсез чырайлы ямьсез хатын карап тора. Бәлки бу барельефны кабул иткәндә комиссия барлык техник параметрларны исәпкә алгандыр. Әмма сәнгатьтә бернинди үлчәүләргә дә буйсынмый торган үз законнары хөкем сөрә бит!

 

Һәйкәлне эшләгәндә болар да искә алынырга тиештер. Мин скульптор иптәшләребезнең халыкның сөекле улы С.Сәйдәшнең халык тормышына керткән зур хезмәтенә хас, шуңа лаеклы һәйбәт һәйкәл эшли алачакларына ышанам. Скульптураның мөмкинлекләре чиксез. Чехословакияга баргач Карловы Вары шәһәренең Тепла дигән суы буенда Бетховенга салынган һәйкәлне хәйран калып, сокланып, хәтта гаҗәпләнеп берничә мәртәбә барып карадым. Бакырдан коелган бу мәһабәт һәйкәлдә даһи композиторның хәтта бераз гына чукраграк булуы да сизелә иде. Кеше йөзендәге шундый нечкә кичереш бизәген җансыз металда бирә, күрсәтә алу мине хәйран калдырды. Мин үзебездә дә шундый яшь талантлар булуына ышанам, аларга уңыш телим.

 

Тагын бер мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәсем килә. Монда бер иптәш һәйкәлне дирижерлык таягы белән бирергә киңәш бирде. Минемчә, моның белән артык мавыгу кирәкмәстер. Чөнки композитор ул дирижер гына түгел. Мәскәү консерваториясе алдындагы П.Чайковскига салынган һәйкәлне һәммәгез дә күргәнсездер. Мин аны шедевр дип атамас идем. Анда Чайковский композитор булудан бигрәк, дирижерга тартым итеп бирелгән. Чынбарлыкта исә П.Чайковский музыкаль образлар белән фикер йөртүче тирән хисле философ булган.

 

Скульпторларга иҗат эшләрендә зур уңышлар телим.

 

15 март, 1989.

 

17-18-19 май Татарстан язучыларының XI съезды булып узды. Ул хакта матбугатта күп язылды, съезд алдыннан мин дә «Тынгысыз уйлар» дигән зур мәкалә белән чыктым.

 

Әмма бу съезд Салих Батталның миңа урынсыз яла ягуы белән истә калды. Съезд ачылыр алдыннан С.Баттал «Сов.Татария» газетасының 16нчы май санында «Требую реабилитацию» дигән дәгъвалы мәкалә белән чыкты. Шунда үзенең эшен идарә һәм парткомның берләштерелгән утырышында карауларын, шунда миңа беренче итеп сүз бирүләрен, минем аны партиядән чыгарырга тәкъдим итүем хакында яза. Бөтенесе ялган! Ул инде бу хакта башка вариантта да чыгып сөйләгән. Янәсе мин аны алырга машина җибәргәнмен, килеп керүенә аңа «Считай себя вне партии!» дип әйткәнмен. Хәлбуки ул вакытта мин Казанда түгел идем, ул җыелышта бөтенләй катнашмадым.

 

Мин шул хакта аның ялгышуын әйтеп съездга хат яздым. Аны укыдылар. Әмма «Сов.Татария»га язган хатымны ай ярымнан соң гына бастылар. Чөнки «Сов.Татария» да шовинистлар утыра, алар күбрәк татар кешеләрен үзара талаштырырга сәбәп булырлык җанҗаллы материалларны басарга тырышалар. Шовинизмның һәркайсы да җәмгыятькә зарарлы – астыртын эшләп ятучысы да, тамагын киереп акыручысы да (Андыйлар Мәскәүдә Кремльдә барган Iнче съезда милли мәсьәлә хакында сөйләгәндә бәреп чыктылар. Мәсәлән, депутат Колбин «халыкның төрлелеген катнаш никахлар юлы белән генә бетереп булмый», – дип чыкты... Димәк, аныңча, милләтләрне бетерү өчен тагын өстәмә чаралар да күрергә кирәк була икән әле.)

