поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.09.2009 Матбугат

ИРЕКСЕЗ ИРЕКЛЕ СҮЗ

Телевизорың эшләмәсә, бу әле “синдә телевизор юк”, дигән сүз түгел. Радиоң тотмый икән, Кытай фабрикасын гаепләп, ни файда? Сүз әйтергә куркасың икән – бу әле цензура эшли, дигәнне аңлатмый. Кыскасы, сүзем “сүз иреге” турында. Бу проблемага кагылышлы курс эше язган арада, күп китаплар укырга, шактый кешеләр белән аралашырга туры килде. Баксаң, “ватык телевизор”ны рәтләп тә була икән...

НӘРСӘ УЛ?

 

Гегельнең шундый сүзләре бар: “Кешенең төп мәгънәсе – ирек ул”. Ә Сартр буенча, “ирек – яшәеш нигезе”. Сүзлек буенча, сүз иреге ул – кешенең үз фикерен ирекле рәвештә җиткерергә хокукы. Бу ирек кайбер халыкара һәм Русиякүләм документларда да атап кителгән. Шулардан Кеше хокукларының гомуми декларациясе, Кеше хокукларын һәм иреген саклау турындагы Европа Конвенциясе, Русия Федерациясе Конституциясен атап китәргә мөмкин. Билгеле, чикләүче законнар да үтәлергә тиеш.

 

Кыскасы, закон буенча тыелганнардан кала, ни телисең, шуны әйтергә-язарга хокукың булу – синең сүз ирегең инде. Кызганыч, бу турыда мин сораштырган 40 кешенең 14е генә белә булып чыкты. Калганнары я аңлатып бирә алмый, яки ялгыш фикердә. Тәҗрибәле журналистлар арасында исә, бәхеткә, хәл башкачарак икән. 17 каләм иясенең 13е дөрес фикердә булса, 4е аз гына ялгыша. Мондыйларга инде “ялгышлык” җибәреп, суд юлын таптау куркынычы яный.

 

МИНЕМ ГАЗЕТА – МИНЕМ КАГЫЙДӘЛӘР?

 

“ММЧ бүген, беренче чиратта, акчасы, административ хакимият этәргечләре яисә башка тәэсир итә алу ысулы булган кешеләр өчен корал”(В.Е.Ленский).

 

Еш кына шундый фикер ишетергә туры килә: барысы да баш мөхәррирдән тора, диләр. Билгеле, ул үткәрмәгән язма төшеп кала. Димәк, эчке цензура барлыкка килә. Ярый әле аннан соң да халыкка ирешәсе басманы иләк аша чыгара торган дәүләт органнары юк хәзер. Әмма үз-үзеңә цензура, әйтик, “болай дип язсам, эләгәчәк бит” яисә “бу кешене хурласам, балам мәктәпне ничек тәмамлар”, кебегрәк борчулар журналист башына оялаган. Монысы икенче мәсьәлә, ә сүз ирегенең ияре күпмедер дәрәҗәдә үз кулында булган баш мөхәррирләр бу турыда ни уйлый икән соң? Шәхси һәм дәүләти матбугат чараларында сүз ирегенең аермасы бармы? Үзләреннән сорарга булдым.

 

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров: “Абсолют сүз иреге юк”, – ди. Аның уйлавынча, чикләрне билгеләү үзебездән дә тора. Миңназыйм Сәфәров дәүләти һәм шәхси матбугат чараларын “сыйфатлы” һәм “сыйфатсыз”га бүлә. “Дәүләтнекеләр сыйфатлы. Чөнки матбугат чарасы халык белән дәүләт арасында элемтә булдырырга алынган икән, ул сыйфатлы була, кирәкле мәгълүмат бирә. Шәхси матбугат җаваплылыкны үз өстенә алмый. Аның максаты да икенче: тираж җыю, акча эшләү”, - ди ул.

 

“Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин: “Совет хөкүмәте белән чагыштырганда, сүз иреге бар. Дәүләт матбугатына дәүләт тарафыннан дотация бирелә икән, ул аңа каршы чыга алмый. Бу инде үзеңә эш биргән хуҗаңа каршы чыккан кебек була. Ләкин проблемаларны ипләп-җайлап кына дәүләт газеталары да күрсәтә ала”, - ди Мансур Мортазин.

 

“Яңа гасыр” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов: “Сүз иреге бар, тик бүгенге журналистлар аннан файдалана белми. Ә матбугат чараларының җитәкчеләре үз кәнәфиләре өчен куркып, кыю тел белән, чын-чынлап эзләнеп әзерләнгән материалларны бастырмый”, - дигән фикердә.

 

“Безнең гәҗит” газетасын чыгаручы Илфат Фәйзрахманов сүз иреген бар дип тә, юк дип тә әйтә ала. “Бар, ләкин без аннан тулысынча файдалана белмибез. Урыс матбугаты бәйсезрәк. Чөнки аларның күбесе үз-үзен реклама хисабына яшәтә ала.

 

Бүгенге матбугат – кесә матбугаты. Газеталарын укыгач, моның кем кесәсе икәнен аңларга була. Ул шәһәр администрациясеме, хөкүмәтме... Аларны укып карап, газетаның нинди темаларга алынуын анализлап чамаларга мөмкин. Шуңа күрә “без бәйсез, без кыю”, - дип сөйләнүләргә ышану урынсыз. Ул язмалардан күренергә тиеш, мөхәррирнең яисә анда эшләүче журналистның сөйләменнән түгел”, - ди Илфат абый.

