поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.06.2016 Матбугат

Лия Заһидуллина: “Сәнгати тапшырулар хезмәтендә эшләвем белән бәхетлемен”

Санаулы гына булганга һәм ягымлы, йөрәккә үткәзеп, тәмле итеп сөйли белгәнгәдер, телевидениенең элекке дикторлары телевизор караучылар күңеленә якын, үз кеше булып кереп калдылар. Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лия ханым Заһидуллина халык күңелендә аерым урын били.

Табиб, сугыш вакытында кыр хирургы булган әнисе кызы Лиянең дә медицина юлыннан китүен тели. Әмма ул иптәшләренең Казан театр училищесына ничек укырга керүләрен карарга барган җиреннән язмышын үзгәртеп, үзе шунда укырга кереп кайта. Театр тормышында кайнаган яшь, актив Лия училищеның өченче курсында укыганда Татарстан телевидениесенә дә сукмак сала. Һәм үзен һәрвакыт табигый тотучы, мәкам белән сөйләүче ягымлы тавышлы, кызыксынучан, сәләтле Лияне ТВ хуҗалары бик тиз күреп алып, аңа ике тапшыру алып баруны йөклиләр. Ә 1966да, Лия театр училищесын тәмамлаган елда, эфирда инде ике ел тапшыру алып баруына карамастан, зур конкурс аша үткәреп, аны диктор итеп сайлап алалар.

Шулай итеп, Лия Заһидуллина инде 50 елдан артык Татарстан телевидениесендә. Хәзер ул “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте начальнигы. Бу елның апрель аенда Лия ханымга 70 яшь тулды, Президент Рөстәм Миңнеханов легендар тележурналистны юбилее белән котлап, аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырды. Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган, зыялы, тирән белемле, һәрвакыт чибәр, яшь, бик күп бүләкләр, мактаулы исемнәр иясе Лия ханымның талантын бәяләп, быел аңа республика журналистлары арасында үткәрелүче “Бәллүр каләм” бәйгесендә иң зур приз – машина тапшырдылар.

– Лия ханым, машина сезнең өчен көтелмәгән бүләк булдымы, әллә нидер сизенгән идегезме?
– Юк, сизенмәдем, уйламадым да, зур сюрприз булды бу минем өчен.
 
– Сез күптән машина йөртәсезме? 
– Кырык ел чамасы. Ул вакытта без – машина йөртүче хатын-кызлар Казанда өчәү генә идек: композитор Нәҗип Җиһановның хатыны, бер таксист хатын һәм мин. Машинада барганда урамдагы кешеләр шаккатып, туктап калып: “Карагыз әле, хатын-кыз машина йөртә!” – дип, бармак төртеп күрсәтәләр. Миндә әле яңа гына чыккан алтынчы модель “Жигули”, аның минем машина икәнен шәһәрдә бөтен кеше белә, машинаны теләсә-кайда калдырып йөрим, беркем тими. Номеры – “22-22”. Ул еллардан соң күпме машина алыштырдым, ә номерлар гел “2”леләрдән тора, хәзергесе – “222”. Чөнки “икеле” – иң яраткан саным.
 