 

Күрәсең, бу мәсьәлә, ягъни «халыкның төрлелеген» бетерү, икенче төрле итеп әйткәндә, милләтләрнең төрлелеген бетереп, аларны русча сөйләшүче халык итеп калдыру һәм киләчәктә «бөек рус империясе» оештыру русларның, шул исәптән, эш башында утыручыларның да төп вазифаларыннан берседер. Чөнки аларның теге яки бу чыгышында бу әледән-әле ишетелеп кала. Мәсәлән, Үзәк комитетның бер ел чамасы генеральный секретаре булып алган, аңа хәтле КГБ рәисе булып эшләгән Андропов та бер чыгышында «безнең алда торган төп вазифаларның берсе – СССР халыкларының төрлелеген бетерүгә ирешү» – дигән иде.

 

Хәзерге җитәкчелек тә асылда шул ук сәясәтне дәвам иттерә булса кирәк.Чөнки сүздә вәгъдәләргә никадәр юмарт булсалар да гамәлдә берни дә эшләнми. Моңа ҮКнең «Милли мәсьәләгә багышланган платформасы» шаһит. Анда коры сүз бик күп. Әмма өздереп әйткән, гамәлгә ашырлык бер фикер дә юк. Татарстанны союздаш республика итәргә һәм сәяси, һәм юридик яктан бер каршылык та юк. Әмма ул хокукны бирмиләр. Чөнки империянең сүтелү башлавыннан куркалар. Яисә, моңа Таулы Карабах өлкәсенең башын катырулар да мисал була ала. Ул өлкә кайчаннан бирле үзенә мөстәкыйльлек дәгъва итә. Үз хокукын дөрес аңлаган халыкның үзенчә яшәргә хакы юкмыни? Нигә аларның үз телләрендә сөйләшеп, балаларын үз телләрендә укытып, үзләренчә яшәргә теләүләрен үтенүләре милләтчелек булып саналырга тиеш икән? Һич аңлашылмый. Кайчаннан бирле аларны төрле ялганнар белән алдап азаплыйлар.

 

Элекке бөтен хыяллар берсе артыннан берсе сүнә бара. Революция башында вәгъдә ителгән бик күп хокуклар җилгә очты. Нәрсәгә ышанып яшәргә хәзер?

 

26 май, 1989.

 

Бик зур кайгыбыз бар. 6 августта 94нче яшендә Бакый абзый вафат булды. Аның үпкәсе шешкән иде, шул авыру дәвамында үпкәсендә су хасил булган. Шул аның әҗәленә сәбәп булды.

 

Мин аның янында күптән түгел булып бик хәйбәт сөйләшеп утырган идек. Менә хәзер ул юк инде.

 

Аксакаллардан иң өлкәне, иң дәрәҗәлесе китте. Бакый абзый революциягә кадәрге зыялылар, аларның гореф-гадәтләре, традицияләре белән хәзерге заманны тоташтыручы бер күпер иде. Хәзер татар мәдәниятында андый кеше калмады инде, элекке зыялылар белән хәзергеләре арасында җанлы элемтә өзелде.

 

Инна иләйһи раҗигун.

 

8 август, 1990.

 

«Гыйбрәт» дип аталган публицистик әсәремне «К.У.»га тапшырдым. Шөкер, яхшы чыккан диделәр. Әгәр дә мин аны моннан 6-7 ел элек язган булсам, аның өчен мине бик нык кыйнарлар, мине милләтче, солтангалиевче дип атарлар иде. Заманалар үзгәрде, хәзер фикереңне яшермичә, ничек уйласаң, шулай язарга мөмкин. Әмма басылып чыкканнан соң руслар тарафыннан аңа бик күп гаепләр ташлауны көтәргә мөмкин. Хәерле булсын. Без бик күп түздек. Хәтта Иван Грозныйның Казанны алуын, татар халкын асып-кисеп тәмам эштән чыгаруын, шәһәрләрне, китапханәләрне, кулъязмаларны яндырып морзаларның башын кисеп, үзләрен Кабанга батыруын һ.б.ш. бик күр кыргый явызлыкларын прогрессив күренеш дип атауларына да түздек. Чөнки безнең бер хокукыбыз да юк иде.