 

Күреп торуыгызча, фикерләр төрле. Сүз ирегенең булу-булмавы буенча да, шәхси һәм дәүләт матбугаты турында да. Сүз иреген яшәтү буенча максатлары гына бер булсын. “Балык баштан чери”, - диләр бит, сүз иреген яшәтүче алтын балык та озын гомерле булса иде.

 

ЖУРНАЛИСТ БЕЛЕМЕН КЕМ ТИКШЕРӘ?

 

Биш ел элек кабул ителгән законга нинди үзгәрешләр кертелгән яки фәлән төшенчә ни дигәнне аңлата, дип журналист белемен тикшермиләр. Хәер, бөтенесен белеп бетереп тә булмый. Әмма сүз белән эшләүче кешенең “сүз иреге” турында аз белемле булуы – күз йомып кала торган хәл түгел. Әйтик, кешенең шәхси тормышы турындагы мәгълүматны аның рөхсәтеннән башка җыю, саклау, куллану һәм таратуның Конституция тарафыннан тыелуын күпләр белми. Аннары китә проблемалар: суд юлын таптау, көлкегә калу, закон тыйган мәгълүматны ачарга таләп итү һәм башкалар.

 

Мисал өчен, “сүз иреге”нә кагылышлы нинди законнар булганын тәҗрибәле журналистлар бик авыр билгеләде. Сораштыру үткәргән 17 кешенең 7се бер законны да исенә төшерә алмады. Кемнәрдер “яшь чакта һәр яңалыкны күзәтеп барган да хәзер – юк”, кемнәрдер белми, кайсыларыныңдыр “исеннән чыккан”. 5 кеше “ММЧ турындагы закон”ны билгеләп үтсә, калган бишесенең РФ Конституциясенә караган маддәләр һәм Конвенция дә исендә икән әле.

 

Кыскасы, журналистларның сүз иреге турындагы белеме түбән булып чыкты. Ә үз хокукларын белмәүче кеше шул хокуклар өчен көрәшә алмый. Журналист үзен генә түгел, халыкны да якларга тиеш кеше бит әле.

 

“Нәрсә ул сүз иреге? Ул – дәшмәү кирәклеген белү” мәзәгендәгечә килеп чыкмасын өчен, журналистлар белеме белән “ни дә булса” эшләргә кирәк, ахрысы.

 

БАРМЫ, ЮКМЫ?

 

Аноним рәвештә үткәрелгән сораштыруда яшь 40 кеше катнашты. Яңа карашлы, киләчәкнең өмете булган кешеләр бүгенге җәмгыятьтә сүз иреген ничек бәяли икән, дим. 10 кеше өчен сүз иреге бар булып чыкты. 11 кеше сүз иреге өлешчә генә бар дип фикер йөртте, ә 19ы өчен сүз иреге юк. Теоретик яктан карасак, бүген Русиядә сүз иреге бар: законлы юл белән ирекле рәвештә теләсә нинди мәгълүмат эзләү, алу, тапшыру, сөйләү һәм тарату хокукы Конституция тарафыннан гарантияләнгән. Әмма, ни өчендер, күпчелек үзен ирексез хис итә. Димәк, уйланырга урын юк түгел.

 

Кызык, ә нинди басма иң кыюы икән бездә? Газета укучы 40 кеше арасында күпчелек “Безнең гәҗит”кә тавыш бирде, аннан бераз гына калышып “Татарстан яшьләре” 2нче урынга чыкты. Аннары “Вечерняя Казань” һәм “Звезда Поволжья”, “Московский Комсомолец”, “Аргументы и факты”.

 

Сүз иреге дәрәҗәсенең дәүләти һәм шәхси басмаларда аерылуы аерым бәхәс уятты. 34 кеше аерыла, дип уйлый, шуларның күбесе шәхсиләрендә сүз иреге күбрәк, дигән фикердә. 4 укучы өчен аерма юк, ә 2 кеше төрлесендә төрлечә, дип уйлый.

 

Бер карасаң, кырык кеше фикере ул әле бар халыкныкы, дигән сүз түгел. Әмма сораштырылган кешеләрнең төрле статуста булуы, төрле фәннәр белән кызыксынуы, төрле җирдә яшәве һәм төрле матбугат чаралары белән танышып баруын карасак, саннар объектив фикерне күрсәтә. Димәк, булган ирекне тулысынча файдалана алучылар яки файдалана белүчеләр көннән-көн кими. Ә кем гаепле?

 

Күпчелек гаепне хакимияткә, җитәкчелеккә аударып калдыру ягын карар. Әмма зур гаепләүләр дә нигезле рәвештә аңлатып бирелгән, дәлилләр белән расланган икән, ул мәкалә матбугатта дөнья күрә. Аны баш мөхәррир дә тыймый (үзләре әйтте! – Л.Ф.), министр яки президент та авызын япмый. Закон тарафыннан таратырга тыелган мәгълүматны фаш итмәү яки газета тематикасына бөтенләй туры килмәгән язманы бастырмау инде сүз иреген тыю түгел анысы. Нәрсә тыелган, нәрсә тыелмаганын төгәл белүчеләр бармы икән – монысы инде яңа сорау.

 

Мафия, үз гаебен танымаучылар һәм янап куркытучылар – тагын да борчулы мәсьәлә. Монда инде журналист башында утыручы “эләкмәсме?” вирусы килеп чыга. Ә бу – үз ирегеңне үзең кысу түгелме?..

 

Бер сүз белән әйткәндә, “телевизор”ың булу– бер хәл, аның күрсәтү-күрсәтмәве, ничек-күпме вакыт эшләве, ничә канал тотуы, нинди төсләр белән “уйнавы”, өстәмә мөмкинлекләре, тавышы һәм яктылык дәрәҗәсе – синең эш. 


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Безнең гәҗит
№ 36 | 09.09.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»