поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.06.2016 Интернет

"Матбугат.ру" һәм башка сайтлар модераторлары турында язма

“Модератор” сүзе чагыштырмача хәзерге заманныкы. Белмәгәннәр өчен аңлатып үтим. Интернет сайтларына куелган мәкаләләрне укучылар, үз фикерләрен белдереп, шунда ук мәш килеп, бәхәс куптаралар. Мәсәлән, “Бизнес онлайн” электрон газетасы язмалары буенча фикер алышучылар бик күп. Яисә “Звезда Поволжья” газетасының интернет сайтында урнаштырылган язмаларга карата да мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр әз түгел.

Интернетка куелган башка газеталарның язмаларына карата да үз фикереңне бәян итү мөмкинлеге бар, шул исәптән “Татарстан яшьләре”ндә дә. Әмма “Т.Я.” сайтында андый комментлар – сирәк күренеш. Фикерен язарга теләүче үз исем-фамилиясен куярга да мөмкин, аноним калып, исеме урынына теләсә-нинди кушамат та куя ала. Андый кушаматны “ник” дип атыйлар. Данил Сәфәровның “matbugat.ru” сайтында күп еллар дәвамында кайнар бәхәсләр тудырган фикер алышулар тулып ятты. Бер ел чамасы элек моңа чик куелды, чөнки “ник” кулланып язучы кайбер аноним авторлар сайт битен гайбәт һәм бер-берен мыскыллау белән тутырдылар. Анда хәзер “вконтакте” челтәрендә теркәлгән, кем булуы төгәл күрсәтелгән кешеләр генә яза ала. Кайбер сайтларда язылган комментарийлар турыдан-туры сайт битенә кереп утырмый, ә “модератор” дип аталган хезмәткәр битенә керә. Ул синең фикерне укый һәм мәсьәләгә кагылышлы дип санаса, текстыңда пычрак сүзләр булмаса, шундук интернет битенә җибәрә. Әгәр дә әдәпсез, мәгънәсез фикерләр язылган коммент булса, модератор аны сайтка үткәрми. “Азатлык” сайты һәм “Бизнес онлайн” модераторлары нәкъ шулай эшли. “Матбугат”ның да модераторы бар, әмма ул аноним авторның язмасы сайтка турыдан-туры кереп утырганнан соң гына укып, ошамаганын алып ташлый иде. Ул аноним авторларның мәгънәсез язмаларын карап бетерә алмагандыр, мөгаен. “Матбугат”ны гаепләргә теләмим, чөнки коммент язучылар аңа табыш китермәде һәм хәзер дә китерми.
 
Ә менә “Болгар” радиосына һәм “ТНВ” каналына sms кабул итү табыш китерә. “Болгар” радиосында модератор вазыйфасын турыдан-туры алып баручы ди-джей башкара. Мәгънәсез язмаларны ул бөтенләй укымый, хаталы язганнарның текстын төзәтеп укый. Дөрес эшли. Ә “ТНВ” телевизион каналында эш башкачарак. Без, татарлар, әлеге канал тапшыруларын яратып карыйбыз, күпләрен хәтта көтеп алабыз. Һәр шимбәдә ике сәгать баручы “Сиңа миннән сәлам” музыкаль тапшыруы да бик күпләрнең күңеленә хуш киләдер дип уйлыйм. Шулай булмаганда, 2-3 мең сум түләп, тамашачылар котлау язмас, турыдан-туры элемтәгә чыкмас иде. Тапшыруны алып баручы Фәридәбез дә бик ягымлы, елмаеп кына сөйләшә, тамашачыларга бик тә игътибарлы. Тапшыруны оештыручылар да яңадан-яңа артистларны, иҗат әһелләрен очрашуга атна саен чакырып торалар. Ләкин монда “бер мичкә балны бер кашык дегет боза” дигән әйтемгә туры килүче хәл бар дип саныйм. Тапшыру барышында экранның түбәнге өлешендә sms белән килгән котлаулар йөгерә (аны урысча “бегущая строка” дип атыйлар). Хәләл акчаларын түләп, мондый ысул белән котлау җибәрүче яшьләр һәм урта яшьтәгеләр дә әти-әниләрне, әби-бабайларны телевизордан котладык дип куаналардыр, мөгаен. Әмма бу – коры куаныч, чөнки әлеге йөгерек язмаларны өлкәннәр укый гына башлый, кайвакыт хәтта бер юлын укып та өлгерергә мөмкиннәр, аннан язма экраннан югала. Шулай итеп, кабул итүчегә тулаем килеп җиткәнче, котлау буш куыкка әйләнә. “Язма экраннан югалганчы аның ике юлын да укып бетереп була ич!” – диләр яшьләр. Дөрес әйтәләр, аларга була, ә өлкән яшьтәгеләргә – юк!
 