 

15 сентябрь, 1990.

 

Бүген радиода «Җидегән чишмә»дән бер өзек тапшырдылар – «Юл чатында» дигән Гайнан белән Шәүрә өлешен. Һәйбәт укыдылар, мин канәгать. Тик тыңлавы гына кыен булды. Үзем иҗат иткән образларның чынлыгына ышанып җылап утырдым.

 

Нәрсә бу? Сәнгатьнең илаһи көчеме, әллә минем елаклыгыммы? Бәлки икесе бергәдер. Мин соңгы елларда бик йомшап китеп елаштыра башладым әле. Ярамый алай, ярамый!

 

6 гыйнвар, 1991.

 

Бүген миңа 90 яшь тулды. Гаҗәп бит. 90 бик күп бит ул, көтелмәгән хәл. Минем авыруларым бик күп. Мин аларның кайсын майлап, кайсын җайлап дигәндәй юатып киләм. Шулкадәр авыруларым була торып һич тә 90га җитәрмен дип көтмәгән идем. Бик тә гаҗәпләндерде бу хәл.

 

Бүген иртәдән бирле телефон яныннан китә алмадым. Бик күп кешеләр чын күңелдән тәбрик иттеләр. Телеграммалар, открыткалар бик күп килде. Арадан чамадан тыш күперенке мактау сүзләре әйтүчеләр дә бик күп иде. Әйдә, ярар инде, 90 еллык үзенә күрә бәйрәм бит инде ул, бәйрәмдә исә иркен күңелле булырга, кешеләргә каты бәрелмәскә кирәк.

 

Балалар белән тыйнак кына мәҗлес уздырдык. Мин балаларга һәм оныкларыма безне борчымаулары, әдәпле һәм акыллы булып үсүләре өчен рәхмәт әйттем. Чыннан да, Кәримә белән белән шушындый өлкән яшькә җитә алуыбызга алар да ярдәм итте бит, безне борчымадылар, тыныч булдылар.

 

7 гыйнвар, 1991.

 

Бүген үземне дәвалаучы Луиза Георгиевна Маринхинада булдым. Үземнең хәлемне, 40-50 адымнан ары тукталмыйча бара алмавымны сөйләдем. Нигә туктыйсыз, диде. Аякларымның хәле-җегәре юк, дидем. Шунда утырганда тагын йөрәгем авыртырга тотынды. Ярый әле андагы шәфкать туташында валидол бар икән.

 

Ниләр әйтте? Аккош күленә барсагыз утын күтәрергә, су кертергә, җир казырга, тырмаларга ярамый... Нәрсә генә ярый? Тик торырга, акрын гына йөрергә...

 

Минем исә бу дөньяда очлап, түгәрәкләп китәсе эшләрем бар. Аларны тәмамламыйча миңа һич тә китеп барырга ярамый.

 

Әгәр мин бу ниятләремне гамәлгә ашыра алсам, морадыма ирешеп, бик бәхетле булачакмын. Әгәр дә инде һәммәсен дә үти алмасам да үземне-үзем гаепләргә хакым булмый. Чөнки 90 яшьне тутырганнан соң да нәрсәдер иҗат итеп халыкка хезмәт итү үзе генә дә зур бәхет ул. Ул чагында (ягъни язып тәмамламыйча күзем йомылса) минем әсәрләремнең язылган кадәресен журналда бастырып, соңгы битләрен дә соңгы юлына кадәр бирергә кирәк булыр дип әйтмәкче идем. Ләкин хәзер алга таба әүлиалык итү заманы түгел. Иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми. Бәхетсез, бичара Россия коллары! Безгә гомер буена кол булып яшәргә яздымы икәнни?..