– Лия ханым, сез Әминә Сафиуллина, Абдулла Дубин, Иркә Сакаева, Рөстәм Нәбиуллин кебек дикторлар белән эшли башлаган, “Татарстан” телевидениесенең нигезен тәшкил итүче дикторлардан. Шул чордагы хезмәт процессы белән хәзергесе чагыштырырлыкмы?
– Кайсы яктан карыйсың бит. Мәдәният ягыннан карасак, Татарстан мәдәнияте, сәнгате һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Әйтик, мин эшли башлаган чорларда бөек дирижер Натан Рахлин җитәкчелегендәге симфоник оркестр оешты. Бүтән шәһәрләрдә ул юк иде. Билгеле, һәр юнәлеш, һәр тармак үсә, камилләшә. Телевидениедәге эш процессының элеккесе белән аерма шунда, хәзер барысы да заманча технологияләр ярдәмендә эшләнә. Телевидение техник яктан нык үсте. Элек магнитофоннар юк иде, без ул сүзне белми дә идек. Бөтен процесс туры эфирда барды. Шунлыктан күп укырга, хәтерне даими эшкә җигеп, киеренке халәттә тотарга, яңалыкларны ятлап чыгу мөмкин булмаса да, текстны кат-кат укып, бик нык әзерләнергә туры килә иде. Шулай да “тере” эфирда сөйләү әйтеп аңлатып бетереп булмаслык халәткә кертүче бик кызыклы, мавыктыргыч эш, миңа бик ошый иде. “Эфирга чыгу” сүзтезмәсенең серлелеген, рәхәтлеген тоеп эшләдем. Ә хәзер дикторларга, журналистларга телесуфлер ярдәм итә. 
– Сезгә партия заманында эшләргә туры килде бит, “тере” эфир вакытында ялгышкан, баш китәрлек хаталар ясаган чаклар булмадымы?
– Була иде, билгеле, мин дә нормаль, тере кеше ләбаса. Ул чакта гомумстудия җыелышлары була, шунда ике рецензент атна дәвамында барган тапшыруларга бәя биреп, эфирда хата җибәргән булсаң, күрмәгәнеңне күрсәтәләр иде. Тере эфирда эшләү – бик яхшы, көчле мәктәп ул. Хата димәктән, Ленинны күргән бер актив большевик карчык бар иде. Бервакыт аны студиягә кунак итеп чакырдык. Тере эфир бара. Әби сөйли-сөйли, туктатып булмый. Мин: “Рәхмәт сезгә!” – дип, кыстырып кына куя алам, ә ул: “Тукта әле, мин менә моны оныттым әле, моны әйтмәдем әле” – дип, сөйләвен белә. Ә вакыт чикле. Ахырда мин: “Гафу итегез, безгә эфирдан чыгарга кирәк, без инде бүтән тапшыру вакытына кердек, сезнең белән, һичшиксез, тагын бер тапкыр очрашырбыз, фикерләрегезне шунда әйтерсез”, – дияргә мәҗбүр булдым. Режиссер инә өстендә утырган кебек, түземсезләнеп, минем тапшыруны тәмамлаганны көтеп тора, бармагы төймә өстендә инде. Ә тапшыру ахырында теге карчык: “Без совет властенә каршы менә шулай көрәштек”, – димәсенме?! Аның нәрсә әйткәне режиссер башына инде төймәгә басып өлгергәч кенә барып җиткән. Мин эфирда булсам: “Без ялгыштык, әби болайрак әйтергә теләгән иде”, – дип, аны төзәтеп-шомартып җибәреп булыр иде әле, әмма режиссер мине эфирдан өзеп өлгергән иде. Безнең павильон беренче катта, ә аппарат бүлмәсе өстә иде. Студиядән чыктык, мин аппарат бүлмәсенә менеп барам, ә режиссер төшеп килә. Баскычта очраштык та, шунда утырдык. “Йә, Лия, безгә сохари киптерергә кирәк инде хәзер”, – диде ул, хафаланып. Бәхеткә, ул-бу булмады. Әбинең Ленинны күргән кеше икәнен, бик олы яшьтә булуын исәпкә алдылар бугай, эшне зурга җибәрмәделәр. Шундый хәлләр килеп чыккалый иде инде.
 
