поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2016 Авыл

Эшмәкәр һәм аграр хуҗалык рәисе

Өлкә губернаторы Валерий Шанцев һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан регион эшмәкәрләренә юллаган котлау сүзләрендә аларның авыл хуҗалыгында да булган уңышларын билгеләп үтте. Әйе, бүген кече һәм урта бизнес сәүдәгәрлектә генә түгел, башка юнәлешләрдә дә актив эшли. Ә менә Кызыл Октябрь районында җитештерү тармагын һәм авыл хуҗалыгын параллель алып баручыларда бар. Атяр авыллы Илгиз Җәләлов шундыйлардан.

Җитештерү тармагы 

Ул 2005 елда мәскәүдән туган авылына кайта һәм Кызыл Октябрь районында беренче булып брусчатка җитештерүне җайга сала. Махсус бина булмаганлыктан, беренче продукциясен әтисе йортында ясый башлый. брусчатка җитештерү процессында бөтен гаиләсе катнаша аның. 
 
- Бу шөгыльдә беренче адымнарны “семейный подряд” дип әйтергә кирәк. анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Ике ел эшләгәннән соң, авыл башындагы бер бинаны махсус цех итеп җайлаштырдык, бетон блоклар, божралар ясый торган җиһазлар сатып алдык. Шуннан соң җитештерүчәнлек тә арта башлады. Әлбәттә, беренче вакытта проблемаларсыз булмады. Әкрен генә тәҗрибә тупладык, шуның белән бергә бетон әйберләр җитештерү технологиясен шомарттык. Интернет челтәреннән дә информация алынды, башка регионда шушы өлкәдә эшчәнлек алып барган белгечләрдән дә сораштык – шулай бөртекләп диярлек бу кәсепнең нечкәлекләрен үзләштердек, үз технологиябезне булдырдык. Билгеле сәбәпләр буенча, аны сер итеп тотабыз. 
 
Безнең технология нигезендә сыйфатлы продукция җитештерү тора. Бу бит бизнес үсеше нигезе, чөнки безнең төбәктә халык бер-берсен белә, аралаша, түбән сыйфатлы товар саттың икән, яман исемең бик тиз тирә-якка таралачак һәм “сарафан радиосы” аркасында банкрот чыгуың да ихтимал, - ди Илгиз әфәнде. 
 
Эшчәнлеккә иң югары бәя – әлбәттә, халыкның яхшы сүзе. 11 сезон эчендә Илгиз Җәләловка рәхмәтләрен белдерүчеләр байтак булган. мәсәлән, дистә ел элек Чүмбәли зираты алдын язма герое җитештергән брусчатка белән төзекләндергән булганнар, бүген дә шушы түшәм тиешле сыйфатта тора икән. бу мәйданны зурайтырга карар кылгач, чүмбәлилеләр кабат Илгизга мөрәҗәгать иткәннәр. һәм андый очраклар күп. Эшмәкәр ясаган продукция район идарәсе азбарында да түшәлгән.
 
Беренче адымнар 
Бүген цехның җитештерү күләме зур, ә Илгиз, күбесе эшмәкәрләр кебек үк, аздан башлаган. 
 
- Эшчәнлек таңында бер тәүлеккә өч квадрат метр күләмендә генә брусчатка ясый идек, бүген бу күрсәткеч 100гә кадәр җитә. сорау да аз, реклама да юк иде ул чакта. Бетон әйберләр турында информацияне җәелдерергә безнең төбәктә әйбәт эшләгән шул ук “сарафан радиосы” ярдәм итте. башта кибетләр сатып ала башлады, аннары халык та күнде. Үз продукцияңне мактау дөрес түгел, минемчә. аның сыйфатын халык тоярга һәм бер-берсенә тәкъдим итәргә тиеш. менә бу минем эшчәнлегемә иң югары бәя. 
 
Җитештерү процессы сезонлы эш. аны апрель урталарында башлыйбыз һәм октябрьдә төплибез. Кыш айларында җитештерү туктала, чөнки ничек кенә тырышсаң да, тиешле дәрәҗәдә продукция җитештереп булмый. Аллаһы кояшын бернинди дә киптергечләр алмаштыралмый шул, - ди эшмәкәр.
 
Бетон материаллар җитештерү фикере белән Илгиз мәскәүдә яшәгәндә үк мәш килгән: җитештерү процессын өйрәнгән, сату мөмкинлекләрен тикшергән, санаган, әлбәттә, туганнары белән киңәшкән. Нәтиҗәдә, шушы тәвәккәл адымны ясаган һәм бер дә үкенми. 
 