 

10 май, 1991.

 

Ай-һай авыр без татарларның хәле!

 

Мәскәү җитәкчеләре тышкы яктан безгә елмаялар. Әмма астыртын һәм демократлар партиясе аша безне эчке яктан җимерәләр. Әлмәттә татарларны «куркак» дип мыскыл иткән митинглар дәвам итә, безнең татар шәһәрендә әфганда сугышып кайткан 10 кеше теләсә ничек халыкны мескенли, хурлый, әлегә халык шуңа түзә. Әмма ул түземлек төкәнергә мөмкин. Ул вакытта безнең эш хәрап. Гражданнар сугышы башланса, безне суеп бетерәчәкләр. Ә без руслар өчен никәдәр тырышкан идек. Хәерле булсын...

 

Дөресенә китсә, бу явызлыкларны чын руслар түгел, алар исеменнән сионистлар эшли. Чын руслар татарлар шикелле үк изелгән, йомшак, куркак. Алар күбрәк авылда, аларның әлләни тавышы ишетелми. Чөнки бөтен телевидение, кино, нәшриятлар, газеталар сионистлар кулында, ил белән дә хәзер алар җитәкчелек итә башлады (Ельцин, Попов, Собчак) 9.09.91.

 

7сентябрь, 1991.

 

Иртә беләнге концертта С.Сәйдәшев музыкасын язган «Хуш авылым» көен бирделәр. Шул уңайдан Кәримә белән моңаешып сөйләшеп утырдык. Ул җырның сүзләрен язучы автор Яңа Кенәрнең Фәтхуллин Сибгатулла улы иде. Ул Польшада безнең илчелектә эшләгән дипломат иде. Аның атасын таза хәлле булган өчен өеннән куганнар. Ул Казанга килеп вокзалда кечкенә арба белән әйбер ташучы булган, шулай акча эшләгән. Сибгатулла абзыйны Кәримә Казанның К.Маркс урамында урам себергәндә очраткан. Кәримә аларның Яңа Кенәрдә хәлле вакытларын белә икән, аларның эшләренә булышкалый икән. Хатыны Хәдичә хакында сорашкач Сибгатулла бик пошынып:

 

– Юк инде Хәдичә түтиең, бу хәлләрне ул күтәрә алмады, – дигән.

 

15 сентябрь, 1991.

 

Хәзер мин ничек яшим?

 

Без тора-бара нихәлгә калдык?

 

Мин бүген иртә белән ничек тукландым?

 

Арыш икмәгенә юка гына май ягып ашадым. Бер йомырка, 2 чынаяк чәй, аз гына кукуруз «токмачы». Җәмгысы шул. Башка көннәрдә боларга эремчек өстәлә иде, бүген ул юк. Көндез ни белән тукланабыз? Кәбестә ашы яисә вермишель. Бармак башы тикле ит кисәге, бер телем икмәк. Шулардан башка кибеттә берни дә юк.

 

Нигә без табигате шундый бай илдә шундый хәерчелеккә төштек?

 

Болгар һәм Казан ханлыгы заманында бабайларыбызның Рус патшасына коллыкка төшүе нәтиҗәсендә. Рус хөкемдарлары бик тар реакцион карашлы шәхесләр булганлыктан, якын-тирә күршеләрен генә түгел, шактый еракта үз тормышы белән, үзенчә яшәп яткан халыкларның 10 мең чакрымга кадәр кул сузып һәммәсен кырып, үтереп, басып алды да шул кырык кырамадан черек нигезгә гарип империя корды. Империяне корал көче белән албасты булып басып ята, әмма империядәге халыкның ничек яшәве белән кызыксынмады. Хәтта тормышка үзгәреш кертеп халыкның яшәешен әдәм рәтле рәвешкә кертергә омтылучыларны асты, кисте, төрмәдә черетте.