– Сезнең “Чын йөрәктән” дип аталган тапшыруны халык аеруча яратып кабул итте кебек.
– Бу тапшыру дикторлар арасында иң югары пилотаж санала. Чөнки ул сәгать ярым, ике сәгать бара һәм син тапшыру герое турында сәхнәдә басып сөйләп торасың (“Чын йөрәктән”не театрда яки берәр Мәдәният сараенда төшерә идек), ә ул шунда ук утыра. Монда инде ялгышырга һич кенә дә ярамый. Югыйсә, тормышының һәр сәгатен, минутын белгән героең: “Юк, дөрес сөйләмисең, алдыйсың”, – дияргә мөмкин. Һәр эпизодны тәмамланган хикәя кебек итәргә, аны тел, әдәбиятның барлык законнарына туры китереп эшләргә кирәк иде. Ул тапшыруны элек “Безнең белән елагыз, бездән яхшырак елагыз” дип йөртәләр иде. Ник дигәндә, анда һичшиксез тетрәндергеч, йөрәкнең нечкә кылларына кагылучы сюжетлар булырга тиеш – жанр шуны таләп итә иде. Сәхнәдәге геройлар, тамашачылар елый – ул шундый бик хисчән, тәэсирле тапшыру иде. Гомумән, сәнгати тапшырулар эмоциягә бәйле. Хәбәрләр хезмәтендә коры мәгълүмат, факт кына җиткерсәң, сәнгати тапшыруларда һичшиксез хис, эмоция булырга тиеш.
 
– Эфирда үзегезнең елап җибәргән чаклар булмадымы? 
– Елап җибәрә идем, әмма эфирда, сәхнәдә түгел. Тапшыруны әзерләгәндә, текстны укып чыкканда тыела алмыйча елап җибәрә идем. Шунда: “Әһә, димәк, тапшыру яхшы булачак, бүтәннәр йөрәгенә дә барып җитәчәк”, – дип уйлый идем. Тапшыру барганда да ул хис саклана, күңел тулып, ташырга тора, әмма еламый идем. Ә телевизор караучы синең халәтеңне һәрвакыт сизеп, тоеп тора. Әгәр битарафлык, салкынлык тоя икән, ул шунда ук бүтән каналга күчә. Театр тәнкыйтьчесе, телевидение эшчәнлеге турында китап язган Владимир Саппак: “Экран – холыкны күрсәтүче рентген ул”, – дигән. Чыннан да, шулай. Усал кеше нинди генә матур сүзләр сөйләмәсен, син аның усаллыгын күзләреннән күреп торачаксың, киң, йомшак күңелле кешене дә күзләре, хәрәкәтләре, тавышы таныта.
“Чын йөрәктән” тапшыруын эшләгәндә төрле холыклы геройлар белән очрашырга, төрле алымнар кулланырга туры килде. Әйтик, кайбер кеше бик ачылып китеп сөйләшми, аның белән берничә кат репетиция ясарга туры килә, ә кайбер кешеләр бар – туры эфир башланганчы аларга тияргә ярамый. Югыйсә, тапшыру башланганчы ул сиңа эчендәгесен чыгарып сала да, ә сәхнәдә сүнә, инде ялкынланып сөйли алмый. Әзрәк психолог та булып, менә боларны тоемларга, кешеләрне аера белергә кирәк.
 
– Тапшыру вакыты килеп җиткәч, каушыйм, эфирга чыга алмыйм диючеләр булмадымы?
– Юк, эфир алдыннан ук баш тартучылар булмады үзе. Ә Менделеевскидагы химия заводында “Чын йөрәктән” тапшыруын әзерләгәндә шундый бер ир очрады. Химия заводы булгач, минем тапшыруда химик реакцияләрне, кечкенә генә шартлауларны – эш процессын күрсәтәсе килде. Безнең өчен моны оештырдылар: барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, кызыл, көрән, шәмәхә төстәге ялкыннар чыгарып, кечкенә шартлатулар ясап күрсәттеләр. Моның өчен бер хезмәткәр ирне билгеләделәр. Әмма ул башта ук кистереп әйтеп куйды: “Монда сөйлим, күрсәтәм, әмма эфирга чыкмыйм!” Шуннан ул миңа тәфсилләп аңлатып, химик матдәләр белән бик матур нәрсәләр ясап күрсәтте. Ә мин: “Монысы ничек соң әле, оныттым, аңлап бетермәдем”, – дип, аннан бер үк әйберләрне биш-алты тапкырлар сөйләттердем, барысын да яңадан кабатлаттырдым. Миңа бит боларны эфирда үземә сөйләргә, күрсәтергә туры киләчәк, янәсе. Ул инде күзләрен бәйләгән килеш тә эшли алырлык булып остарды. Шуннан, күпмедер вакыт үткәч, тапшыруны инде эфирга яздырырга килгәч, миңа ярдәм итеп йөрүчеләрдән теге ирне табып китерүләрен сорадым. Аны күрүгә, теге вакытта эшләп күрсәткәннәрен тагын бер кабатлавын үтендем. Шуннан: “Беттем, – мин әйтәм, – мин боларны онытканмын икән, хәзер тапшыру өзелә, мине эштән куалар инде, зинһар, хәлемә керегез, эфирда үзегез күрсәтеп-сөйләп бирегез...” Ә оныту кая инде, бу хезмәткәр сөйләгәнне яттан өйрәндем, бер ялгышмыйча барысын да эшләп күрсәтер идем, ләкин миңа эфирда нәкъ менә үз эшенең остасының сөйләве кирәк. Ул: “Ярар инде”, – дип, ризалашты һәм менә дигән итеп башкарып чыкты, чөнки миңа ярдәм итәргә кирәк дип эшләде, шуңа тырышты һәм аңарда кешегә булыштым бит дигән канәгатьләнү хисе калды. Менә шулай итеп, тәҗрибәңә таянырга, бераз хәйләләргә, тапкырлык-зирәклекне, һөнәри осталыкны эшкә җигәргә туры килә иде кайвакыт. Һәр журналистның үз алымнары бардыр инде.
 
