|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2016 Мәдәният
Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайландыБүген ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган. Санау комиссиясе рәисе Чулпан Әхмәтова сайлауларның гадел узуын, бернинди хата китмәвен әйтте. 231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов 63, Ркаил Зәйдулла 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган. Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы дүрт елда шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан, шулай ук Данил Салихов, Рифат Сәлах, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Рафис Корбан сайлауга кадәр ясаган чыгышында үз кандидатурасыннан баш тартты. Моны ул корылтай барышында берничә әгъзадан үзенә карата канәгатьсезлек сүзләре ишетүе һәм алдагы елларда иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты. Кандидатларның һәркайсы Язучылар берлеге эшенә мөнәсәбәттә күзаллаулары белән чыгыш ясады.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|