 

Шушы хәлгә түзә алмыйча Россиядә бик күп партияләр, җәмгыятләр, кузгалышлар барлыкка килде. Шулардан коммунистлар партиясе иң көчлесе, иң озак гомерлесе булып чыкты. Ул партия халыкның тормышын бөтенләй башка нигезгә кормакчы булды. Әмма Маркс белән Ленинның, гомумән коммунистлар партиясенең программасы теоретик яктан, ягъни кәгазь өстендә бик камил булып күренсә дә тормыш сынавын уза алмады. Ленин тәгълимате идеалистик тәгълимат булып чыкты. Чөнки ул тәгълимат буенча җәмгыятнең һәммә әгъзасы да коммунистик идея белән рухланып яшәүче, чамадан тыш «тәти», чебенне дә рәнҗетмәүче гадел, намуслы, укымышлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле кеше булырга тиеш иде. Ә Россия җәмгыяте кая ул? Андый кешене каян аласың? Андый таләпләргә хәтта Ленин үзе дә җавап бирә алмый иде. Димәк, Ленин тәгълиматы тормышчан булып чыкмады, СССР шуңа күрә җимерелде, без шул сәбәптән менә шундый хәзерге хәленә калдык. Иртәгә ни булыр?

 

25 октябрь, 1991.

 

БИШЕНЧЕ ДӘФТӘР

 

Бүген Мирсәет Солтангалиевның 100 еллыгына багышланган фәнни конференциядә булдым. Проф. Таһиров, ике төрек галиме, язучы Ринат Мөхәммәдиев Солтангалиевның революцион көрәше, башыннан узганнары хакында ышанычлы дәлилләр китереп һәйбәт сөйләделәр. Әмма ниндидер уңай белән шуңа бәйләнешле Литвин дигән кешенең аннан-моннан, тикшерү беркетмәләреннән йолкып алган мәгълүматларын яратып тыңламадылар, соңыннан аңа сүз бирмәскә иде дигән сүзләр ишетелде.

 

Әмма Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының элекке директоры хәзер пенсионер Мидхәт Мөхәррәмовка сүз биргәч залдагы байтак кеше урыныннан кузгалып чыгу ягына юнәлде. Мин дә аның сүзен тыңлый алмаячагымны белеп залны ташлап чыктым.

 

Ни сәбәпле мин бу ялагайның речен тыңлый алмыйм? Бу Мөхәррәмов дигән кеше озак еллар Тел, әдәбият һәм тарих институтының директоры булып «эшләде». Шул вакыт эчендә аның инициативасы белән институтта бер генә юньле гамәл дә кылынмады. Директорның барлык гамәле өстәгеләргә ялагайлану, ничек тә аларга ярарга тырышу иде. Бераз кыюрак сүз ишетсә аны тиз генә ӨКгә ирештерү, алар алдында бил бөгү иде. Мәсәлән, Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 150 ел тулар алдыннан (кайсы дәфтәрдәдер мин аның датасына кадәр язып куйган идем) Х.Туфан белән без аңа махсус барып бу юбилейны бик зурлап уздыру кирәген искәрткән идек. Ул бәндә, гадәтенчә, «ярый, уйлыйсы булыр» диде, берни дә хуплап әйтмәде. Аның шулай салкын каршы алуының сәбәбе булган. ӨКдә ул юбилейны уздырмаска уйлап куйганнар икән. Мин моны каян беләм? Берничә көннән мин ӨКның пропаганда сәркәтибе Вәлиевкә бардым. Ул миңа һөҗүп елмаю белән сорау бирде.

 

– Мин сезне әдәбият белән генә кызыксынасыз дип йөри идем. Сез әле сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәсез икән?

 

– Шулай дисезмени? Мәсәлән?

 

– Мәсәлән, кемнең юбилеен ничек уздырырга, кайчан уздырырга? Әйеме? Сезне андыйлар да кызыксындыра икән! Беләсезме, андый мәсьәләләрне башка оешмалар хәл итә бит!