– Сезнең үзегез иҗат иткән, автор программаларыгыз ничәү әле?
– Андый программалар нормаль иҗат кешесендә бик күп булмый. “Ханым” һәм “Штрихи к портрету города” дип аталган проектлар аеруча зур эшләр булды. Хәтерләсәгез, “Ханым” тапшыруларында без Сәкинә Шәймиева, Софья Гобәйдуллина, Динә Табеева, Коръәнне русчага тәрҗемә иткән Валерия Прохорова һәм бүтән бик күп танылган хөрмәтле ханымнар белән тамашачыларны якыннан таныштырдык. Ә “Штрихи к портрету города” Казанның 1000 еллыгына багышланган иде. Ул датага багышлап төрле телевидение үз проектын эшләде, кемдер ике-өч, кайсыдыр биш-алты тапшыру чыгарды, шуннан артыгына хәлләре җитмәде. Ә без дүрт ел эшләдек һәм Казан турында йөздән артык фильм төшердек. Бу – безнең иҗат командасының үҗәтлеге, түземлелеге һәм башкаланы белүебез, яратуыбыз нәтиҗәсе. Шул фильмнар белән бергә “Ханым” тапшыруы да чыгып барды, аның кысаларында “Великие женщины Казанского ханства” дип аталган тарихи фильмнар иҗат иттек. Берсендә мин Нурсолтан ханбикә булып уйнадым да әле. Мин ул циклларны бик яратам, чөнки без, чыннан да, бөек татар хатын-кызлары турында сөйләдек, күрсәттек. Алар бәлки барлык планетада да иң бөек ханымнар булганнардыр әле. Заманына күрә, хакимлекне тотып торучы андый көчле сәясәтче, төпле акыллы, зирәк ханымнар бүтән бер җирдә дә булмаган.
 
– Лия ханым, сезнең турыда төрле чыганаклардан күп мәгълүмат укыдым, әмма шәхси тормышыгыз турында әлләни тапмадым...
– Кызым, оныгым бар (ул быел мәктәп тәмамлый). Кызым медицина фәннәре кандидаты. Әнием: “Оныгым кызым юлыннан китмәсә ярар иде”, – дип бик борчылып торган иде, бәхеткә, кызым әбисенең ышанычын аклады. Әни кызым Софьяга: “Чүлдә калсаң да син иң хөрмәтле кеше булачаксың, чөнки врач кая да врач ул!” – дия иде. Әни бик тыныч, тыйнак татар кызы иде, аның беркайчан да кычкырып сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Мин театр училищесына укырга кергәнемне әйткәч кенә: “Безнең гаиләдә шансонеткалар юк иде әле!” – дип ачуланган иде.
 