- Брусчатка кую процессы белән мин беренче кат башкала урамнары буйлап йөргәндә кызыксындым. Ул вакытта бу эш белән күбрәк көнчыгыш милләт кешеләре шөгыльләнә иде.  ин: “Татарлар эшләмәгән эш юк”, - дигән әйтемне истә тотып, эшкә керештем - авылга кайтып беренче булып брусчатка җитештерә башладым. Ә бетон блоклар җитештерүне миннән алданрак мәдәнәлеләр җайладылар. Алар җитештерү күләменә, ә без продукция сыйфатына басым ясадык. Сайланган концепциябез отышлы булып чыкты, - ди язма герое. 
 
Илгиз әфәнденең цехы россиядә ясалган станоклар белән җиһазландырылган. Кыйммәтле булса да, тиз арада үз хакын аклый. Шунысы да мөһим – дәүләт сертификациясен үткән җиһазлар тиешле сыйфатта гына продукция җитештерә. Мәсәлән, блоклар ясауда кулланылган вибропресс чималны 70 атмосфера басымы белән кыса, ә тиешле компонентлар җитмәсә, яки аларның күләме аз булса, акыллы станок җитештерү процессын туктата. Димәк, шуңа гына таянып та Илгиз үз продукциясенә гарантия бирә ала. 

Аграр хуҗалык рәисе
Февраль аенда язма героен авылдашлары җимерелеп барган җирле аграр предприятиегә рәис итеп сайлыйлар. Тәҗрибәле эшмәкәр авыл хуҗалыгы тармагында да алдатмый, бар көчен язгы кыр эшләрен оештыруга куя. 
 
- Зур проблемалар белән язгы кыр эшләренә керештек. Хуҗалык карамагында булган 600 гектар җирнең яртысыннан артыгына вика, арпа, бодай чәчтек. Планнарыбызны тулы күләмдә тормышка ашырырга элекке хуҗалык идарәсе белән бүгенгесе көнгә кадәр сузылган бәхәсләр комачаулады. Шуның нәтиҗәсендә, хуҗалыкта әзерләнгән орлыкны чәчә алмадык, яңаны табарга туры килде. авыл халкына, шәһәрдә яшәүче авылдашларыма һәм күрше хуҗалыкларга рәхмәт, авыр вакытта алар ярдәмгә килделәр. Район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе район газетасына: “атяравыл кырлары быел чәчелми кала”, - дигән информа¬ция биргән иде инде, ә без тиз арада бар¬лык кирәк-яракларны булдырдык та, чәчеп алдык. аграр идарә белгечләре килеп карады да, “ах” иттеләр. Иң мөһиме - халык канәгать, чөнки җирләр чәчелде. 16 елга беренче кат эшчеләргә хезмәт хакы түләнде – бусы да шатландыра. Халыкта ышаныч туды, нәтиҗәдә - хуҗалыкта хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта. без, үз чиратыбызда, аларга эш урыннары булдырырга тырышабыз. Аеруча яшь белгечләргә зур игътибар бирәбез. бүген аграр белгечләр башка тармакта хезмәт итәргә мәҗбүр. безнеңчә, бу дөрес түгел, мәктәптә укытучы, судта юрист, ә җирдә аграрийлар эшләргә тиеш. Моны яшь белгечләр дә аңлый, аларның күбесе яллар алып, язгы чәчүдә катнаштылар. безнең максат - уңай хезмәт шартлары булдырып, аларны җирле хуҗалыкка даими эшкә тарту, - ди Илгиз әфәнде.
 
Тиз арада авыл хуҗалыгы техникасын булдыру - атяравыллыларга кыр эшләрен уңышлы алып барырга мөмкинлек бирде. Тимер атларны, тагылма агрегатларны сафка куярга бөтен авыл механизаторлары булышкан диярлек. 
 
- Җирле слесарьларга ремонт өчен акча түләнсә, мәскәүле ярдәмчеләр анардан баш тартты. Шуны да әйтим, Рафаил Җамалетдинов, Ленар Шарипов, Илдус Гаязов, Султан Салахов, Рөстәм Җамалетдинов язгы кыр эшләрендә катнашу өчен махсус мәскәүдән кайттылар. Орлык, техника булдырырга зур көч куйдылар, рәхмәт үзләренә, - ди хуҗалык рәисе. 
 
 Быелгы язгы кыр эшләрендә атяравыл кырларында берьюлы 18 берәмлек аграр техника катнашкан. Мондый күренешнең татарлар күмәк яшәгән районнарда озак булганы юктыр. Тәҗрибәсе авыл хуҗалыгына зур өметләр белән карарга мөмкинлек бирә.
 
 
 
 
 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 17.06.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»