 

12 июнь, 1992.

 

Яшәп яткан булабыз. Минем тормыш бик кысылды, тарайды. Өйдән чыкмыйм диярлек. Быел Аккош күленә дә бара алмадык. Көненә бер мәртәбә һавага чыгып өй тирәсендә йөреп керәм. Җыелышларга йөрмим. Союз дигәнебез таралып бара. Мин никадәр көч куеп оештырган Аккош күле иҗат йортын миллионерларга сатарга хәзерлек бара дип ишетәбез. Ә алар анда төнге ресторан ачарга ниятләнәләр, имеш. Менә шундый хәлләр...

 

Әгәр дә бу дөрес булып чыкса, безнең иң хөрмәтле язучыларыбыз Ибраһим Газый, Хәсән Туфан һ.б. изге иҗат эшләре белән рухланып эшләгән, һәйбәт әсәрләр язган урыннарда төнге фәхешханә эшләячәк, мафиозлар эчеп, исереп төрле кабәхәтлекләр эшләячәк. Котычкыч әшәкелек булачак бу. Аңа яшь миллионерлар кул суза, язучылар арасыннан аларга ярдәм итәргә җыенучылар бар.

 

Бер утырышта мин шушы фикерне әйткәч, берәү беләсезме нәрсә диде (ә ул союзда эшли!):

 

– Аккош күленә бит беләсезме ничә миллион бирәчәкләр? Нигә сез һаман да искечә фикер йөртәсез, нигә заманның үзгәргәнен аңларга теләмисез икән? – диде.

 

Язучы исемен йөртүче шундый фикердә бит әле! Ягъни хәзерге заманда иң изге урынны да сатарга була, акчаны гына күбрәк бирсеннәр!

 

Акчага вөҗданнарын да сатарга әзер торалар. Эшләр болай барса... алла сакласын.

 

17 август, 1992.

 

Бүген иртә белән радиода Сара ханым Садыйкованың Мостай шигыренә иҗат ителгән «Өченче көн тоташ кар ява» дигән җырын бирделәр. Гаҗәп тә үзенчәлекле, үзәкне өзүче моң белән сугарылган җыр. Мин аны ничәнче тапкыр тыңлыйм инде. Әмма ничә кәррә генә тыңламыйм, үзеннән-үзе күзләремә яшь килә. Сара ханымның талантының зурлыгына, аның киң колачлы булуына музыка белгечләре әле һаман да тиешле бәясен биреп бетерә алганнары юк. Сараның бу җыры шигырьнең эчтәлегенә хас, шуңа муафыйк, шуны музыка теле белән әйтеп бирердәй моң таба белүе ягыннан үрнәк булырдай әсәр. Бу җырга һич тә башка музыка, башка моң табып булмас иде кебек. Бу җыр «Галиябану», «Сибелә чәчәк», «Рамай», «Гөлҗамал» кебек үк халыкның үзе белән бергә киләчәккә барачак.

 

Әмма бу җырда Мостайның «өлкән абыйга» сүз уңаеннан баш иеп узуы күңелне рәнҗетә. Сталин дигән каһәр төшкән тиран заманында «интернациализм» белән безне шулкадәр агулаганнар, хәтта аңа Мостай Кәрим кебек зур талант иясе дә әледән-әле мәдхия укымыйча булдыра алмаган. Хәзер менә бу безне хурландыра, бу җырның да беркадәр кыйммәтен киметә. Кайчан без һичбер шундый алдашуларга бирелмичә нәкъ үзебез теләгәнчә генә, намусыбыз кушканча гына, нәкъ үзебезчә, ата-баба мирасы киңәшенчә генә яши һәм иҗат итә башларбыз икән?!

 

23 гыйнвар, 1993.

 

Дәвамы бар...


Гомәр БӘШИРОВ
Казан утлары
№ --- |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»