поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.06.2016 Милләт

Тукай турындагы яңа фильм халыктан җыелган акчага төшереләчәк

"Р.И.Продакшн" киностудиясе Габдулла Тукайга багышланган фильм төшерергә алынган. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына киностудиянең продюсеры һәм танылган кинооператор Рияз Исхаков хәбәр итте.

Фильмның икенче режиссеры Эдуард Вәлиев сүзләренчә, проектны алар бергә уйлап тапкан, идея авторы — Рияз Исхаков. Аны төшерү өчен алар халыктан акча җыярга ниятләгән. “Кертемнәр инде бар, боз кузгалды. Әмма әлегә без сайтыбызны инглиз телле аудитория өчен эшләдек һәм шуңа да акча кертүчеләрнең күбесе АКШ һәм Канаданың Таронто татарлары. Башкортстан татарлары да булыша башлады, Татарстаннан да ярдәм көтәбез”, - диде Эдуард Вәлиев. 
 
Кинотасма татар телендә һәм нәфис фильм рәвешендә эшләнеләчәк. Аны төшерү шактый кыйммәткә төшәчәк. Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, актерлар эше һәм төшерү группасына артык күп акча тотылмаячак, әмма грим шактый зур чыгымнар сорый. Чөнки Тукай әсәрләренә нигезләнеп төшерә торган кинотасмадагы геройларны мөмкин кадәр чынбарлыкка якын итеп эшләргә тырышачаклар. Төшерү мәйданчыгы итеп Казан һәм Мәскәү сайланган.
 
“Фильм Габдулла Тукай турында гына түгел, ә аның әкиятләре, шигырьләре хакында да. Шагыйрьнең геройлары Тукайның үзе белән очрашачак. Сценарийны шулай ук бергәләп яздык, төп өлешен Рияз Исхаков иҗат итте”, - диде икенче режиссер.
 
Рияз Исхаков исә, аңа төзәтмә кертеп: “Сценарийны Габдулла Тукай язган, мин аны кино өчен яраклаштырдым гына”, - ди.
 
Артистларга килгәндә, аларның составы билгеле, диярлек. Тик алар, сайтта тавыш бирү ярдәмндә, тагын бер кат сайланачак. “Халыкның киноны каравы гына түгел, аны төшерү процессында катнашуы да безнең өчен бик мөһим”, - диде Эдуард Вәлиев.
 
Персонажлар һәм фильм геройлары эскизларын ясаучылар арасында бәйге игълан ителгән. Әлегә 15ләп рәссам иҗади эшләрен юллаган. Алар арасында фоторәссам Алия Бәйрәмгулова алда бара.
 
Фильмның презентациясен Лос-Анджелес каласында уздырганнар һәм сайтны (http://tukayfilm.com) тәкъдим итү чарасы да шунда булган. Сайт әлегә латин хәрефләре белән бирелгән, якын арада аның кириллица варианты да гамәлдә булачак. Эдуард Вәлиев хәбәр итенчә, сайтның татар телендәге варианты эшләнеп беткән диярлек.
 
Киләчәктә әлеге фильмга багышланган китап чыгару да планлаштырыла. 

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 16.06.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»