|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2016 Хатлар
Апаны тыңлаган булсам...Яшьлек юләрлеге белән ашыгып кияүгә чыктым. Колакка кеше сүзе керми, күзгә ак-кара күренми торган вакыт. Очрашып йөргән егетем әти-әнисе белән кулымны сорарга киләсен әйтеп шалтыратты. Күңелдә әллә ни шатлану хисе дә юк. Кияүгә чыгарга кирәк бит инде дигән уй белән булачак каенатам һәм каенанамны көтә башладым. Алар озак көттермәде. Никах көнен дә, туй вакытын да билгеләп китеп бардылар. Барысы да тәртип буенча узды. Тик алар киткәч, әтиемнең иң олы апасы: “Син аны яратасыңмы соң?” – дип сорап куйды. Мин аңа җавап бирә алмадым. Тик кире уйлаудан мәгънә юк, бер чыккач яшәрмен әле дип язмышыма риза булдым.
Фәнис ирем булгач та әнисе яныннан китмәде. Кичләрен алар гел бергә. Минем турыда уйлап та карамый. Моңа да сабыр иттем. Кияүгә чыккач, гел кочаклашып-үбешеп кенә торып булмый бит инде, дип уйладым. Озакламый бәби көткәнемне белдем. Иремнең моңа исе дә китмәде. Монысын да гадәти хәл дип кабул иттем, шуңа артык борчылмадым да. Сабыемны үземә бер дус, иптәш булыр дип күтәрдем. Ә берсендә ирем, эчеп кайтып, мине кыйнап ташлады. Ул вакытта бәби табарга ике генә атна вакыт калган иде. Бар уем – эчемдәге сабыем гына исән булсын иде, дидем. Шөкер, улым сау-сәламәт туды. Фәниснең кырын сүзләренә дә игътибар итмәдем, кияүдән кайтудан бөтенләй курыктым.
Түздем мин. Ул кайтмаган төннәрне елап чыга идем. Кайтса, берни дәшмим. Шулай итеп тормыш дәвам итте. Ипотекага фатир алырга чиратка бастым. Баламны бакчага урнаштырып, эшкә чыктым. Көтмәгәндә фатирлы да булып куйдык. Арада шашып ярату сөюләр булмаса да, тормыш дәвам итте. Өч елдан бер кыз бала да алып кайттым. Дөньябыз түгәрәкләнде дә кебек. Иремнең шул ягы бар иде: безнең яктан берәр туганым килсә, бер алдыма, бер артыма төшә. Алар янында бездән дә бәхетле кеше юк. Миңа шулкадәр хөрмәт күрсәтә бу! Тик алар китүгә, мин янә бер хезмәтчегә әйләнеп калам. Ә авылга кайтса, бөтенләй икенче кешегә әйләнеп килә.
Бервакыт ике балага да салкын тиде. Алар авыргач, авылга ирем үзе генә кайтып китте. Тик килгәндә үзгәргән иде. “Синең безгә кайтып эш эшләгәнең бармы соң? Шапшак хатын. Өеңне җыештырырга өйрән башта”, – ди бу. Шапшак диюе бөтенләй аяктан екты. Көн-төн өй җыештырам, ашарга әзерләп куям. Көнаралаш камырын да пешерәм. Тик 10 ел яшәгән ирем әнә бит нәрсә дип тора. Түзмәдем, шул көнне гомеремдә беренче тапкыр иремә каршы дәштем.
Күңелемдә йөрткән бар сүземне әйтү аңа ошамады. Өстемә дөньядагы барлык әшәке сүзләр яуды. Әле ул гынамы, “талак дияргә дә онытмады. Каян белгән диген?! Ике тапкыр әйткәч, туктап калыр дигән идем, өченчесен дә кабатлады. Менә шул көнне иремә карата бераз гына булган хисләрем бөтенләе белән юкка чыкты. Шушы хәлләрдән соң да бергә яшибез. Өч ел узып китте инде. Минем барыр җирем юк, ә ирем йортка кертүче хатын табуга, чыгып китәм, ди. Чәчәк кебек гомерем әрәм узып бара. Хәзер әтинең мәрхүм апасының теге вакытта сораган сүзе гел исемә төшә. Кияүгә чыкмый да калырга була иде бит. Гомерлек хата ясадым мин.
Айгул САТТАРОВА, Казан |
Иң күп укылган
|