– Сез хәзер “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте начальнигы. Эшегез нидән гыйбарәт?
– Безнең эш – тамашачылар күз алдында дип беләм. “Татарстан” каналында 16 майдан “Вести” татарча да чыга башлады. “Яңалыклар”ны телерадиокомпаниябезнең директоры Фирдүс Гыймалтдинов җитәкчелегендә барлык хезмәткәрләр – мәгълүмат, милли тапшырулар хезмәтләре, радио – бергә күмәкләшеп башкарабыз.
“Национальные вопросы и ответы” дигән тапшыру иҗат иттек. “Бәхетем минем” тапшыруын илле, алтмыш ел бергә яшәгән парлар турында булыр дип башлаган идек, хәзер аны киңрәк мәгънә салып, бүтәнрәк темаларга да эшлибез. Кемдер бәхетен эшендә таба, кемдер яхшы укытучыга эләгүе белән бәхетле – күпкырлы тема бу, кыскасы. Аннан шулай ук бик кирәкле, файдалы “Халык җәүһәрләре” тапшыруы ачтык, ул күренекле, әмма онытылган шәхесләр турында. Шулай ук бүгенге көндә бик кирәкле, кешеләргә үзләрен белү, тану мөмкинлеге бирүче “Психология и мы” тапшыруын тамашачылар яратып карыйлардыр дип беләм. Миңа, мәсәлән, ул тапшыру бик ошый. Хәзер безгә кешечә аралашу җитми, җәмгыятьтә агрессия көчле. Бу тапшыру кешеләргә уртак тел табарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. “Рухи хәзинә”, “Алтын куллар”, “Замандаш” дип аталган тапшыруларыбыз бар. Без пешереп тә утырмыйбыз, чәч тә тарамыйбыз, бизәнергә дә өйрәтмибез, төп юнәлешебез – рухи үсеш, кешенең эчке дөньясын камилләштерү. Тамашачыларыбыз да – белемле, зыялы кешеләр.
 
Без сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә иртәнге тугыздан унга кадәр, моннан тыш “Вести 24” тапшыруында эфирга чыгабыз, үз тамашачыларыбыз бик күп.
 
Милли тапшырулар хезмәте элек “сәнгати тапшырулар хезмәте” дип йөртелә иде. Ул атамасы дөресрәк тә әле, минемчә. Барысы да архив өчен эшләнә – бүгенге фән, сәнгать, культура нинди булганын киләчәк буын белергә тиеш. Юкса, татар сәнгать әһелләрен белмәүче яки берсен икенчесе белән бутаучы яшьләр очраштыргалый бит. Аларның архивны өйрәнеп, фикерләрен яңарту, нәрсәдер белү мөмкинлеге булырга тиеш. Вакыт күбрәк үткән саен архивларның кыйммәте арта.
 
Мин 20 ел “Хәбәрләр” хезмәтендә эшләдем һәм хәзер Милли-сәнгати тапшырулар хезмәтендә эшләвем белән бәхетлемен. Гомумән, яшь тележурналистлар эшне “Хәбәрләр” хезмәтеннән башларга тиеш дип саныйм. Анда үз фикереңне белдерергә кирәкми, фактларны гына күрсәтеп бирәсең. Ә сәнгати, документаль тапшыруларны инде һөнәри яктан өлгергән, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе, белеме тирән булган кешеләр эшләргә тиеш, чөнки монда инде син анализлый белергә, үз фикереңне җиткерергә тиешсең.
 