Шулаймы, әллә ялгышаммы? “Яңа Гасыр”да бары тик яшьләр генә эшли, шуңа күрә бу фикеремне алар кабул итәрме, юкмы – белмим. Күпмедер вакыт үткәч, шул ук язмалар экранның бер очыннан икенче очына таба кабат йөгерешә башлыйлар. Бер генә кат йөгерттерү өчен килгән smsлар җитмидер, күрәсең. Булганнарын кабат-кабат йөгерткәнче, аны беренче тапкыр биргәндә үк өлкәннәр дә укып бетерерлек вакытка көйләп булмый микән? Бәлки әлеге программаның авторлары smsлар күп килер, күбрәк акча эшләрбез, шул вакыт бик җиткән, дигән принциптан чыгып эш итәләрдер? Ә инде мондый котлаулар әз килеп, вакыт калгач, экран буш тормасын дип, аларны кабатлап бирәләрдер?
Хәзер smsларның эчтәлегенә, хаталарына килик. Коточкыч! Телефоннарда татар хәрефләре булмаганлыктан, татарның кадерле сүзләре нинди генә рәвешкә керми монда! Татар телен әнә шулай ватып-җимереп бөтен дөньяга пропагандалыйбыз түгелме? Шәпме бу? Газета укучылардан кайберәүләр: “Ичмасам котлауларны урыс телендә генә язсыннар инде!” – дип тәкъдим ясады. Мин үзем мондый фикергә кискен каршы! Сез нәрсә, татар теленә табу куярга уйлыйсыз мәллә? Тапшыруны алып баручы Фәридә Төхфәтуллина тамашачыларга: “Котлау “sms”ларыгызны матуррак итеп языгыз, телефоныгызга татар хәрефләрен кертегез”, – дигән тәкъдим ясый. Ә бу коры сүзләрдән ни файда? Котлау җибәрүче һәркем дә филолог белемле түгел, телефонына да татар хәрефен тиз генә кертә алмый. Кертим дисәң дә әле, андый программаны урнаштыра башлауга, экранда: “Сак булыгыз, бу лицензиясез программа, аны урнаштырсагыз, җайланмагызга хакерлар (ягъни, интернет караклары) үтеп керергә мөмкин”, – дигән кисәтү язалар. Шуннан уйлыйсың инде, бу хакер дигәннәре шушы лицензиясез программа аша үтеп кереп, банк картасы мәгълүматларын яки башка төр парольләрне белеп алсалар, нишләрсең? Менә бит хикмәт нәрсәдә! Куркынычсыз, лицензияле татар клавиатурасын телефонга урнаштырган очракта да, телефон клавишаларында татар хәрефләре күренми, аның белән дә татарча текстларны язу җиңел түгел.
 
Шулай булгач, нишләргә? Бик җайлы, иң гади ысул бар: smsларны модератор кабул итәргә тиеш! Ул шундук татар хәрефләре урынына куелган урыс хәрефләрен төзәтеп, текстны матурлап экранга чыгара ала. Бер кыска котлауны төзәтү өчен күп булса бер минут вакыт кирәк. “ТНВ” җитәкчеләренең: “Модератор штаты тотарга акча юк”, – диюләре бар. Нишләп булмасын ди? Бер sms бәясе экранда язылган, искә төшерик. Минут саен бер sms килгәндә дә, бер сәгатькә күпме акча җыела! Модератор шуның кадәр акча сорамый бит инде! Smsны кабул итеп, аны экранга чыгару техника өчен тиеннәргә генә төшә түгелме? Һаман да акча җитми диләр икән, sms бәясен күтәрсеннәр, хокук алар кулында.
Хәзер бер әшәке булдым инде, шунлыктан әйтәсе килгәнемне барыбер әйтеп бетерим. Гадәттә, тапшыру барышында бер котлауны укыйлар да, кунак белән әңгәмәгә күчәләр, теге котлау онытыла. Аннары икенче котлауны укыйлар яки телефоннан чылтыратучыга сүз бирәләр.
 
Шуннан соң гына җыр тапшырыла. Гадәттә, хәләл акчасына җыр сорап котлау биргән беренче тамашачының үтенече һавада эленеп кала. Чынлыкта, җыр ахырдан укылган клиент өчен генә булып чыга. “Т.Я.”да микән, әллә бүтән газетадамы, бер автор: “ТНВ”лылар, башкорт кардәшләрдән үрнәк алыгыз, алар һәр котлау өчен аерым бер җыр бирә”, – дип тәкъдим ясады. “Әңгәмәләрне бик озынга сузмагыз”, –дип тә өстәүчеләр булды. Телеканал җитәкчеләре газета укымыйлармы, әллә тамашачылар фикеренә колак салырга теләмиләрме, һаман үзләренчә эшләүне дәвам итәләр. Клиент фикеренә колак салсалар начар булмас иде кебек. Заманабыз шундый, иртән уянуга барыбыз да авызларыбызны: “А-а-акча-а-а!” – дип ачабыз. “Сәлам” тапшыруын оештыручылар ике яки өч котлауга бер җыр тапшырсак, акча күбрәк керер дип саныйлар ахрысы. Ә без, ахмак тамашачылар, киресенчә уйлыйбыз. Һәрбер котлаучыны канәгатьләндереп, бер котлауга бер җыр җырланса һәм котлау бәяләренең суммасы да бераз киметелсә, котлау бирүчеләр саны да артыр шикелле. Халыкның пенсиясе һәм хезмәт хаклары артмады диярлек, ә азык-төлек, башка товар, ЖКХ бәяләре икеләтә артты. Шуны исәпкә алып, бәяне төшерсәләр, якыннарын “Сиңа миннән сәлам” аша котлаучылар күбәеп, тапшыруның ике көнгә сузылуы да ихтимал. Ул очракта “ТНВ”ның да табышы артыр иде кебек.
 

Рәфхәт ЗАРИПОВ, Балтач районы, Түнтәр авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»