поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2016 Җәмгыять

Дипломлы яшьләр армиягә китте (ФОТО)

8 июльдә язгы чакырылыш кампаниясе тәмамлана. Татарстанның җыелу пунктыннан хәзер көн саен 50-100 егетне бер еллык хәрби хезмәткә озаталар. Уку йортларының чыгарылыш чорына туры килгәнгә, язгы чакырылыш азагында армиягә дипломлы яшьләр китә. Язгы һәм көзге чакырылыш саен Татарстаннан 4шәр мең егетне хәрби хезмәткә җибәрәләр.

– Яшьләрне армиягә әзерлек эзлекле рәвештә алып барыла, һәр чакырылыш саен 20 мең чакыру юллана, аннан соң алар арасыннан 4 мең ир-егет сайлап алына. Быел 1 апрельдән башланган язгы чакырылыш барышында 1748 егетне хезмәт урыннарына озатырга да өлгердек. Алардан 1100 кеше – урта махсус яки югары белемле яшьләр. Соңгы елларда бигрәк тә язгы чакырылышта шулай дипломлы яшьләргә өстенлек бирәбез. ДОСААФ белән берлектә 800гә якын яшь кеше “С” һәм “Д” категорияләрендә машина йөртүчеләр, БТР-80 йөртүчеләр, МТЛБ йөртүчеләр һәм механиклар кебек хәрби исәптәге белгечлекләргә дә укытылды һәм аларның яртысы инде хәрби хезмәтен үтәргә кереште. Килешү буенча хәрби хезмәткә китүчеләр дә аз түгел – быел 400 кешене кабул иттек, – дип сөйли Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин.
 
 
Татарстанның хәрби комиссары фикеренчә, хәзер закон буенча, армиядә хезмәт итмәгән ир-атларны дәүләт хезмәтенә алырга рөхсәт булмавы да үз ролен уйный, армиянең дәрәҗәсен күтәрә.
 
Татарстан егетләре Көнбатыш, Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш хәрби округларында, гомумән, илнең һәр тарафында хезмәт итә. 2016 елның язгы чакырылыш чорында 4 мең кешенең:
45,9 проценты – коры җир гаскәрләренә,
11 проценты – хәрби-диңгез флотына,
10,2 проценты – ракета гаскәрләренә,
9,3 проценты – Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә,
6,7 проценты – һава-космик көчләренә,
6,4 проценты – РФ Оборона министрлыгының 12нче баш идарәсенә,
1,5 проценты һава-десант гаскәрләренә юллана.
Язгы чакырылышта барлыгы 19 ир-егет альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаган.
 
 
Көн дә концерт
 
Бүген-иртәгә Татарстанның Җыелу пунктыннан булачак солдатларны Сарытау һәм Оренбург якларына алып чыгып китәчәкләр. Биредә яшьләрне көн саен диярлек чиратлашып республика районнары үзешчәннәре концертлар куеп озата. Мәсәлән, 16 июндә үткән тантаналы җыелышны Азнакай муниципаль районы җыр һәм бию ансамбльләре музыкаль номерлары бизәде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов егетләргә хәерле юл, туган якка исән-сау әйләнеп кайтырга җылы теләкләрен җиткерде.
 
Зал тутырып утырган хәрби хезмәткә китүче яшьләр алдында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, хәрби хезмәт ветераннары – Татарстан Ветераннар советының хәрби-патриотик һәм гаммәви эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Поляков, әфган сугышы ветераны Василий Кондаков, республиканың ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Любовь Фәтхуллина чыгыш ясады. Ислам һәм православие руханилары да – Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Казан епархиясе сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко фатихаларын бирде.
 
 
“Һәр кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да – берәү генә. Һәм аны әнине саклаган кебек сакларга, якларга кирәк. Безнең халыкка гомер-гомергә туганлык, каһарманлык хас, безнең көчебез дә шунда. Хәрби частьләрдә Татарстан егетләрен һәрвакытта да җаваплы, югары әзерлекле булганнары өчен мактыйлар. Республиканың, туганнарыгызның, якыннарыгызның йөзенә кызыллык китермичә лаеклы хезмәт итегез”, – дип теләде Сергей Погодин.
Билгеле булганча, Татарстан Хөкүмәте армиягә киткәндә һәркемгә мобиль телефон бүләк итә. Шулай ук Җыелу пунктында булачак солдатларга хәрби формалар, шәхси гигиена чаралары, хезмәт хакы күчерелә торган банк картасы тапшырыла. Солдатның бер айлык хезмәт хакы 2 мең сумны тәшкил итә, ятимнәрнеке – 3 мең.
 
Саба районының Шәмәрдән авылыннан әле күптән түгел генә Казанның тимер юл транспорты техникумында диплом яклаган 20 яшьлек Айнур Рәхмәтуллин Казанга республиканың Җыелу пунктына 15 июньдә аяк баскан булган. “Монда әйбәт каршы алдылар, ашату-йоклату – барысы да яхшы. Әти-әнигә, туганнарга күп итеп сәламнәремне җиткерәм. Мине озатырга Казанга килергә тиешләр”, – ди Айнур. Бүген аны Россия Оборона министрлыгы 12нче баш идарәсенең Мәскәү өлкәсе Можайск шәһәрендә урнашкан хәрби частенә алып китәләр. Авылдан 8 яшьлек сеңлесен – Мәликәне ияртеп, әти-әнисе – Алсу һәм Газинур Рәхмәтуллиннарны поезд янында көтәчәк ул. “Мин тимер юл транспорты машинисты булырга укыдым, 3нче разрядлы слесарь белгечлегем дә бар. Армиядә бу белемнәрем кирәк булачак дип әйттеләр. Әти-әнидән аерылып, өйдән чыгып китү бераз каушатса да егетләрнең барысының кәефләре күтәренке, бер ел бик тиз узып китәчәк ул”, – дип елмая Айнур.
 
Алабуга шәһәреннән 20 яшьлек Артем Тронинны баштан Мәскәү өлкәсенең Загорянский бистәсендәге тимер юл гаскәрләренең укыту үзәгенә җибәрәчәкләр икән. “3-4 айдан гына бүтән хәрби частькә билгеләячәкләр. Минем әти дә Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән, аның “эзләреннән” йөреп кайтачакмын. Әти армиядә нык булырга, үз-үзеңне яклый белергә, үз гамәлләреңә җаваплы карарга кушып, үгет-нәсихәтләрен бирде”, – ди Артем. Аңа 17 июньдә Казанның тимер юл вокзалына әтисе, әнисе, сеңлесе белән бергә сөйгән кызы Ирина да килергә һәм армиядән кайтканын зарыгып көтәргә вәгъдә иткән.
 
 
Татарстанның муниципаль районнары, белем бирү оешмалары барлыгы 53 хәрби часть өстеннән шефлык итү турында килешү төзегән. Әйтик, узган ел Татарстаннан 3 мең кеше шефлыкка алынган хәрби частьтә хезмәт итеп кайтты, ә 2016 елның язгы чакырылышында андый частьләргә 1800гә якын кеше барачак.
 
 
 

Лилия ГАДЕЛШИНА, Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары
Интертат.ру
№ --- | 17.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»