– Әле эшли генә башлаган елларыгызны искә төшереп, үзегезне хәзерге яшьләр белән чагыштырганда, яшь тележурналистларга хәзер нәрсә җитми дип уйлыйсыз: кыюлыкмы, белемме, яки бүтән хәл-сыйфатмы?
– Кыюлык, эрудиция һәрвакыт барлык яшьләрдә дә бар. Шунысын әйтә алам, элек эшкә бирелгәнлек көчле иде. Эшнең матди ягы турында уйлау юк, чөнки барыбызның да хезмәт хакы бер чама иде. Категорияләренә карап дикторларның (алар өч категориягә бүленә иде) хезмәт хаклары бераз гына аерыла иде. Хәзерге яшьләргә безнең кебек тырышып, фанатларча җан атып, янып эшләү җитеп бетмидер бәлки. Ләкин без эшли башлаганда заманы да бүтән иде бит: телевидениенең чишмә башында торганлыктан, безгә яңаны тудырырга туры килде. Һәрвакыт ниндидер яңалык уйлап таба идек, чөнки безгә аны беркем эшләп бирмәячәген белә идек. Телевидение тәҗрибә һәм практикадан тора. Күбрәк эшләгән саен, алгарак китәсең. Ә аннан инде “йолдызлык чире” эләктермәү мөһим. Бездә андый нәрсә юк иде. Ул чирне йоктырган кеше туктап кала, мин инде барысына да ирештем дип уйлый һәм артка таба тәгәри башлый. Безнең эштә читтән күзәтеп, хаталарны күрсәтеп, камилләшергә этәреп торучы тәнкыйтьче булуы зарур. Мактау сүзләре әйтүчеләр күп ул, ә күзеңә бәреп, дөресен әйтүчеләр юк.
– Ә сезнең шәхси тәнкыйтьчегез кем иде?
– Сафиуллина Әминә Кәримовна. Ул бик кырыс холыклы иде. Аның сүзенә җитәкчеләр дә каршы килмиләр, ул әйттеме – закон иде. Без аның белән якыннан бик аралашмый идек. Ә ул лаеклы ялга киткәч, бик якынаеп, кунакларга йөрешә башладык. Мин аңа чылтыратып: “Әминә Кәримовна, фәлән вакытта шундый тапшыруым була, кара һәм фикереңне әйт әле, миңа мактау сүзе кирәкми”, – дия идем. Һәм ул бүтән кеше сизеп тә тормаска мөмкин булган төрле нечкәлекләрне күреп, миңа әйтә, шул рәвешле, камилләшергә ярдәм итә иде. Ул гел: “Их, бердәнбер үкенечем калды: үзем көчле чакта синең өчен бернәрсә дә эшләмәдем”, – дип әйтә иде. Ә мин: “Бу, бәлки, яхшыга да булгандыр”, – дия идем. Чөнки барысына да үзем өйрәндем, аякка басарга да, тәпи китәргә дә дигәндәй... Чөнки япь-яшь көе, Театр училищесын тәмамлагач килдем. Ярдәм итүче түрә туганнарым, яклаучым юк иде. Коллегалар арасында да һәркемнең үз юлы бит инде. Шунлыктан барысына да әкрен генә, ипләп кенә үземә өйрәнергә, ирешергә туры килде. Ниндидер бүләк алам дип эшләмәдем, һәр программаны, тапшыруны намус белән, җиренә җиткереп эшләвемне белдем.
 
– Сез хәзер эфирга чыкмыйсыз...
– Фильм төшерсәм, яки минем белән тележурналистлар әңгәмә үткәрсәләр, чыгам. Дистәләгән шәкертләрем бар, аларны өйрәтәм дә, эфирга чыгарам. Алып баручы буларак, дилбегәне күптән тапшырдым инде. “Диктор-ТВ” студиясен җыеп, яшьләрне (болар – Инсаф Абдулла, Эльза Әхмәтҗанова, Зөлфия Курамшина, Ләйсән Бәдретдинова һ.б.) эшкә өйрәтеп, сәхнә буйлап җитәкләп йөреп, концертларны ничек алып барырга кирәклеген күрсәтеп, эфирны аларга тапшырдым. Бу бик сирәк күренеш. “Актриса үз рольләрен кемгәдер биргәнне гомеребездә дә күргән юк иде әле”, – дип шаккатучылар булды. Ләкин һәр нәрсәне вакытында эшләргә кирәк, мин барыбер монда бит, бары тик бүтән баскычка күтәрелдем. Ә үткән баскычымны ышанычлы итеп калдырдым, мин шәкертләремнең һөнәри осталыкларыннан канәгать.
 
 
 
 

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»